Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Якташыбыз, язучы, журналист Кояш Тимбикованың «Кышкы талпыну» повесте (8нче кисәк)

...

— Кил әле монда!
Күптән шулай итәргә идең дигәндәй, Кәлимә иренә барып сыенды.
— Син чыннан да кыз бала идең бугай, ы-ы, һи-һи?
Ирнең мәкерле, шикле соравын һич аңламады Кәлимә.
— Авыртмыймы берәр җирең? — Ир Кәлимәнең янбашларын капшаштырды. — Җылап, әнкәең янына кайтып китмәссеңме суң, ы-ы?
— У–у, әнкәйләр ерак бит минем.
— Кайда торасың суң син, ы-ы?
Башта Кәлимә:
— Күк белән җир арасында, — диде. Аннары, Кафьяновка сыенып: — Менә шушында торам, — дип төзәтте. — Менә шушы кеп–кечкенә бүлмәдә, артист Саша Кафьянов белән торам, белдеңме? Кирәксә, тәрәзәне ачам да бөтен Казан каласына кычкырам: «Ә-әй, җәмәгать, мин монда тора башлады-ы-ым!»
— Мин бит үзем дә бүген моннан китәргә тиеш.
— Кая? — Кәлимә сүзнең җитдиләнүен, бу яңалыкта аның файдасына бер генә нәрсә дә булмавын сизеп алды. — Кая? Ничек?
— Кычкырма шулкадәр! — Кафьянов аның зур итеп ачылган авызын каплады. — А что ты думала? Безнең бригаданың гастрольдә икәнен генә беләсеңдер бит инде син, кыз бала? Кичә без соңгы концертны бирдек. Бүген кичке биштә пароходыбыз китә, әллюр! Тю-тю!
Кәлимәнең иреннәре дерелди башлады.
— Мин нишлим? — дип үзалдына гына сорап куйды. Елыйсы килә иде аның. — Мин ншилим соң болай булгачыннан?
— Көтәрсеңме суң, ы-ы? Мин икенче килеп чыкканчы көтәрсеңме?
— Юк, юк, мин синең белән китәм. Теләсә кая. Общежитиегә генә барып килик…
— Ярый, суң, ярый, мин бит бер нәрсә дә әйтмим, һы-һы!
Артистларның тормышы кызык икән: сәхнәдә киенгән киемнәре гел аерым чемоданда йөри Күбесе аны чыгыш ясыйсы бинада ук калдыра. Урам буйлап төен-төен әйбер ташымас өчен шулай итәләр.
Сашаның әйберләре бик аз иде. Сәхнә кирәк-яраклары, костюмы, яхшы туфлие, алмашка алынган берничә күлмәге — барысы да бер чемоданга сыйган. Аны ул бригадаларындагы башка иптәшләренең багажлары арасына урнаштырды. Каютага кергәндә аның кулында берни дә юк иде. Кәлимәнең чемоданын ятар өчен җайланган йомшак эскәмия астындагы сандыктай тирән тартмага салдылар.
Пароходларга утырырга туры килгәләсә дә, Кәлимәнең мондый йомшак каютада барганы юк иде. Ике кеше генә сыешлы каюта зиннәтле залларга алыштыргысыз булып тоелды аңа. Ул ояла-ояла гына Сашага эндәште:
— Кил инде, мондарак утыр, ишек төбендә торма! Күңелсезләнеп калган ир теләр-теләмәс кенә буйсынды аңа. Кәлимәнең анда-монда эше юк. Ишетеп белә ул: юньле кешеләр, өйләнешкәч, бер-беренә ияләшеп җитү өчен ерак юлга, туй сәяхәтенә чыгалар. Яшьләр ата-ана, туган-тумача, таныш-белеш, күрше-күлән күзеннән читтә чакта бер-берсеннән яшеренмичә, тәмам ачылып яши башлыйлар.
— Бу безнең туй сәяхәтебез була инде, э-эме?
— Ы-ы! Арытты ләкин. — Кафьянов уйлана иде. Кәлимәгә әйтер сүзләрен дә чамалап кына чыгара. Ялгыш ычкындыруыннан шикләнә кебек. — Ы-ы, арытты.
Кәлимә аның чигә чәчен сыйпап куйды.
— Ял ит соң, ят! — диде.
— Тукта, мин бер чыгып әйләнеп керим дә, аннары…
Шул чыгуыннан ул шактый озак каютага керми торды. Кәлимәгә инде ул мәңгегә югалган кебек тоелган иде дә, бүлмәнең пароходта икәнен, пароходның су өстендә шапылдап баруын исенә төшергәч, тынычланды. Үзе дә палубага чыкты. Күзне кытыклаучан ялтыравык дулкыннарга, алланып, инде баерга җыенган кояшка карап торды. Аннары кинәт палубаның икенче ягына күзе төште. Анда Саша кем беләндер сөйләшеп тора иде. Күбрәк теге кеше сөйли, кулларын да селтәп–селтәп җибәрә, Саша башын аска иеп аны тыңлап кына тора. «Җитәкчеләредер, күрәсең, — дип уйлап алды Кәлимә. — Бәлки, алардан башка гына туйлап йөрүен өнәп бетермиләрдер. Саша озак уйлап тормас, тотар да дусларын җыеп каютага алып керер. Бераз тәртипкә китерергә кирәк». Кәлимә, дәртләнеп китеп, бүлмәгә керде. Артык–портык күренгән нәрсәләрне яшергәләде. Үзенең өстен-башын рәтләде. Бәйрәм төсе өстәргә тырышып, муенына болыт сыман яулыгын бәйләп куйды.
Каютага кергәндә Сашаның да йөзе яктырган, кәефе яхшырган иде.
— Хәзер безгә ашарга кертәчәкләр, тагын туй итәбез, — диде ул. — Икәү генә, шыпырт кына туй итәбез. — Иптәшләре хакында актан-карадан сүз әйтмәде. Кәлимә дә төпченергә батырчылык итмәде.
Шыпырт туйның дәвамы башланды. Эскәтерсез кечкенә генә өстәлчектә салкын ит кисәкләре, бер-ике төрле шешә бар иде. Саша, гаҗәпкә каршы, үзе әллә ни эчми, ә Кәлимәне үтереп кыстый иде. Башта Кәлимә, ир сүзен сүз итми ярамас дип, бер-ике йотты. Төсе кызгылт булса да, аракы бик тәмсез, әче, телне өтеп ала иде. Яратмыйча, чыраен сыта-сыта гына эчте. Аннары кыстатып та тормады инде.
Бу ашап-эчеп утыруның азагы кичәге кебек зиһеннәрне чуалтырлык ләззәткә барып тоташыр, дөньяны оныттырыр дип көтте Кәлимә. Дөрес, ул болай да рәхәт диңгезендә йөзә, болай да бәхетле, әмма ул алдагының моның кебек кенә булмасын белә, аның кичәгечә онытыласы, югаласы килә иде.
Башны югалту ике булмый икән ул. Аннан соңгы югалтулар, үкенечләр өчен әнә шул беренчесе җитеп ашкан. Кәлимә күпме көтеп утырса да, кызгылт-сары әче эчемлекне күпме чөмерсә дә, аңа үткәндәге рәхәт кайтмады.
— Иә, чишен инде! — диде аңа Кафьянов. Аның тавышында иркәләү-назлау да, син чишенмәсәң, мин харап булам дигәндәгедәй үтенү-ялвару да сизелмәде. — Вакыт соң, ятыйк.
Кәлимә, бичара, барысына да ризалаша барды. «Ник син болай үзгәрдең?» — дип тә сорый алмады. Хәтта бермәл онытылып-онытылып иркәләшкәч, Саша кинәт: «Мә, боларын киеп куй инде», –дип, эчке күлмәкләрен кире биргәч тә, Кәлимә: «Ник?» — димәде.
Күңел түрендә шомлы уйлар сизелгәләп алса да, Кәлимә канәгать иде: янында — җан сөйгәне, тәне ләззәттә йөзә, гәүдәдә рәхәт талчыгу. Шул сихри дөньядан йокы дәрьясына чумуын ул тоймый да калды.
Йокыга ничек талса, шулай ук кинәт уянып та китте ул. Пароход ниндидер бер пристаньнан кузгалган гына иде. Бәлки аның шул чакта бәрелүеннән уянгандыр да әле. Юктыр. Бернинди ят хәрәкәтләрне тоймаса да, каютадагы шомлы салкынлык Кәлимәне уятыр иде. Туңуга чыдый алмыйча, ул одеялны тәненә чорнап азап­ланды. Шунда айнып китте: бу салкынлыкны дөньяның бер генә җылылык чыганагы да жиңәрлек түгел иде. Җан куырыла, җан туңа. Кәлимәнең үзен дә куркуга салып, эчтән коточкыч аваз чыкты. Елау да, ыңгырашу да түгел иде бу. Мондый хәлдә артык кала алмыйча, ул торып ут кабызды. Өстәлдән бөтен нәрсә ялт иттереп җыелган. Бер валчык та, бер кәгазь кисәге дә калмаган. Шешәләр дә юк. Кафьяновның кием-салымнары да табылмаячагын Кәлимә, барлап тормаса да, сизенә иде инде. Ул үзалдына:
— «Әнекәйгенәм! — дип куйды. — Әнекәччәйгенәм!»
Үз гәүдәсен үзе кочаклап урынга килеп утырды ул. Шунда гына башының чатнап авыртуын, тәненең мунчаладай таушалып калуын, шешенкерәгән иреннәренең сулкылдавын тойды. Бөтен әгъзаларны, эчтән суырып алып, төнге Идел дулкыннарында чайкыйсы иде! Кәлимә беләкләрен, муен турыларын сыйпаштырды. Шул чак кулы бер чүп кисәгенә килеп эләкте. Тыгыз тәнгә батып кергән лифчик бавы астында кәгазь салфетка сәләмәсе бар иде. Бармак бите кадәр кәгазьнең пөхтәләп төрелгән булуы Кәлимәне сискәндереп җибәрде. Әйләндереп, туздырып карады. Салфеткага: «Хуш, күзлеклем! Мин шунда төшеп калам, сине уятып тормыйм инде, хуш. Киләчәктә сакланыбрак йөр, табигать сезгә саклануның бөтен чараларын биргән. Ирләрдә юк алар, ирләр хатыннарны туры юлдан яздырыр өченгә юри яратылган кебек. Өзлексез бер-берсенә тартыла торган капма-каршы ике җенес… Диалектика.
Синең янда башкача кала алмыйм, семья бар минем. Хуш», — дип язылган иде.
«Өченгә, өченгә…» — дип үзалдына мыгырданды Кәлимә һәм онытылды, аның өчен хәзер дөньяда берни дә юк, бары да убылды. Бит алмаларын көйдереп аккан ачы яшьнең тозлы эзе генә калды…
* * *
Кәлимә яңадан Казанда күренгәндә, Шәрәфә белән Кадыйр дүртенче курста иделәр инде.
— Минем группада ямь-яшел бала–чага, алар-мине, мин аларны аңламыйм, ачуланмасаң, синең белән дуслашыр идем мин, — дип, Шәрәфәгә чат ябышты ул.
— Без күптәнге дуслар бит инде. — Шәрәфә шул кадәрле дә беркатлы күренгән кызга һичничек усал сүз әйтә алмады. Үзе сөйләмәсә, Саша турында да берни дә сорамаган булыр иде әле.
Кадыйр ул вакытта укуын өзмичә генә эшли дә башлаган иде инде. Комсомолның өлкә комитетында аңа ниндидер вазифа йөкләгәннәр иде. Ул тулай торакка да авылдашы Шәрәфәне күрергә генә килеп йөри, үзе эшенә якынрак җирдә, квартирада тора иде. Ялга каршы көннәрнең күбесендә Кадыйрны командировкага авылларга җибәрәләр, шуңа күрә ул хәзер әүвәлгечә күңел ачу кичәләренә катнаша алмый. Ул килмәгәч, Шәрәфә дә танцыларга чыкмый, китапка капланып утыра иде.
Берсендә Кадыйр атна уртасында килеп керде. Өстенә яңа пальто алып кигән, аягында — озын кунычлы ботинкалар. Йөзе көләч, күңеле шат.
— Беләсезме, кызлар, урамда яз исе аңкый башлаган, — диде ул. Кызларның бөтенесенә мөрәҗәгать итсә дә, карашы Шәрәфәдә генә иде.
Кызларның кайбере эндәшмәде, кемдер көлгәндәй итте. Шәрәфә, «Ни булган моңа?» дигәндәй, Кадыйрга төбәлде.
— Чынлап, Шәрәфә! — Кадыйр да кызның аптырап калуын сизде. — Ышанмасаң, әйдә, урамга чыгабыз!
— Тик торгандамы? Ни калган анда?
— Әйдә дим, үзең күрерсең…
Кадыйрның моңарчы эшсез–нисез генә урамда йөрергә чакырганы юк иде әле. Шәрәфә ни дип җавап бирергә дә белмәде, бүлмәдәге кызларга карады, аларның һәркайсы үз эше белән мәшгуль, боларның ни турыда сөйләшүен дә аңламыйлар. Һәрберсенең йөрер үз юлы, чакырыр үз кешесе бар. Шәрәфә өчен кем баш ватсын?! Аңа килгән, аның авылдашы, аны чакыра — үзе хәл итсен!
Тәвәккәлләде Шәрәфә. Күңеленнән барын да үлчәп-исәпләп, акрын гына киенә башлады. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас — дүрт ел буе Казанда яшәп, шау-шулы студентлар арасында булып, аның әле бер генә тапкыр да җаны теләгән Кадыйр белән икәүдән-икәү генә калып урамнар буйлап киләп сарып йөргәне дә, хәтта кинога барганы да юк иде. Тулай торактагы биюләрдә, бәйрәм кичәләрендә гел бергә күренәләр, табыннарда икәү рәттән утыралар, Кадыйрның бөтен игътибары бары тик Шәрәфәдә генә кебек, һәрхәлдә Шәрәфәгә шулай тоела. Хәер, башкалар да сизә моны, югыйсә шәһәр кызлары Кадыйрдай егет солтанына тыныч кына карап торырлар идеме? Мең хәйләсен табып, әллә кайларга алып китәрләр, башларын әйләндереп бетерерләр иде. Юк, Кадыйрга берәү дә өметле караш ташламый, чөнки барысы да: ул — аныкы, Шәрәфәнеке дип уйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев