Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Якташыбыз, язучы, журналист Кояш Тимбикованың «Табылдык хатлар сере» повесте (17нче кисәк)

...

«Бу дөньяда сирәк очрый торган сабыем Кәшифә!

Тилереп-җүләрләнеп язган хатыңны алдым. Ярый, хуш. Алда язганнарымны син укымаганга саныйк. Сизәм: бездәй авыл мәхлукларын аңларлык дәрәҗәдә түгелсең. Бездәйләр хәлен белергә, аңларга тиеш тә түгел. Менә шулай дисәк, дөресрәк булыр.

Искечә яшәп ятам. Үз тормышымда, син хафаланганча ук, әллә ни яман нәрсәләр тоймыйм. Мине бик беркатлы-га санап, ялгыша күрмә. Танышлыклар, бер-берсен сыйлаулар белән башкарылып килә торган, синеңчә әйтсәк, җинаятьләр — гадәти хәл бит ул. Тик икебез ике нәтиҗә ясыйбыз: син моны җинаятькә саныйсың, минемчә, бу — рәхәт яшәү ысулы. „Гаделлек кирәк!“ —ди-ди кушаяклап чапкан кешеләрнең нәрсәгә ирешкәнен беләсеңме соң?

Бер генә гыйбрәт сөйләп күрсәтим инде алайса. Яңа иремне җинаятьче дип саныйсың икән. Башта үзем дә шулайрак уйлаган идём. Сиңа аның исем-фамилиясен язмавым да — шул уйлануларым нәтиҗәсе. Иремнең эшчәнлеге турында бик озак баш ваттым мин. Тормышны гөрләттереп алып барса да, җаным тыныч түгел иде, Кәшифәкәем. Башкармаган эш өчен акча алулар (болай үзе — рәхәт нәрсә ул!) безнең ишеләрнең кайсының төшенә кергән? Мин шулай икеләнеп йөргән арада, бөтенләй башка бер укытучы бу баш җитмәслек эшләр турында районга язып җибәргән. Килеп төште тикшерү комиссиясе. Башында — РОНО мөдире үзе! Директор кабине-тында бик озак утырдылар. Хат җибәргән укытучы ул минутларда баһадирларча йөрде. Эш көне азагында педсовет сымаг­рак утырыш игълан иттеләр. Мин: „Бу иремнән дә колак кактым“, — дип, тын алырга да куркым утырам.

Әүвәл директор сөйләде, һәр сүзе шикаять язган укытучыга утлы ук булып атыла. Директорның сүзен хуплап тагын бер-ике ир-ат сөйләде. Барысы да педагогиканың сихри көче, аны тәнкыйть итүчеләрнең ил дошманы икәнлегенә басым ясый. Буш класс өчен акча алуны да бик шәп аңлаттылар. Янәсе, исемлектә егерме-утыз кеше булып та аларның дәрескә йөрмәве — министрлыкка да мәгълүм. Шәһәрләрдәге кичке мәктәпләрдә дә шул ук хәл икән. Әмма безнең бай туган илебез, эшче һәм колхозчы яшьләрне белемле итү өчен чыгымнарны кызганмый. Исемлектәгеләрнең берсе генә ел азагында өлгергәнлек аттестаты алып чыкса да, бу — безнең зур җиңүебез. Шул хакыйкатьне аңламаган укытучы исә — чорыбызның бәхетсез, ахмак җаны.

Күрдеңме, ничек китереп чыгардылар? Без һәр күреккә, аның социаль кыйммәтен аңлап, тирәннән бәя бирергә тиешбез — монысы РОНО мөдиребезнең йомгаклау сүзеннән. Инде шәт аңлагансың. Шикаять язучыны эшеннән чыгардылар. Ул апа хәзер егерме чакрымдагы авылга йөри. Пенсиягә чыгарга бер ел калган — нишләсен?

Мин, өйгә кайткач, бу хәлләрнең серенә төшенмәкче булып, төпченергә тотынган идём, җанашым әйтеп куй- ды: РОНО мөдире дигәнебез аның сөекле җизнәсе икән. Төшендеңме инде? „Гаделлек! Гаделлек!“ — дип, бугаз ертып йөр син! Бүгенге заманның яшәү кагыйдәләрен аңлау өчен башка төрле белем кирәк. Университетта аны безгә бирмәгәннәр. Уйлабрак карасаң, Кәшифә җаным, үзең дә эшкә, дус-иш аркасында урнашып, Казанда яшәү бәхетенә ирештең. Дипломнарыбыз бер төрле үк иде дә бит… Күбебезне җәһәннәм чокырындагы район газеталарына тараттылар. Син, уку елы бетмәс борын, респуб­лика газетасына ояладың. Имеш, алдан анда машинистка булгансың да, хәзер сине редакция чакыртып ала. Кайда язылган соң андый кагыйдә? Бәлки, мин дә шулай тырышкан булыр идём. Юк шул, андый рәсми тәртип юк. Кешеләр бар. Сүзе үтүчән бер кешенең сиңа дустанә мөнәсәбәте бар. Шулаймы?

Пединститут дипломы алырга, дәүләт имтиханнары тапшырырга безгә ярдәм итәргә теләмисең икән — кирәкми. Синнән ярдәм көткән мин җүләр. Анда укытып йөрүче курсташлар мине дә онытмагандыр әле.

Син тагын авырткан җиремә бәрел­гәнсең: адашың, нәни Кәшифә турында әйтүем. Балам тумышыннан авыру булып чыкты. Нәсел чире, имеш. Теләсәң нишлә: минем әни мине кырык өчтә тапкан. Әти дә таза, нык иде. Рүзәл ягында да алай чирле кеше юк кебек. Кайдан алып андый диагноз куйганнардыр. Соңыннан сестра гына әйтте: бәлки, берәрсе эчкече булгандыр? — диде…

Озын сүзнең кыскасы — Кәшифәмнең язмышы ут белән су арасында. Яшь әтисе аның авыруын белми әле.

Белсә, икеләнеп тормас, ул — максималист, тотар да инвалид балалар йортына тапшырыр. Нишләмәк кирәк?

Ярар, Кәшифә, җаным, бетерим. Син инде безгә ярдәм итмәссең. Хәерле булсын. Җаен табарбыз. Безнең турыда, зурдан кубып, яман фикерләр куертып ятма — һәркем яшәү җаен үзенчә әмәлли.

Хуш. Гөлләрияң.»

«Гөлләрия! Хатны соңга калып язуым өчен кичерә күр! Вакытында җавап җибәрергә тиеш идём. Тагын больница юлында йөрергә туры килде. Мәгъшия апа авырый. Янында, больницада дежур торырга кирәк булды. Өйгә сирәк кайтылды. Хатың яткан да яткан.
Син хаклы, дус-ишсез, кода-кодагыйсыз яшәү авырайганнан-авырая бара. Ни хәл итим, әле бу арада гына әллә нинди танышлыклар ясап азапландым. Мәгъшия апа хакына. Кагыйдәләр буенча гына көтёп утырсаң, бетте баш. Бик оста хирургны ризалаштырдык. Операциядән соң шунда эшләүче медсестраларның көен табарга өйрәттеләр. Мин дә дежур тордым, тик апаның хәле авырая башласа, мин ни генә эшли ала идём соң? Шәфкать туташы вакытында ярдәм итсен өчен, алдан килешү кирәк. „Килешү“нең бәясе — бер кичкә егерме биш сум. Шул хакыйкатьне белмәүчеләр, коридор яңгыратып: „Сестра! Сестра!“ — дип кычкыралар — файдасы юк. Килеп тә карамыйлар, килсә дә тиргәп кенә китә: „Ник кычкырасың? Врач ни билгеләсә, шулар эшләнгән. Башкасын мин белмим. Иртән врач килер, карар“, — дип, кешенең җанын телгәли.

Минем хәзер бу юлда танышлар байтак. Алып кил Кәшифәне. „Кәшифәбезне!“ диим әле! Әйдә, аның язмышына битараф булмыйк! Теге кешең дипломны синнән башка да алыр инде, язып кулына тоттыргансың. Андыйлар ярты юлда калмый. Сиңа аптырыйм: бала сәламәтлеген шул кешенең фикеренә бәйләп куймакчы буласың. Кәшифә бит ул — синең киләчәгең. Киләчәкне балалар йортына бикләп куеп кына аның хөкеменнән котыла алмассың. Килер бер көн, шул бала үсеп җитәр, каршыңа чыгып: „Сез нинди кабахәт булгансыз!“ — дип йөзеңә бәрер.

Калган бөтен мәшәкатьләреңне читкә куеп тор да, балаңны күтәреп монда кил! Казан врачлары гына очлап чыга алмаса, башка яктан иң яхшы педиатрларны эзләрбез. Алар берсен-берсе яхшы белә, туры юлга чыгарырлар. Килештекме? Хуш. Кәшифә.»

«И-и, Кәшифәм, сабыем!
Әллә ни мул тормышта да яшәмәгән­сең үзең, шулай да дөньяны бигрәк аз беләсең инде. Яңа тәпи йөреп киткән, „әни!“ дип, тел әйләндереп, бер сүз әйтә алмаган кызыма иремне каршы куеп маташасың. Соң, Кәшифә, алар — җанымның ике яртысы. Ничек берсенең генә мәнфәгатен үргә алып, икенчесенә кул селтим соң? Балага син уйлаганча, битараф түгел мин. Сукырга чукракның ак төсне аңлата алмаганы кебек, сиңа ир белән баланың хатын күңелендә, аның тормышында нинди урыннар алганын төшендереп булмас шикелле. Күп аңлашылмаучылыкларыбыз хатыннарга табигатьнең үзе йөкләгән вазифаларны синең татып та карамаганлыгыңнан килә. Хатын кеше ир хакына ни генә эшләмәс?! Башымны кисмәгә бирәм, күпчелек, ир хакына, ике дә уйламыйча җинаятькә бара. Минем хәл бигрәк тә мөшкел. Балалы килеш икенче кат кияүгә чыктым. Мин хәзер тоташ корбан булырга әзер.
Уйлавымча, хатыннар ирләрнең кап­ризына, балаларның ярдәмгә мохтаҗлы­гына җавап биреп, кешелек дөньясын җайга салып тору өчен, махсус яратылганнардыр. Миңа, мәсәлән, әлеге иремнең дипломын юллап йөрү — мең рәхәт. Җитмәсә, ул үзе дә шуны бәяләп гел рәхмәт яудырып кына сөйли. Әле бёркөнне елый-елый:

— Гөлләрия, иркәм, — ди. — Син булмасаң, диплом дигән нәрсәне очлап чыга алмый идём. Әйтсәм әйтим, бу диплом эшенең „Библиографиясе“ндә күрсәтелгән китапларны кулга да алганым, хәтта күргәнем дә юк, — ди.

Эштән соң, гадәтенчә, бераз „төшереп“ кайткан иде. Шуңа да ачылып мактады инде. Башка чакта наданлыгын нык яшереп маташа ул. Башкалар укымышлыга санасын өчен, кирәкмәгәндә дә, классик язучыларның исемен кыстыра: „Белинский сүзләрен онытмагыз, иптәшләр!“ — дип җибәрә. Нинди сүз икәнен әйтеп тормый, чөнки белми. Бушлай тамаша! Инде менә теләсәң ничек аңла: гомер-гомергә буш куыкларны җенем сөйми иде, хәзер миңа шул кешедән дә якын адәм юк.
Кәшифәкәемнең сәламәтлеген бер минутка да истән чыгармыйм, тик әлеге диплом эшен тәмам очлап куймыйча, аның белән шөгыльләнеп булмый. Аның авыруы әрнеп-сыкрап тора торган түгел. Врачлар әле дә теле ачылмаудан, артык дәрәҗәдә сабыр холыгыннан гына шикләнәләр. Кайберсе, мондый хәл дүрт-биш яшьтә үтүчән, дип тынычландыра. Читтән караганда, берәү дә аны авыруга санамый. Шуңа да алай чаң сугарга кирәкмәс. Рәхмәт инде, үз хәсрәтеңдәй күңелеңә якын алгансың. Тик кай- гыртучанлыгың аяк урынына сыйрак кебегрәк килеп чыкты. Без синнән пединститутның дәүләт имтиханнары комиссиясенә кармак салуыңны көткән идек. Бу шулай ук кызыбыз сәламәтлеге өчен кайгыртуны тизләтү юлы лабаса.

Хатыннарның күпчелеге нәкъ минем кебек ут йотып яши. Бар инде, синең кебекләре дә бар. Дөнья чамасы чамага килсен өчен, шулай төрле-төрледер без. Менә мөдиребез. Алтмыш биш яшьтә һаман эшли. Инде ачыктан-ачык:

— Ник рәхәтләнеп, үзең өчен генә яшәмисең? — дибез.

— Миңа мәктәптә рәхәт шул! — ди. — Сезнең кебек яшьләрне өйрәтү, балалар арасында тәртип урнаштырулар, РОНОдан тегесен-монысын сораштырып кайтулар.

— Тәмле ашлар пешер, оныкларыңны кара! — дибез.

— Мин гомер буе андый эшләрдән тәм таба алмадым, — ди. — Атнага бер аш пешерсәм дә, шуңа киткән вакытым кызганыч тоела.
Шулай ул, Кәшифә. Рәхәтне кем нәрсәдә тоя. Дөньяга, күрәсең, барысы да кирәк. Шуңа күрә, әйдә, бер-беребезне гаепләшмик! Яме?!
Хуш. Сау бул. Гөлләрия.»

«Гөлләрия! Мин сиңа башка бер сүз дә язып тормаска булган идём инде. Ике ай элек салган хатыңа караганда, без чыннан да бер-беребезне аңламас хәлгә килеп җиткәнбез. Гаиләң мисалына тая­нып, фикерләремне пыран-заран китереп ташлаган идең. Авыз ачарлык та калмаган. Бер уйлаганда, дөрес тә: кияүгә чыгып карамаган, оча сөякләрен чытырдатып-чытырдатып, кан коеп бала тапмаган башым белән ике тапкыр ир хатыны булуны татыган кешегә, авыру бала анасына нинди киңәш бирә алыйм? Шулайрак уйладым да, барына да кул селтәп, үз эшемә чумдым. Буш мизгелем дә юк. Үзем Мәгъшия апаның больницасына чабам, күзем тирә-яктан язылачак әсәрләрнең каһарманнарын, чалымнарын эләктергәли, колагым отышлы гыйбарәләр җыя. Аз гына буш вакыт тисә, куен дәфтәремә яңа табышларымны теркәп куям. Кичен язып утырам. Йок­ларга яткач та язмаларымның хасияте-фәләне турында уйлана башлыйм. Иртән эшкә йөгерәм. Тәүлекнең тугыз-ун сәгате редакциядә үтә. Командировкалары атналарны, айларны тоташы белән йота. Менә шул агымга бирелгән идём. Син яр читендә торып калган идең инде.

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев