Якташыбыз, язучы, журналист Кояш Тимбикованың «Табылдык хатлар сере» повесте (12нче кисәк)
...
Учак тирәсендәгеләр карап торышка кечкенә генә, ябык кына шушы кешенең куркусызлыгыннан тәмам котырынганнар.
Арадан берсе:
— Җаның җәһәннәмгә киткәнче менә бу касәдәге хәмерне эчеп җибәр! — дигән.
Мосафир бик сусаган булган, аны-моны белештермичә касәне кулына алган да эчеп тә бетергән. Башта арыганлыгы беткәндәй тоелган. Аннары җаны сәер бер рәхәтлек дәрьясына чумган кебек булган, үзен көчле итеп сизгән, күзләрендә зәһәр ялтыравык уйнарга тотынган.
Кайда ул бәндә? Үтёрәм! Кайда теге тирмә, талыйм! — дип кычкырып җибәргән вә һәм дә Мәгъшия апа әйтмешли, шул җинаятьләрне кылып та ташлаган, имеш.
Мин бу кыйссаны ишеткән саен халык авыз иҗаты әсәрләренең камиллегенә сокланам.
Мин сине эчкән итеп күз алдыма да китерә алмыйм. Биш ел бергә укыдык, юк иде бит андый гадәтең, хәтта тирә-юнебездә дә аңдыйлар барын белмәдек. Ул яман гадәт әллә кайдан, сиздерми генә килеп чыкты, инде кешеләрнең кунакчыллыгын билгеләүче үлчәү берәмлегенә әйләнеп бара. Сезнең районда да сизелде. Хәтта редакторың да редакция өстәленә (!) шешәсе белән коньяк чыгарып утыртты.
— Юлдан килгәнсез… Көзнең көйсез чагы… — дигән була.
Гаҗәпләнүем дә, нәфрәтем дә йөземә чыкты, ахры, шунда ук аклана башлады:
— Юк, мин эчмим, сезнең хакка гына, — ди. — Бу шешәм дә, сездәй кадерле кунаклар өчен генә, сейфта тора. Миңа ярамый, кан басымы.
Зоя, аның каравы, акланып-нитеп тормады:
— И-и, — ди. Ихластан өзгәләнә. — Сезне сыйларлык нәрсәм калмады, — ди. — Әгәр кулымнан килсә, иң кыйммәтле портвейнны алып кайтыр идём дә, кыстый-кыстый эчерер идём. Ю-ук, эчмим, дип маташмагыз! Әле моңарчы, Зоя кыстаганда, эчми калган затны очратканым юк. Эчәр идегез, сез дә бик рәхәтләнеп эчәр идегез дә ю-ук кына! Юк! Эчеп бетердек, калмады…
«Эчкәнмен», дисә, бу кадәр үк котым алынмаган булыр иде. Зоя ялгыз эчмәгән. Шулай да мин аның белән бу хакта сөйләшеп-бәхәсләшеп тормадым. Бәлки, аек чакта адәм төследер, мин күргәндә, бигрәк җан биздергеч иде.
Атылып урамга чыктым. Казанга кире кайтып китәргә шактый ара бар иде әле. Күптән ниятләп куйган теләгемне үтәргә, Рүзәлне эзләп киттем.
Хәзер әйтсәм дә ярыйдыр. Мин бит, син кияүгә чыкканчы ук, Рүзәлнең хатыны барын белә идём. Туйга чакыру килгәч, сиңа да бу хакта хәбәр иттем. Кызганыч, ул хат сиңа барып ирешмәде. Туегыздан соң сиңа озаклап язмый торуым да шуңа бәйле.
Инде Рүзәл белән ачыктан-ачык бер «гәпләшергә» кирәк иде. Күрдем. Үзгәрмәсә дә үзгәрмәс икән кеше. Ташбака кабырчыгы кебек, ук атып та тишеп булмастай тышчага төренеп яши бирә икән ул. Кирәк санаса, елмаеп та куя, чама белән генә кырыслыгын да сиздерә, сүзләре гел дөрес, хәрәкәтенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Мин аның кызып китүен, сине каһәрләвен, мине дә тиргәп ташлавын көткән идём. Юк. Берни дә сиздермәде. Әйтерсең лә мин аның яныннан әле генә чыгып киткәнмен дә яңадан әйләнеп кергәнмен!
Училищесы турында сөйләргә тотынды. Яхшы ягын да, өнәп бетермәгән төшләрен дә телгә алды. Ахырдан:
— Язарга теләгең юкмы? — дип тә сорады. Янәсе, миңа яхшылык эшли. — Теләсәң, материал җыеп бирәм — муеннан, — ди.
— Юк, юк. Мин ял итәргә генә килдем, Гөлләрия янына…
Шуннан сүз сиңа тоташты. Рүзәл аз гына да үзгәрмәде, керфеге дә селкенмәде ичмасам. Башта:
— Да-а-а, — дип сузды. Көрсенгәндәй итте. — Аның белән ничек ял итәрсең икән? Мин һичнинди чара таба алмадым аңа…
Башымны аска иеп тыңлый бирдем. Ниләр сөйләр икән? Ул да бик ашыкмады. Алдан минем фикерне белергәрәк теләде бугай. Актан-карадан сүз чыкмагач, тагын сөйләп җибәрде:
— Нәрсә уйлап яши торгандыр ул? — ди. — Кем белгән бит аның шул кадәр җилбәзәклеген?! Мин инде ничек тә яман телгә кертмәскә тырыштым, өйләнергә тәвәккәлләдём. Син яхшы аңлыйсың бит инде. Ә ул шул адымымны да бәяли белмәде. Башкалар белән чуалды. Анысына да түздем — үзем дә егет килеш өйләнмәгән идём, яшь тә түгел… Юк, барыбер килеп чыкмады шул. Булмаса, булмый икән инде ул. Эшенең дә рәте-чираты юк. Теләсә ни яза. Тикшереп-нитеп тә тормый икән. Соңыннан редакторын райком буенда йөртәләр. Ярый әле, анысы — минем дус. Моңарчы шул гына коткара килде Гөлләрияне, әллә кайчан куып җибәрәләр иде. Инде менә миннән дә китеп барды. Эчкече бер марҗа белән дуслашкан. Әйдә, яшәп карасын — юлына аркылы төшәр хәлем юк.
— Ул бик килешсез хахылдарга тотынды. — Шулай бит, ә, Кәшифә?!
Кат-кат миңа мөрәҗәгать итә башлагач, эндәшми кала алмадым.
— Тукта әле, Рүзәл, — дидем, — Син бит аның ире, балагыз туар. Ник чит кеше турында сөйләгән кебек утырасың?
— Ир итмәде ул мине, — ди. — Минем дә аны ирексезләргә теләк юк. Чуала бит, бик чуала башкалар белән.
Комсомол егетләр дә калмады, хәтта Мәхмүт тә кайткалап йөри икән. Әле мин белмәгәннәре күпмедер?
Бөтен гаепне синең өскә генә өя башлагач, каршы торып карадым.
— Тукта әле, Рүзәл! — дидем. — Мин туегыз алдыннан хат яздым, әүвәл мөнәсәбәтләрегезне ачыклап бетерегез, яшерә торган хәлме? — дидем. — Бер хатының бар иде бит инде. Шуны Гөлләриядән яшереп калдыргансың. Син, ахмакларча, мине тиргәп хат салдың. Матур итеп яшәвегезгә файдасы тиярлек булса, мине тагын да ачулана аласың. Тик, минемчә, син берсеннән-берсе катлаулырак хаталар гына ясыйсың. Инде ятим бала арттырырга җыенмыйсыңдыр бит?
Рүзәл сүземне бүлде:
— Ул баланың кемнеке икәнен кем белгән? — диде. — Мәхмүт ник кайтып йөри? Бәлки алар туйга кадәр дә очрашканнардыр? Синең хатыңда да андый сүзләр бар бит. Бик дәлилле «беркетмә» ул хатың!
«Беркетмә» сүзе тетрәндереп җибәрде. Хәтерлим: Мәхмүтнең Казанга кайтуы, аның сиңа нык ышанып яшәве турында язган идём. Рүзәл өчен бу да — әллә нинди мәкерле документ.
— Юк, Рүзәл, — дидем. — Минем андый нәрсә хәбәр иткәнем юк. — Нидер бутыйсың, ярамый алай.
Ул әрләннекедәй очлы йөзен җыерчыклар белән ямьсезләп, кечкенә авызын елмайтырга азаплап, солы очыдай вак, үткен тешләрен ыржайтып, күкрәк кесәсенә тыгылды:
— Синең дә хәтёр саеккан икән, туташ! — Ул бу мизгелдә үз-үзеннән ифрат канәгать иде. — Журналист кешегә үзенең ни язганнарын оныта бару килешми. Мә, укы!
Үз хатымны кулыма китереп тоттырды. Туегыз алдыннан сиңа салган идём. Хәтәр хат иде ул. Аның Рүзәл кулына эләгүенә бик әрнегән идём. Ниһаять, ул кабаттан миндә. Ипләп кенә конверттан чыгардым. Укырга теләгән кебек, диваннан торып, ишек ягындагы тәрәзә янына үттем. Хатым озын, шулай да мин аны һәр өтеренә кадәр бик яхшы хәтерлим. Чөнки андый хатлар гомер эчендә бер язылырга мөмкин. Ул — тормышың борылышында сине ялгыш юлдан саклап калырга тиешле иде. Андый язмалар белән шаярырга ярамый. Рүзәл минем уйларымны аңламады. Мин укый башлагач:
— Чәй куярга кушыйм әле, — дип, каядыр чыгып китте.
Мин дә песи адымнары белән генә чыгу юлына борылдым. Берәү дә очрамады. Иң тыштагы ишек төбенә җиткәч тә туфлиләремне кияргә кыймадым, аларны кулга гына алып, оекчан элдерттем. Туфли киеп азапланганда тотылуымнан шикләндем. Миңа тизрәк капкадан чыгу кирәк иде. Өлгердем. Урамда инде мине берәү дә куркыта алмый иде, хәтта оекбаштан йөгереп чыккан Рузәлдән дә көләсём генә килде.
— Хатны калдыр, хатны!» —дип кычкыра. Ниһаять, ташбака кабырчыгыннан чыкты!
Ул аның күзендәге дошмани ялкыннарны күрсәң! Сүзләрен җүнләп әйтә алмый, ысылдап кына кычкыра.
— Юк инде, Рүзәл! Хатны мин Гөлләриягә язган идём, — дидем. — Болай да синдә бик озак тоткарланды. Тузан да төшермичә саклавыңа рәхмәт!
Гөлләрия! Синең алда шактый гаеплемен. Беренче кисәтүем сиңа барып ирешмәгәнен белдем бит. Кабат язар- га, телефонга ябышырга, әллә ничә телеграмма бирергә кирәк булгандыр. Мин, җүләр, Рүзәлнең кисәтүле мыскыл сүзләреннән коелып төштем, гарьләндем. Ничек ялгышканмын! Инде соң. Шулай да бу хатны сиңа кабат салам.
Районыгызга барып кайту кәефемне тәмам начарландырды. Болай да хәлем юк иде. Күңел генә очар коштай әллә кайларга ашкына.
Ярый, җитәр. Хуш. Җавап көтәм. Яз, зинһар! Кәшифә.»
«Кәшифә!
Хатыңны алдым. Бик тиз язгансың син. Алай ук ашыгырсың дип көтмәгән идём. Син язгалаганчы, үзем бер нәрсә җибәрергә теләгән идём, аклану сымаграк. Өлгереп булмады. Ярый, зур югалту түгел. Хатыңның тиз арада килүе мине тагын бер яманлык кылудан коткарып кына калды. Әгәр, аклану юлларын күрсәтёп, берәр нәрсә сызгаласам, ул тоташы белән ялганнан торачак иде. Хәзер инде ялганлый алмыйм. (Күрдеңме: мин әле бөтенләй
үк череп таркалмаганмын икән, ә?!)
Үз сүзләрең генә мине алай ук тәүбәмә китерми иде әле. Рүзәл кулына эләккән хатыңны яңадан миңа салып шәп иткәнсең. Менә анысы инде, мала-ай!.. Халык телендәге „күрәчәк“ дигән нәрсә шулдыр ул. Бер-ике битлек язу мине коточкыч хәлдән коткарып каласы булган да бит, их-ма!
Хәзер кат-кат уйлыйм. Тукта әле, дим үземә үзем, холкың керделе дә чыктылы, Гөлләрия. Кәшифәнең бу хатын укысаң да, үз уеңнан кире кайтмас идең, бәлки? — дим. Хаттагы юлларны кабат укыйм да соравыма ап-ачык җавап табам. Рүзәлнең Мәхмүт язган диплом эше белән университет тәмамлавы, миңа кадәр үк бер хатынны интектерүе… Юк, боларга хәтта мин булып мин дә җиңел карый алмас идём. Җитмәсә, Мәхмүт турында да хәбәрең бар, аның Себергә ник китүе дә ачыкланган. Аһ, малай, нишләгәнбез?! Нишләгәнмен мин?!
Күзне бәйләп ясагандай, алны-артны карамый атланган бу адымым тагын нинди үкенечләргә китерер? Зоя өендә бер атна эшкә чыкмыйча яттым. Әйтсәм, әйтим инде, син килгәндә дә өйдә идём бит. Исерек идём. Зоя мине күршеләргә кертеп яткызды да сине кире борып җибәрде. Сиңа хәзер, без бит эчүнең ни икәнен дә белми идек, фәлән-төгән, дип, студентлык дәверен искә төшереп язу рәхәт. Минем кебек бәлаләр сазлыгына батып кара әле. Зоя кебек дус табылуга мең шөкер итәрсең! Ярый ла, дөньяда андый кешеләр бар. Югыйсә, сезнең ише, гел дөреслек кенә сөйләп, иң кирәк чакта, күрмәмешкә салышып, китеп баручы интеллигент халкы карамагына калсаң, бетте баш. Минем Зоя — меңгә бер очрый торган искиткеч зат. Беләсеңме, дөньядан гайрәтем чигеп, аның караватында бер атна авырып яткан арада редактор мине эштән чыгарган. Әмер биргән. Ишеттем дә „аһ“ иттем. Сәбәбе дә бар — эшкә килмәү. Дөрес, кулымда врач кәгазе юк. Мондагы врачлар күңел төшенкелеген, яшисе килмәүне авыруга саныймыни?! Хәер, сөйрәлеп, каршыларына барсам, бәлки, берәр чир тапкан да булырлар иде әле. Бармадым, уйламадым да. Бөтен дөньядан гайрәтем чикте. Зоя кайтканчы елап яттым. Ул кайткач, аракы эчтек. Иртән тагын башны кузгата алмаслык хәлдә уяна идём.
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев