Якташыбыз, язучы, журналист Кояш Тимбикованың «Табылдык хатлар сере» повесте (16нчы кисәк)
...
Мәхмүт, гадәтенчә, киреләнеп җавап кайтарган:
— Төкерәм редакторыгызга! Әллә үзе эчмиме? — дигән. — Ул качып эчә, ә без яшеренмибез — аерма шунда гына.
— Энем, киреләнмә, барыбер саклан! Ишегеңне эчтән бикләп утыр! Газета басылып беткәч, чыгарсың.
Шул киңәшне тоткан Мәхмүт. Икенче көнне иртән, бөтен кеше эшкә килгәч кенә аның җансыз гәүдәсен күреп алганнар.
Коточкыч хәл бу, Гөлләрия. Акылы булганнарга — гыйбрәт, безгә — хәсрәт.
Инде аз гына үз хәлләрем турында языйм. Мин бер больницадан икенчесенә, анысыннан өченчесенә күчә-күчә, елга якын гомеремне исраф иттем. Күңел тынычландырырлык дәва да бирмәделәр. Медицинабызда һичнинди тәртипнең юклыгын, врачлар урынында очраклы кешеләр утырганлыгын үз күзләрем белән күреп, бик борчылып чыктым. Табигый сәләте белән үк врачка охшаганы әллә нигә бер генә очрап куя. Андыйларын агачтай түрәләр изә икән. Диагностика бигрәк тә артта. Кисеп-ярып карамыйча пычагымны да белмиләр. Хәлем китә. Эш көне азагына аяк-кулларымны кузгатырлык та чамам калмый. Инде тикшерелмәгән бер күзәнәгем дә юк кебек. Тәгаен генә бер авыру исемен атамадылар. Белә алмаулары бер хәл, алар бит әле, ачыклап булмый, дип тормый, учлап дару бирә башлый. Ашау-эчүне үзгәрттерә. Берәр айдан соң: «Әй лә, дөрес булмаган, башка төрле дару бирик әле!» — дип, бөтен ышанычны какшата. Авыру кешегә иң кирәге — ышаныч. Кыскасы, врач халкына йомышың төшмәсен икән.
Хәзер хәлем ярыйсы кебек. Әйтергә дә куркам. Чир дигән нәрсә бик шомландыра, әллә нинди ырымнарга ышандыра башлый икән. Көлмә инде, башыңа төшмәсен! Сиңа ярамый, әле Кәшифәне үстереп җиткерәсең бар. Исән-сау була күрегез. Сәламәтлек әле миңа да бик кирәк иде. Кулъязма хәлендә ята торган әсәрләрем бар. Китап итеп җыярга исәп. Больницада да бераз язып яттым. Үзебезнең кичергәннәрне дә теркәп калдырырга ярамагач, без нинди әдәбиятчылар булабыз инде? Без дә — тарихның билгеле бер агымы ләбаса. Белмим, ялкауланып ята-ята соңга калмадыкмы икән? Бёркөнне врач килде. Язу өстәлемдә студент чакта төшкән фотосурәтемне күрде дә: «Кызыгызмы?» — дип сорады. Югыйсә, ул кадәр үк вакыт та узмаган бит әле. Минем егерме яшьлек балам була алмый бит инде. Димәк, нык бетерешкәнмен. Врачның шул соравы миңа барын да аңлатты. Диагнозларының да, дәваларының да кирәге калмады.
Аны-моны уйламый яшәгәндә генә барысы да мәңгелек, иксез-чиксез булып тоела икән ул. Елга якын больница юлында йөреп япь-яшь гомеребезнең киселү очракларын күргәләгәч, фикер үзгәрә, дустым. Соңгы юлга алып чыга торган төенчегеңне һәрчак әзер тотуың хәерле. Барысына да әзер торырга, иң яманын да курыкмыйча-нитмичә каршыларга кирәк. Шул фикергә килгәч, үз хәлемә күз салган идём, төгәлләнмәгән, әле башланмаган да эшләрем муеннан икәнен күреп хәйран калдым. Аларның очына чыгарга гомерем җитмәс кебек. Иң кызыктырганы — синең белән язышкан хатларыбыз. Мин барын да машинкада язам. Әллә кайчаннан канга сеңгән. Бер өтеремне дә, үземдә икенче нөсхәсен калдырмыйча, башкаларга тапшырмыйм. Яшьли машинистка булып эшләүдән калган гадәт. Сиңа җибәргән хатларымның һәммәсе үземдә дә саклана. Мин больницада чакта Мәгъшия апа да сиңа нидер хәбәр иткән. Үзеннән сөйләтёп карарга тырыштым, хатны язган күршебездән дә сораштым — юк, бер мәгънәле сүз дә әйтә алмадылар. Карале, Гөлләриям! Ертып атмаган булсаң, миңа кире җибәр әле шуны! Икебез өчен генә түгел, безнең бөтен буын өчен кирәк бит ул. Хатларыбыздан гына торган кызыклы бер әсәрнең сюжеты бөреләнеп килә. Төн урталарында уянып, бер хатны икенчесенә ялгап, саташыр хәлгә килеп ятам. Буыныбызга хас кичерешләр ачылып-ачылып китә кебек.
Беләм инде, эшең бик күп, мәктәп бөтен барлыгыңны йотадыр. Өеңә кайтып керүгә — Кәшифәбез! Ничек өлгерәсең? Яз, көтәм.
Кәшифә.»
«Нихәл, малай, Кәшифә!
Терелеп чыгуың яхшы булган. Хатыңа бик шатландым. Син мине кара кайгыга салган идең ич. Әллә ниләр уйлап бетердем. Ярый әле, үзең больницада чакта ук, Мәгъшия апа хәбәр итте. Аның хатын җибәрәм, әйдә, рәхәтен күр! Тик мин анда китап язарлык азык тапмадым. Сезнең китапларга потлап-потлап сөт савучылар кирәк бит.
Уйлап кара: кем инде сыеклыкны потлап үлчи? Ник алай язасыз, ә? Казаннар шулай яза, дип, безнең кебек авыл кешеләре дә шуңа күчте. Миңа, читтән карап торганда, матбугаттагы ясалмалык аеруча хәтәр күренә. Мәктәптәге эшебезгә дә зыян сала әле ул. Балалар, газета-журналларны күтәреп, каршыга килеп баса: апа, ник болай язылган? Сез бит алай кушмыйсыз, диләр. Җавап табып кара! Алар бит китап, газета-журнал битенә ни язылса, шуңа ихлас ышана. Җанда ышаныч булуы яхшы анысы. Тик соңыннан, шуның ялган булуын белсәләр, ни диярләр?
Кәшифә! Карале, безнең алда бик зур бер эш тора лабаса: „җаныем“ быел диплом алырга тиеш. Пединститутта. Хәзер анда да теләгәннәр диплом эше яза икән. Эшебез әзер инде. „Әзер“ дигәнем шул — үз диплом эшемнең караламасы сакланган иде, мин шуны, ике кич утырып, бераз үзгәрткәләдём дә шыпылдатып күчердем дә бирдем. Берәү дә белмәячәк, мин — университеттан, ул — пединституттан. „Бу бик шәп булды бит әле!“ — ди җанашым. Аларда эт — баш, сыер — аяк икән. Былтыргы эшне быел яңадан китереп биргән кешеләр дә бар, рәхәтләнеп яклыйлар, ди.
Без дә йөргәнбез алга-артка карамыйча, хәреф ятлап. Күпме азапландык! Имтиханнарга ничек әзерләнгәннәр искә төшсә, әле дә күз алларым караңгыланып китә. Бу читтән торып укучылар имтихан алучыларына йә каз түшкәсе, йә капчыгы белән бәрәңге озатып яталар, имтихан тамгасын тегенең дача өендә генә зачеткага куйдыртып чыгалар икән. Минеке кафедра мөдире бакчасына бер машина тирес илткән, атныкын! Яши белә кешеләр!
Сиңа дигән ялынычыбыз да уку мәшәкатенә бәйле. Беләсеңме, хәзер пединститутта безнең белән укыган берничә кеше эшләп йөри. Ачыклап куй әле, зинһар, дәүләт комиссиясендә күз күргәннәрдән кемнәр булыр икән? Ничек тә „бәгырь кисәгем“не дипломлы итәсе иде!
Хәзер инде олыгаеп барабыз, клубка йөреп булмый. Килешми дә. Аннары, мин ул синең адашны кайда калдырыйм? Ул үсә үсүен, тик бёркөнне район үзәгеннән ниндидер врачлар килгән иде. Профилактика йөзеннән мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тикшереп йөрделәр. Кәшифәмне бик озак карадылар, карадылар да әллә нинди сораулар биреп бетерделәр: „Фәләнгә реакциясе ничек? Төгәнчә уйныймы? Елыймы, еламыймы?“ Соңыннан берсе күңелемә тәмам шом салды:
— Инде аңа сөйләшә башларга да вакыт, — ди.
Ярый әле икенчесе аның сүзен юкка чыгарды:
— Әй, юк белән мавыктың! — диде, — Бу яшьтә сөйләшмәүчеләре дә күп.
Шул көннән бирле тынычлыгым югалды: өстенә карыйм да балакаемның, уелыплар китәм. Көлми дә кебек ул, башка бәйләнчек балалар кебек еламый да. Хәтта ашарга да сорамый шикелле. Башта мин аның тыныч холыклы булуына шатлана идём, хәзер ни дияргә дә белмим инде. „Әтисе“нә бу шикләремне сиздермим әле, әллә ни әйтер кебек. Ул да үзенчә шикләнә кебек, ара-тирә:
— Кара, синең бу кызың уникаль зат бит: картлар кебек уйчан, — ди.
Көлмәгәнгә, еламаганга шулай әйтәдер инде. Мин аның сүзен уенга борам. Шикләремне беренче сиңа гына чишәм әле. Эчемне бушатыр өчен. Бу шом ялгыз башыма артык авырга килә, акылдан язарсың, җүләр.
Ярар, Кәшифә. Соң инде. Туктыйм. Безнекеләр йоклый. Мин менә планнарны язып бетердем дә синең белән „серләшеп“ алдым. Мине онытма! Пединститут хәлләрен белешкәч, хат сал! „Әтиебез“ барып килергә әзерләнә. Диплом эшен тапшырасы бар. Ул синең яныңа керер, ярыймы? Хуш.
Гөлләрия.»
«Әй, Гөлләриям, Гөлләриям!
Синең бу соңгы хатыңны алганчы мин үзебез өчен, үзем белгән кадерле яшьтәшләрем өчен шатланып яши идём. Әллә ни рәхәт балачак, тормыш муллыгы эләкмәсә дә, рухыбыз саф, хаклыкка ышанычыбыз көчле, дип горурланып йөри идём. Әүвәл укырга тырыштык, һөнәрле булдык. Барыбыз да, җигелеп дигәндәй, эшләргә тотындык. Миңа теге кирәк, бу кирәк, дип, зуррак өлешне эләктерергә омтылмыйбыз. Кулдан килгәнчә кешеләргә, җәмгыятьнең гомуми мәнфәгате хакына хезмәт итәбез. Шатлыкларыбыз да, хәсрәтләребез дә шул гомум мәнфәгатькә бәйле. Дөресрәге, мин моңарчы шулай фикер йөртә идём.
Бу хатың башыма тимер казык белән суккан кебек итте. Аңларга тырышам: мин генә ялгышып-адашып йөргәнменме, әллә хәзер генә син тайгак юлга кереп барасыңмы? Белмим, белмим. Аңлатып бир, барын да төшендереп яз миңа. Ник син хәрам мал җыеп, авыл халкын, аның газиз балаларын мәсхәрә итеп ятучы ул жулик белән яшисең?
Баштан ук әллә нинди куркыныч шикаятьләр язарга кирәкми, үзе белән ипләп кенә сөйләш. Кесә калынайту өчен шундый җинаятьләргә ничек күңелегез тарта? Юк укучыларны бар итеп күрсәтү, укытмаган программа акча алу…
Ялгышсам, кичерә күр, мин ахмакка төшендер: хатыңдагы сүзләрне бары тик әнә шулай гына аңлый алам, сүз сөрешеңнән хәтта шушы яшәү рәвеше белән мактануың да сизелә әле. Җитмәсә, шул явыз җинаятьчегә диплом тоттырмакчы буласың! Мине дә шул оятсызлыкка чакырасың. Җитдирәк бул әле! Уйлап кара. Хәер, бу бозыклыкларны күрү өчен уйлану да кирәкми, барысы күз алдыңда ярылып ята ич. Ни өчен ул надан җинаятьче дипломлы булырга омтыла? Аңа ник ярдәм итәсең? Киләчәктә тагын да зуррак постта торып, тагын да колачлырак кабахәтлекләр эшләсен өченме? Сәер дә инде син, Гөлләрия! Ник ул яңа иреңнең исем-фамилиясен язмадың? Мин бит матбугатка фельетоннар язып килеп кергән идём. Аннары бүтән жанрларга күчтём. Тик сезнең тарафлардагы берсеннән-берсе шаккатыргычрак хәлләр, иманын сатып яшәүче бәндәләр кабаттан фельетон язарга кызыктыра башлады.
Сизеп торам: „Әй, кала баласы! —дисеңдер. Мине дөньяны аңламауда гаеплисеңдер. — Чуртның юлыннан юырт, дип яши халык, синең кебекләрдән бот чабып көләләр генә“, дисеңдер. Кызганыч ки, ялгышасың. Мин дә кайберәүләрнең, әнә шул сезнең мәктәптәге кайбер ялганчылар кебек, аз эшләп, дөньяга төкереп яшәүләрен күреп торам. Кая бара бу тормыш, дип хәйран калам. Әйтсәм әйтим, хәзер андыйларны тәнкыйть итеп язарга да ярамый башлады. Синнән теге оятсыз ирнең фамилиясен сораган булам — юк, яза алмаячакмын, язсам да, бастырып чыгармаячаклар. Беләсеңме, матбугатта укытучыларга тел-теш тидерергә кушмыйлар. Янәсе, тәрбия эшенә зыян киләчәк. Әле моңарчы колхоз председательләрен, райком вәкилләрен (алардан зур җитәкчеләрне әйткән дә юк) тәнкыйтьләргә ярамый иде. Инде мәктәпләрнең тузга язмаган хәлләрен дә күрмәскә тиеш булдык. Кара инде, әнә бит нинди җирбитләр үрмәләп кереп бара шул изге дөньяга!
Уф, Гөлләрия, ник кенә яздың ул хәлләрегезне?! Мин башкалар арасындагы оятсыз-ялганчыларны күргәләп хафалансам да, үз буыныбыз өчен тыныч идём. Безнекеләр андый юлны хурлык саный иде. Ә син? Син дә безнеке бит. Ни булып чыга соң инде бу? Үзең ни уйлыйсың? Ник хатыңда шул гайре табигый хәлне хөкем итүең сизелми?
Мине акыл сатучыга санап, барысына да көлеп, кул селтәп кенә карама әле. Дустың ярдәмендә ул карак иргә диплом алдырмакчы буласың, хурлык.
Җибәр ул адәм актыгын! Килсен яныма! Институтка барып, аның моңарчы алган билгеләрен кабаттан тикшерү оештырачакмын.
Кәшифә.»
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев