Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Якташыбыз, язучы, журналист Кояш Тимбикованың «Кышкы талпыну» повесте (5нче кисәк)

...

һич көтмәгәндә җанны тәмам биләп алган яшьлек хатирәләре тәэсирендә Шәрәфә типографиягә килеп җитүләрен сизми дә калды. Кәгазь өемнәре, станоклар арасына килеп кергәч кенә уйлар бүгенге көн мәшәкатьләренә күчте.

Типографиянең эшкә яраклы бөтен машиналары җаваплы секретаре Шәрәфә булган журнал табакларына көйләнгән иде. График буенча шулай каралган. Бүгенге икенче смена журналны тәмам өлгертеп җиткерергә, иртәгә «сигнальный» дип аталган беренче данәләрен редакциягә тапшырырга тиеш.

Цехта мәет чыккан йорттагыдай тынлык иде. Директорның үзен дә машиналар арасында күреп, Шәрәфә мәсьәләнең җитдилеген тиз аңлады. Журналның баш редакторы да очрар дип көткән иде дә, анысы күренмәде. Килеп җитмәгән, күрәсең. «Ни генә булды икән?»

Производство бүлеге начальнигы Хәйрия Шәрәфәне күргәч елмаеп җибәрде.
— Бер табакта бәләкәй генә брак китә. — Сүзен исәнләшүдән дә, вакытсыз кузгатуы өчен гафу үтенүдән дә башламады, ул. Редакция хезмәткәрләренә һәрчак ихлас ихтирам белән караучы Хәйриянең мондый игьтибарсызлыгы хәлнең шактый мөшкеллеген тагын да ачыграк күрсәтә иде. — Өч сәгать азапланабыз. Эшчеләрнең кәефе китте. Аларның эш хакы сдельный бит. Директор да, үзегез күрәсез, пошаманга төште, планның өзелүе мөмкин.
Шәрәфә браклы табакны карады: журнал битенең кыл уртасында ике катлы сыр калып бара икән. Басыла торган сүзләргә зыян килми, хәрефләр әнә шул сыр өстенә төшә, бер фоторәсемнең чите ямьсезләнеп чыга.
— Әллә ни түгел бит инде. Укучы аңа игътибар да итмәячәк.
— Соң алай булгач, әйтеп торасыгыз да калмаган.
— Сезнең рөхсәт булмаса, без бу килеш баса алмыйбыз. — Хәйрия кинәт күңелсезләнде. Аның елтыр күзләренә дым бәреп чыкты. Тагын да зуррак аңлатма сорый башласалар, ул елап җибәрергә дә әзер кебек иде. — ОТК дигән нәрсә бар бит әле. Ул үткәрмәячәк. Сез каршы килмәсәгез, Шәрәфә Шакировна…
— Ничек инде — мин? Баш редакторга хәбәр иттегезме соң? Журнал өчен төп җаваплы кеше редактор бит, беләсез инде.
Хәйрия башын чайкап куйды.
— Аңа әйттең ни, әйтмәдең ни. Әле мондый сырлар китмәгәндә дә башыбызны бәладән чыгармый. Йә буявы тигез төшмәгән, йә срокка сыймаганбыз, йә кәгазьнең начарын биргәнбез — жалоба язудан туктамый.
— Таләпчән ул, принципиаль.
— Теләсәң нәрсә дип макта, Шәрәфә, тик мин аңа сүз куша алмыйм.
Шәрәфә шунда гына бу төнге чакырылуның ни дәрәҗәдә катлаулы икәненә төшенде. Типографиянең бер төркем кешесе җибәргән хатаның бөтен авырлыгын ул бер ялгызы үз өстенә алырга тиеш иде.
— Сез — җаваплы секретарь, сезнең хакыгыз бар. — Хәйриянең урынсыз кыставы Шәрәфәне бөтенләй чарасыз калдырды.
— Андый хокукны ник үз кешеләрегездән эзләмисез соң, Хәйрия? Кайда ремонтник, ник машинаны дәрес итеп көйләмәскә? Сәгатьләр буе брак ясап ятканчы, әллә кайчан дөресләп бирер иде.
Хәйрия сабыр гына аңлатырга тотынды.
— Машиналар төзек. Кәгазь дым тарткан булып чыкты. Складта чакта әйбәт күренгән иде, цехка кергәч, җебеп китте. Юеш. Майдан башлап кара көзгә чаклы яңгыр койды бит. — Шәрәфәнең тынычлана төшүен сизеп, ул иң соңгы мөмкинлеген дэ әйтте: — Сез бетен тираж шундый була дип уйламагыз тагын! Менә шушы кәгазьләр беткәнче генә җыерылачак ул. Иртәгә иртән корыны табабыз. Сезнең йөз меңләгән тиражда сизелмәячәк тә ул.
Шәрәфә үзе дә сизмәстән:
— Шулаймыни? — дип ычкындырды. Бу аның килешүгә таба ясалган беренче адымы иде. Ә Шәрәфә бер тапкыр алга омтылса, кире чигендерермен димә инде. Теләсә дә булдыра алмый ул аны. Шулай да ул Хәйриягә яңа сораулар бирде. — Ничәсе брак булачак?
— Аз, дүрт–биш мең.
— Меңнәр белән шаярабыз, Хәйрия, ә?
Инде килешү тәмам дип уйларга да мөмкин иде. Әле башка чак булса, Шәрәфә болай җиңел генә бирешмәс тә иде. Бүген исә монда чыгып китәр алдыннан гына дистә еллар буе хыялында йөрткән Кадыйрның тавышын ишетү, аны күрергә мөмкинлек тою Шәрәфәнең җанын шәфкать белән тутырды. Аннары редакция үзе дә кыен хәлләрдә калгалый бит, типографиягә үтенеч төшә: йә инде басыла башлаган берәр мәкаләне үзгәртергә туры килә, йә бик начар сыйфатлы тарихи фоторәсемне үткәрергә кирәк булып чыга. Редакция гаебе белән кайчак машиналар да туктап тора. Андый мәшәкатьләр өчен исә һәрчак Шәрәфәгә типография хуҗалары алдында йөз суы түгәргә туры килә. Инде менә ничә елга бер очрый торган мөшкел хәл типографиядә туган. Көз явымлы, агачлар кипми, артык дымлы булып килә. Шәрәфә белә моны, аңлый. Хәзер бары тик кагыйдәгә ышыкланып кына: «Юк, мин мондый нәрсәгә рөхсәт итмим, бракка юл куя алмыйм», — дисә…
Боларның гәпләшүен, бәхәсен әллә кайчаннан бирле мыштым гына тыңлап торган директор да Хәйрия янына килеп басты. Мәһабәт гәүдәле, үзен һәрчак горур тотучан, аз сүзле, цехлар эшенә тыкшынмыйча, хәбәрне күбрәк Хәйрия аша гына ишетеп торучы Григорий Матвеевич, әйтерсең Шәрәфәнең кабат икеләнә башлавын чамалап:
— Шәрәфә Шакировна, сезнең бер сүзегез безнең бөтен типографияне бәладән коткара, — дип башлап җибәрде. — Квартал планы, еллык план — барысы да шуңа бәйле. Йөзләрчә эшче премиясез кала. Бүген үк менә бу эшчеләр хезмәт хак­ларын югалта. Бер генә буйдак кеше дә юк алар арасында — балалары, әниләре, хатыннары…
Шәрәфә озын сүзне яратмый.
— Болай инде, Григорий Матвеевич, — диде ул. — Бүгенгесен бәләкәй генә хәйлә корып үткәрик алайса. Мин белдем, рөхсәт иттем. Әмма иртәгә эш көне башлануга, мин редакторга хәбәр итәчәкмен. Ул эшне бик зурга җибәрсә, авырлыгын бергә күтәрербез…
Аның шул сүзен генә көтеп торган шикелле, директор:
— Машина сезне көтеп тора, Шәрәфә Шакировна, — диде. — Без сабырсызларны гафу итә күрегез инде. Кайтыгыз, ял итегез!
— Машина кирәкми, мин үзем генә кайтам.
— Ихтыярыгыз. Рәхмәт сезгә!
Төнен керфек какмыйча үткәрде Шәрәфә. Бу юлы аның уйлары еракка да китмәде: әле генә булып узган хәлләр дә берсеннән-берсе чуалчыграк иде. Журнал хакындагы шактый четерекле яңалыкны баш редакторга ничегрәк хәбәр итәчәген ул төрле вариантта күз алдына китерде. Бәлки иртән базарга кагылырга, иң матур чәчәк бәйләме ала барырга кирәктер. Редактор, җитмеш яшен тутырырга азапланган хатын, Ригага кунакка барып кайтканнан бирле, өстәлендә һәр көнне яңа чәчәк бәйләме булдырырга тырыша. Берәрсе китереп тә бирсә, башы күккә тия. Каршысындагы бәллүр вазада мөлдерәп бер–ике сап чәчәк утырганда, ул үзе дә яшьрәк, шәфкатьлерәк, матурлыкка гына омтылучан булып күренә. Әмма ачуы кабарса, каршымда чәчәкләр бар дип тормый инде: китә янау, куркыту, җәберсетү. Сиңа авыз ачарга да бирми, пулеметтан аткандай, гел үзенекен генә тыкылдый–тыкылдый да иң азактан:
— Да–асс! –дип куя.
Бу инде минем сүзем бетте, син — минем иң явыз дошманым, бар, чыгып кит дигәнне аңлата.
Редактор холкының шунысы яхшы: бер сөйләшкәндә эттән алып эткә салса, икенче сәгатьтә үк ни әйткәнен оныткан була. Нормаль кеше аптырап кала: шулмы соң бу? дип сорый. Әле генә албасты кебек иде, инде гап-гади адәм баласына әйләнде дә куйды?!
Шәрәфә редакторга нинди фикерне ничегрәк аңлатырга икәнен аның үзеннән дә яхшырак белә шикелле. Яшьләр аның белән «пыр» килеп кычкырышалар да елый-елый чыгып китәләр. Шәрәфә еш кына редакторны ышандыра, алдагы сүзеннән чигенергә мәҗбүр итә. Бәхәс бигрәк тә журналга тәкъдим телгән әдәби әсәрләр турында кузгалса, Шәрәфә дилбегәне үз кулына ала. Башта ул берничә әдәбият белгеченең дөньякүләм шаулаган хезмәтеннән өзекләр китерә. Рус телендә басылып, укучының һушын алган яңа әсәрләрне искә төшерә, хәтта:
— Миндә бар ул китаплар, укырга вакыт тапсагыз, әйбәт булыр иде, — дип тә өсти.
Берничә көннән соң редактор, алда булган бәхәс турында искәртеп-нитеп тормас­тан, шул әсәрләр турында мөкиббән китеп сөйләп йөри башлый. Хәтта Шәрәфә бүлмәсенә керә:
— Слушай, голубчик, менә бу китапларны сиңа катастрофически тизлек белән укырга кирәк, — ди. — Искиткеч!
Эчпошыргыч якларын беренче күрүдәч үк бик авыр кичергән булса да, Шәрәфә редакторын да, эш урынын да ихластан ярата иде. Җитәкче холкындагы тузга язмаган сыйфатларны өнәмичә, эш арты эш алмаштырып йөри башласаң, гомерең азагына ни белән килерсең? Бу дөньяда сабыр гына үз чиратыңда тора белергә кирәк.
…Ишектән кемдер керде шикелле. Шәрәфәнең кузгалырга теләге юк иде. Бу халәтне теләмәү дип кенә дә аңлатып булмый. Теләсә дә урыныннан кузгала алмас иде. Гаҗәпкә каршы, ишек ачык булган, күрәсең, кемнеңдер аяк атлау тавышы ишетелде. Бик таныш адымнар иде бу. Шәрәфә ул адымнарның якынлашу авазын бернинди гамь белмәгән студент елларында шулай ләззәтләнеп тыңлап яткан иде. Анда түземлелеге җитмичә сикереп торып, каршы атылган иде. Соңыннан сабырсызлыгына үзе битәрләнеп йөрде. Каршы йөгермәсәң дә, сиңа дигән бәхет сиңа була инде.
Торырга иренүен акларга теләп, әллә кайчангы хәлләрне искә алу бер мизгелдә генә булып үтте. Шул арада ишек төбендәге кеше чишенеп тә өлгергән, залга Шәрәфә яткан диван янына да килеп җиткән иде. Утны кабызырга, яктыда йөзенә карарга кирәк. Тик һаман да аның кузгаласы килмәде. Аннары дөнья йөзендә бер генә яктылык чыганагы калмаса да, бу кешенең кемлеген Шәрәфә бик яхшы белә бит. Нигә аны күрү?! Кадыйр бу. Шәрәфә аның ишеккә кагылуыннан ук белде. Каршы чы-гарга гына ихтыяры житмәде. Көтеп карарга кирәк әле, барына да бер Шәрәфә генә чара күрергә димәгән.
Кадыйр Шәрәфәнең йөзенә иелде.
— Мин дә ял итим әле! — диде.
Эндәшмәде Шәрәфә. Каршы сүз әйтәсе килмәде, рөхсәт итәргә кыюлыгы җитмәде. Ни булса, шул булсын! Гомеренең икенче яртысына аяк баскан кызның әллә ни югалтасы юктыр инде.
Кадыйрның кайнар сулышы колак яфрагын көйдерде, еш-еш тын алуы Шәрәфәне утка салды. Муенына дым лы иреннәр тигән иде, Шәрәфә үзенең дә иреннәре Кадыйр тәненә тартылуын тойды. Иреннәр бер-берсен таптылар. Дөньядагы калган бөтен нәрсә юкка чыкты. Караңгы бүлмә бер-берсенә омтылган ике җанның, ниһаять, кавышуына шаһит булды. Шәрәфә Җир шарының чайкала башлавын тойды. Ул үзе кайнар дулкын ихтыярына буйсынды. Ташкын Шәрәфәне әле дулкынның иң биек ноктасына, югарыга чөйде, әле, җай гына шуытып, упкын төбенә алып төшеп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев