Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташларын иҗатлары белән сөендереп торалар

Җирле шагыйрьләр Розалия Шәйхетдинова һәм Владимир Белов 2022 елда Кояш Тимбикова исемендәге VI әдәби премия лауреатлары дип табылдылар

Шәһәребезнең мәдәни тормышы истәлекле вакыйгаларга, төрле чараларга бай безнең.

Шундыйларның берсе җирле иҗат кешеләренә Кояш Тимбикова исемендәге әдәби премия бирү тантанасы. Узган 2022 елда бу премиягә «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Розалия Шәйхетдинова һәм рус телендә иҗат итүче җирле шагыйрь Владимир Белов тәкъдим ителде. Декабрь аенда узган әлеге күркәм чарада шәһәребез зыялылары, хакимият вәкилләре, иҗат сөюче якташларыбыз, студентлар, укучылар катнашты. Кичәне китапханә хезмәткәрләре Рузи­лә Хәмзина һәм Наталья Михайлова алып барды.

Үзәк китапханә каршында эшләп килүче «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе җитәкчесе, мөгаллимә Розалия Шәйхетдинованың әдәби премиягә тәкъдим ителүен ишеткәч нык сөендем. Моңа күптән лаек ул. «Яшь ленинчы», «Ялкын» журналларында беренче язмаларын бастырган, «Мәгариф», «Безнең гәҗит», «Чистай хәбәрләре» газеталары белән тыгыз хезмәттәшлек иткән Розалия ханымның иҗатына да, үзенә дә сокланмый мөмкин түгел. Көләч йөзле әлеге ханымның шигырьләре дә җырлап тора кебек тоела миңа. Чөнки аларда самимилек, эчкерсезлек, газиз әнкәйләребезгә, туган җиребезгә, телебезгә, халкыбызга мәхәббәт ярылып ята. Хәер, туган авылы Дүрт Өйленең гүзәл табигатенә сокланып, аның бар гүзәллеген күңеленә салып үскән, әйләнә-тирәсендә, кешеләрдә бары матурлык, яхшылык кына күрә белгән, 35 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Розалия Харис кызының каләме башкача яза да алмыйдыр инде... Аның «Яшьлегемдә кунакта», «Чистай энҗеләре», «Тамчылар җыры» исемле шигырьләр җыентыкларына әнә шундый тормышка, яшәүгә өмет, көч-куәт бирә торган шигырьләре тупланган да инде. Шулай ук ул укытучылар һәм сыйныф җитәкчеләре өчен «Гыйлем нур, наданлык хур», «Туган тел – очар канат» дип исемләнгән методик кулланмалар да эшләп чыгарды.

Шәһәребездә рус телендә иҗат итүче, «Ступени» әдәби берләшмәсе әгъзасы Владимир Белов та шигырь сөючеләргә күптән таныш. Ул да беренче сыйныфтан ук иҗат итә башлый. Шуннан бирле аның иҗаттан аерылганы юк, хәтта җаваплы хезмәттә булганда – капитан вазифасын башкарганда да күңелендәге уй-хисләрен ак кәгазь битләренә төшерергә вакыт тапкан. Дулкыннар шавы, бетмәс-төкәнмәс су киңлекләре аңа илһам, көч бирә, берсеннән-берсе матур шигырьләре дөнья күрә... Аның «Поверь моим словам», «Под шепот камских вечеров», «Душевный разговор», «Вахты наедине», «Мой славный Чистополь» һәм башка шигырь җыентыкларында шундый иҗат җимешләре тупланган да инде. Шулай ук «Песня о Чистополе», «Гимн Чистополю», «Ненаглядный Одиссей», «Береза» исемле шигырьләренә җырлар да иҗат ителгән. Бүгенге көндә Владимир Александрович лаеклы ялда булса да, күппрофильле көллияттә белем бирүен дәвам итә, җәйге чордә лоцман булып эшли.

...Кояш Тимбикова исемен­дәге VI әдәби премия лаурет­ларының шатлыгын уртаклашырга «Чистай шәһәре» мунципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Иванович Ксенофонтов, Чистай җирлекара үзәк китапханә директоры Ирина Анатольевна Герасимова да килде. Алар лауреатларга дипломнар тапшырдылар, киләчәктә дә иҗат уңышлары теләделәр. «Сез шәһәребезнең йөзек кашлары, кешеләргә рухи азык өләшәсез, матурлык, яхшылык, мәрхәмәтлелек үрнәге күрсәтәсез. Шундый самими, ак күңелле, талантлы якташларыбыз белән без ихластан горурланабыз», – дип Михаил Иванович җирле шагыйрьләребезгә ихтирамын, хөрмәтен белдерде.

Таңсылу Шәйхетдинова, Николай Горелов, Инсаф Гайнуллин башкаруында яңгыраган җырлар исә тантанага дәрт, ямь өстәде. 5 номерлы мәктәп укучылары Ләйсән Хәмәтгалиева, Зәмирә Ибраһимова, Илнара Камалова исә бик дәртләнеп Розалия Шәйхетдинованың шигырьләрен укыдылар. Сабыйлар авызыннан яңгыраган шигырьләр исә күңелләргә үзгә бер рәхәтлек, җылылык, яктылык өстәде...

 

Кояш Тимбикова исемендәге әдәби премия лауреатлары

Беренче әдәби премиягә

2007 елда – шагыйрьләр Хәйдәр Гатин һәм Николай Нарсеев,

2010 елда – язучы Фоат Хәсәнов һәм журналист Лена Щенникова,

2012 елда – язучы Рәшит Хисми, шагыйрь Рифкать Гардиев,

2014 елда – Татарстанның атказанган укытучысы, шәһәрнең Мактаулы гражданины Нина Харитонова һәм журналист, шагыйрь Инсаф Гайнулла,

2016 елда – шагыйрьләр Ольга Полторецкая, Роза Сафина, Миңзифа Әхмәтшина, Дамирә Максимова,

2022 елда шагыйрьләр Розалия Шәйхетдинова һәм Владимир Белов лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев