Якташыбыз, язучы, журналист Кояш Тимбикованың «Кышкы талпыну» повесте (6нче кисәк)
...
— Абау!
— Нәрсә, караңгылыктан куркасыңмы?
— Юк, оялам.
— Оялма, син дәү бит инде.
«Дәү?» Бусы нинди сүз тагын. Яшьләре кырыкка җитеп килүче кешеләр шулай сөйләшәме? Мендәргә капланган Шәрәфә, тынына буылып, саташып уянды. Бүлмәдә ут яна, тәрәзәдән таң яктысы да беленә башлаган иде. Ул, сабырсыз саташуыннан оялып, үзалдына елмая-елмая, кабат яшьлек истәлекләренә, Кадыйрга, Кәлимәгә бәйле үткәндәге вакыйгалар тәэсиренә чумды. Күздән ихтыярсыз яшь ага иде. Ага да мең-миллион хатын-хызның хәсрәтен үзенә йотарга өйрәнеп беткән мендәргә сеңеп бетә бара.
* * *
Дөресен әйткәндә, Кадыйрның бүген Казанда булуы Шәрәфәнең уй-фикерләренә әллә ни яңалык өстәмәде. Чөнки ничәмә-ничә еллар үтсә дә, нинди генә хәлләр узып торса да, Шәрәфә өчен Кадыйр дөньяда бердәнбер кеше булып кала бирде. Ерактамы ул, якында гынамы — барыбер, Шәрәфә аны бүгенгәчә гел үзе янында тоеп яшәде. Кемгәдер яхшылык эшли алса, шул җиңүен Кадыйрга да белдерәсе килеп ашкынды, ялгышып куйса, кайгыга батса, бу хәлен Кадыйр да беләдер дип, икеләтә кимсенде, кыйналды.
Язмышында очраган ир-егетләрне шулай ук, теләсә-теләмәсә дә, Кадыйр белән чагыштыра, ахырдан тагын өзгәләнә, чөнки никадәр генә эзләнсә дә, күпме генә чагыштырса да, дөньяда аңардан чибәр, акыллы, һәр яктан килгән мөкәммәл кеше таба алмый иде.
Кадыйр исә Шәрәфәне егеттәй дусты итеп күрде. Шәрәфәнең үзенә булган мөнәсәбәте хакында җитди уйламады. Кәлимәгә гашыйклыгы егетнең бөтен зиһенен томалаган иде, күрәсең.
Кәлимә, Казанга аяк басу белән үк татар театрына барам дип, үзенә үзе нәзерләп сүз биргән иде. Сүзендә торды. Тулай торакка урнашуга, мөмкинлегендә булган затлы киемнәрен киенде дә, театрны эзләп китте. Билетлар алып, тамаклар ялгап йөргәли-йөргәли театрга керер чак та җитте. Монда барысы да әкияттәге кебек серле. Киң баскычлардан югары күтәрелүләр, музей бүлмәләрендә йөрүләр, кызыл бәрхет белән тышланган урындыкка утырып пәрдә ачылганны көтүләр кызны күкләргә алып менде. Театрны ул нәкъ шундый гаҗәеп серле урын дип белә иде, әмма монда күргәннәре хыялдан да ашып китте. Пәрдә ачылып, сәхнәгә моңарчы бер дә күренмәгән чибәр егет чыгып баскач, Кәлимә бөтенләй дөньядан кичте. Җәйге гастроль вакыты булганга, театр бинасында кайсыдыр шәһәрдән килгән кунак артистлар концерт куя иде.
Ияк астына кара «күбәләк» таккан чибәр егет тамашачыга һәр чыгыш алдыннан аңлатмалар бирә яки бер-ике мәзәк сөйләп көлдереп ала.
Җырчылары да, биючеләре дә бик ошады Кәлимәгә, әмма күңел түренә концертны алып баручы кеше кереп калды. Артистларның бөтен уңышы әйтерсең аның ниләр сөйләвеннән, аның нинди сүз әйтүеннән гора иде.
Чыгышлар тәмамлангач, концертка катнашкан барлык артистлар сәхнәгә чыкты, тамашачы театр бинасын җимерердәй итеп кул чапты. Шул чак Кәлимә янәшәсендә утырган кыз:
— Ничек кенә тапшырырга инде? — дип үзалдына сорап куйды.
— Нәрсәне, кемгә?
— Саша Кафьяновка букет алып килдем дә, кыюлык җитми…
— Кем соң ул?
— Конферансье.
— Шулай да итәләрмени?
— Бездә менә шундый конферансьелар юк. Мин инде бу концертны бишенче тапкыр карыйм, шул конферансьены күрер өчен генә киләм…
Кәлимәне көнчелек катыш кызыксыну биләп алды. Бер үк концертны берничә тапкыр карарга да, күңелеңә хуш килгән артистка чәчәк бирергә дә ярый икән ләбаса…
Ул уйланып утырган арада, күршесе сәхнәгә омтылды, чәчәкләрен артистлар төркеменең читендә генә басып торган егеткә сузды. Сүз остасы кызның кулын үзенә тартты да инсафлы гына итеп үбеп алды.
Кәлимәнең тизрәк кассага йөгерәсе, иртәгә булачак шул ук концертка билет аласы килде. Артистларның чыгышы икенче көнне башка җирдә була икән. Билетлары да театр кассасында сатылмый. Каны кайный башлаган кыз өчен болар гына комачау була алмый иде. Әллә кемнәрне бимазалап бетерде ул, килделе-киттеле сораулар биреп, үзәкләренә үтте. Белде: концерт шәһәрнең үзәк ял паркында куелачак, ачык эстрадада.
Читтән карап торганда, сәхнәдәге артистка чәчәк бәйләме чыгарып бирүнең берние дә юк кебек. Үз башыңа төшкәч, бигрәк тә күңелеңә хуш килгән артистың хур егете кебек, ә син үзең әштер-өштер генә киенгән авыл кызы булсаң —
08:29
шактый каушата икән. Кәлимә тәвәккәлләгәнче, халык таралып бетеп бара иде инде. Артистлар да сәхнәнең артына кереп киткән, өстен-башын алмаштыра башлаган. Концертны алып баручы исә, Кәлимәнең бәхетенә каршы, әллә каян күренеп, бер читтә тыныч кына басып тора.
Никадәр әрсезләнергә тырышса да, каушавы йөзенә бәреп чыккан, кулларына тоткан чәчәк бәйләме дер-дер калтыранган кызны сүз остасы карап торган икән.
— Кемгә инде бу лаләләр? — диде ул.
— Бәй, седгә!
Егет рәхәтләнеп көләргә тотынды.
— Әйттем бит! Сезне беренче рәттә күреп алгач ук күңелем сизенгән иде. Мәйтәм, бу чибәр кызыкай мине котларга килгән ахры, дим.
— И–и, мин чибәр түгел бит. — Кәлимәнең бөтен гәүдәсе калтыранырга тотынды. Ул ни сөйләргә кирәген дә, чәчәк сузганда нәрсәләр әйтергә ниятләп куюын да онытты. — Сед үдегед чибәр, — диде. Кинәт ул «з» урынына авылдагыча «д» куеп сөйләвен сизде, алай сөйләшү монда бик көлке икәнен уйлап алды. Тиз генә «з» кергән яңа сүз уйлап тапты да чиста итеп әйтте: — Мин бит күзлекле…
Егет тагын көлде. Үзе бөгелә-сыгыла көлә, куллары белән тыңлаусыз чәч бөдрәләрен сыйпап-сыйпап куя, үзе өзлексез Кәлимәне күзәтә, өстен-башын, төсен-битен, аяк-кулларын тикшерә иде. Аңа кемдер эндәшеп, чакырып та карады. Ул, «хәзер, хәзер», дип кенә куйды да Кәлимә белән кара-каршы басып торуында булды. Тагын чакырдылар. Шунда ул Кәлимәнең колагына иелә төшеп:
— Мин сине башка җирдә күрергә теләр идем, — диде. Авылдагы егетләргә кыстатуы исенә төшеп, Кәлимә:
«Әем лә!» — димәкче иде, булдыра алмады.
— Кайда соң ул? — диде. Соравы үзе үк ризалыгын белдерә, күрешергә теләвен сиздереп тора иде.
Сүз остасы кулын кызның биленә салды, аны тагын да читкәрәк, өзлексез борчып, чакырып торган яктан ераккарак алып китте.
— Бүген түгел, иртәгә. Мөмкинме?
Кәлимә тарих имтиханыннан көч-хәл белән кечкенә генә бер өчле тамгасы алып чыкты да, йөгереп тулай торакка кайтты. Чемоданын актарып, яңабаштан кием–салымнарын барлап чыкты, имтиханга кергән киемнәрен салып атты да, күңеленә иң хуш килгәннәрен генә киеп, Саша Кафьянов белән кабат очрашырга җыенды. Кадыйр аны шул мизгелдә күреп калган иде. Язмышларының барыбер бер юлга килеп керәчәген алдан белсә, шунда ул Кәлимәне бәйләп куеп булса да бүлмәдә калдырыр, бәхетсезлегеннән коткарыр иде.
Кызганычка каршы, кыз ул кичне бер генә каршылыкка да очрамады. Урамга чыгып басуга, кирәкле транспорт туры килде. Автобустан төшкән жирендә, һич уйламаганда, аны чибәр артист каршы алды.
— Әнекәччәем, — диде Кәлимә. — Кай арада килеп өлгердегез, әле сәгать җиде тулып та җитмәгән бит?
— Соң булмасын дидем. Без болай сөйләшик, концерттан соң әнә теге скамейка янында очрашырбыз. Халык күп булыр, буталышмыйк. Безнекеләргә аерым машина килеп тора. Ә без синең белән икәү генә кайтып китәрбез, ярыймы?
Бу кичне концерт шәһәр читендәге культура сараенда барды. Уңышлы булдымы ул, тамашачы яраттымы чыгышларны — Кәлимә берсен дә хәтерләми. Аның җанын алда буласы серле очрашу биләгән иде. Аңа барысы да кызык та, куркыныч та тоела. «Саша күрсәткән эскәмияне бутамаммы? Икәүдән-икәү генә калгач ни булыр?..» кебек сораулар, күңелне кытыклап, уйны бөтенләй башка юнәлешкә алып китте.
Чынында, күпме генә уйланса да, алдына нинди генә сораулар куеп азапланса да, күрәселәренең бик аз өлешен дә чамалый алмады. Культура сараеннан ул ашыкмыйча гына чыкты. Кешеләр таралышсын, артистларның эше бетсен, тыныч кына бер-беребезне табарлык булсын дип фикер йөртте. Теге эскәмия ягына тайпылырга да базмады, һаман башка кешеләр белән беррәттән атлады.
— Ә–ә, син әле мине көттереп алҗытмакчы идеңмени? — дигән сорауга күтәрелеп караса, дертләп китте.
Саша Кафьянов аны инде байтактан күзәтеп гора икән. Кәлимә:
— Әле бит… ни, — дигән булды. Дөресен генә әйткәндә, аның сүзе юк иде.
Сашаның беренче авазын ишетүгә гәүдәсе кабат ут дәрьясына чумды, куллар, тез буыннары рәхәт дерелди башлады. Саша, киресенчә, бик тыныч күренә. Ул башта Кәлимәне беләгеннән җитәкләде, аннары кулын билгә үк салды. Авыл егетләре булса, Кәлимә рөхсәт итмәс иде. Кафьянов алдында киреләнә алмады. Килешмәс. Матурлык дөньясына килеп кергәнсең икән, аның кайбер четерекле якларына түзәргә кирәктер. Хәер, ят тоелган гадәткә дә тиз күнекте. Билеңдә егет кулын тою әйтеп аңлата алмаслык рәхәт икән бит ул. Кәлимәләр авылында егетләр белән куна калу гадәте бар. Куллар билләрдә була, тик аның әллә ни рәхәтен тоймыйсың. Сәер гадәт ул. Берничә пар егет-кыз кичке уеннардан соң җыйнаулашып берәр аулак өйгә кунарга керәләр. Өс-башны салу юк. Өстендә пиджакмы, свитермы, калын күлмәкме — шул килеш чөмәшәсең. Мәмрәп китеп йокламыйлар да анда. Пыш-пыш сөйләшәләр, бәхәсләшәләр генә.
Их сез, авыл малайлары! Ни пычагымны беләсез соң сез?
Кәлимә Кафьянов кулының кайнарлыгыннан тәмам эрегән иде инде. Кая баруын да сизми, егетнең ни сөйләвен дә ишетми. Автобус тукталышын үткәч кенә аптырый төште ул.
— Бәй, ничек кайтырбыз соң?
— Синдәй асыл затны гомуми транспортта йөргәмме соң? — Артистның һәр сүзе Кәлимәнең зиһенен чуалта иде. — Җиңел машиналар ни өченгә уйлап табылган дисең. Сине очыртып йөртер өченгә ул.
Көлде Кәлимә.
— «Өченгә»? — диде. Күп китаплар укыган кызга артист кешенең болай сөйләшүе кызык иде. — Сездә шулай сөйләшәләрмени?
Егет бите белән Кәлимәгә орынып:
— Кем белә бит, кем белә? — диде, — Минем туганнардан аерылганга мең былтыр. Илләр гизәм, сәхнәләрдә йөрим. Ни сөйләргә икәнен миңа язып тоттыралар…
Бу сүз Кәлимә күңеленә шом сала башлаган иде. Сөйләвен тыңлаганда, һич тә андый тәэсир калмый, ул үзенең уй-хыялларын әйтә, үз күңелен ярып сала кебек тоела бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев