Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташларыбыз иҗаты

...

 Әниләрнең кадерен белегез

Әннә, әни, әнкәй бәгърем,

Шул сүз белән телләр ачыла.

Әнием дип, кочагына сыенып,

Утырасым килә хәзер дә.

 

Әни кочагының җылылыгы

Оныттырган барлык борчуны.

Аның кебек яратучы юк һәм булмас –

Аңлау кирәк менә шушыны!

 

Үзем әни, әби булдым күптән,

Балалар бар, үсте оныклар.

Син мәңгегә истә, әни, минем

Җылы карашыңны онытмам.

 

Әнием кебек изге теләк белән

Каршы алам аткан таңнарны.

Улларыма бәхет телим мин дә,

Балалар соң безне аңлармы?!

 

Яшьлек белән без дә күп нәрсәне

Нык соңарып кына барладык.

Балаларны сөеп үстергәндә генә

Төптән ана мәхәббәтен аңладым.

 

Бала өчен җаны фида булган

Әниләрдә иң саф йөрәктер.

Соңармыйча алар исән чакта

Кадерләрен белү кирәктер.

 

Ана йөрәгенә күп кирәкми

Аңа шатлык кайту хәбәрең.

Бик сагындым диеп, кочакла да,

Чын күңелдән белеш хәлләрен.

 

Агымсудай яшьлек бик тиз узар,

Әниләр дә түгел үлемсез.

Барча балаларга теләк: әниләрнең

Исән чакта кадерен белегез!

Фәүзия Мингалеева

 

Муллы сәләт иясе...

(Нарат- Елга авылы мәдәният йортының режиссеры Ләйсирә ханым Җамалетдинованың юбилеена)

 

...Тик бер генә карадың син миңа,

Шул кадәрле якын тоелдың...

Кайсы чишмәләрнең суын эчтең?

Кайсы елгаларда коендың?

 

Бер кызганмый, муллап биргән сиңа

Табигатьнең барлык сәләтен:

Чибәрлек тә, әдәп-сылулык та,

Бар булганын биргән сәләтнең.

 

Җаннар хушлык ала җырларыңнан,

Әйтеп, аңлатылмас нур килә...

Шуны да бит, бик тә белеп биргән!

Бары сиңа биргән, Ләйсирә...

 

Сәләтлеккә өстәп биргән сәләт,

Уңганлык та, тырыш-булганлык.

Кыз-улларың җәмәгатьлек күрке...

Сабый-оныкларың - булганлык!

 

Язып, әйтеп кенә түгел бетерерлек

Син тормышта кылган гамәлне...

Әле-әле синең тырышлыкка

Һушлар калыр җире Галәмнең!. .

 

Саулык, шатлык килә булсын сиңа!

Сокланыплар калып баш иям!

Яшәешкә һәрчак нурлык өстәп,

Яшьнәп, сылу яшә, Ләйсирәү!!!

 

Көзге хисләр...

Шаулы яз да үтте инде күптән,

Җәй дә сизелми дә... югалды...

Көз килүе, көтмәгәндәй булды...

Табигать тә көзгә уралды.

 

Көзләр төсен алып, чибәрләнде

Агач, куаклары авылның.

Шушы ямьне әгәр сакламасам,

Бу хисләрне кайдан алырмын?. .

 

Хисләремне бүлеп,

тик бер карап уздың,

Дулкын-ташкын тойды күңелем...

Дөнья күргән инде!.. Әлегәчә,

Куркак түгел идем – түгелен...

 

Әмма, синең, шушы карашыңның

Серле упкынында сүрелдем...

 

...Гомер юлын узып барам,

Ялгышларга абынып...

Уза инде, ятим гомер,

Тик бер сиңа табынып...

 

* * *

Кама ярларыннан эзлим сине,

Дулкын өсләрендә күләгәң...

Мәхәббәтне юк диюче булса?

Андый кеше сине күрмәгән!. .

(Кадыйр Сибгатуллин)

 

Күңел сине уйлый!

Күзләреңнең нуры - йөрәгемә туры,

Уктай булып килеп кадалды...

Шул мизгелдән алып,

бәйләп торган «калып»

Әйтерсең лә эреп, таралды...

Нидер бәйләп торган,

шашкын, ашкын күңел,

Азатлыгын тоеп, кинәнде,

сине генә уйлап,

Шашып сөйгән күңел,

бәгыремне әйдәп юнәлде.

Шуннан инде алып,

җанга дулкын салып,

Сине сөю хисе ташына.

Гел каршылык тоймый,

Күңел сине уйлый!

Бары сиңа гына ашкына!

 

БУЛСЫН!

Булганнарның һәрчак була диләр,

Әйдә, булганнарга сөеник.

Була бирсен гел иминлек җирдә,

Көнләшүләр кылсын көенеч...

 

Була бирсен, сөенечләр иңсен,

Һәр адәмнең һәрбер көненә!

Яхшылыкка, матурлыкка җирдә,

Каршы булыр микән кем генә ?. .

 

Уй- фикерләр, карашларың синең, -

Матур, якты була күрсеннәр!

Шуңа каршыларның мескен хәле,

Урын тапмый җирдә - сүнсеннәр...

 

Булсын, булсын! Һәрчак нурлы булсын,

Җирне сөеп тусын һәр адәм!

Аллаһыдан, кабуллыклар тоеп,

Адәм җирдә кылсын һәр гамәл!. .

 

Булсын, булсын, күңелләр дә тулсын,

Һушлыклардан тулып, ташынып.

Мәхәббәтләр мәхәббәтле булсын,

Дәрьялардай ташып, шашынып!

 

Дөнья шулай гел сөюдән торсын,

Аллаһыдан язган гамәлдер!

Мәхәббәттән генә бу дөньяга

Сөю яулап туган - адәмдер!. .

 

Гомерең дә матур - үрнәк булсын!

Мәңге җирдә төзе, кыл гамәл!

Гениальный адәм яши диеп,

Сокланыплар торсын киң галәм!. .

 

Эләктереп калыйк!

( Дустым Рамил Сибгатуллинга. )

Әйдә, дустым, ал да гармуныңны,

Җырлар җырлап, урам әйләник.

Нишләп әле бездән башка

шаулый?. .

Шул талларга килеп бәйләник...

Нишләп әле, бүген талгын җилкәй,

Без көтмәгән яктан искәли?

 

 

Хәтер- тарих олыгайган саен

Әнә шулай искә төшкәли...

 

Нишләп әле?. .

Нигә, нишләп әле? Әнә дөнья

Итә үз хәлен. Бу дөньякай,

Могҗизалар кылып,

Үзе яши, белеп, үз мәлен...

 

... Хәле-хәлдер инде дөньякайның.

Тик безнең дә, хәлне аңласын,

Әшәкелек кагылмасын безгә,

Ямьлек өстәп, җирне пакьләсен!

 

Сөйкемлелек, матурлыктан-матур,

Яшәештә туар көнкәйләр.

Матур булып, яшәвебезне теләп,

Туганда ук теләк иткәннәр.

 

Туганда ук язган Китап – өстән:

Ялгышлыкка диеп, борылма!. .

Һәммәбезгә, әнә шулай туган, –

Бу дөньякай шулай корылган...

 

Әйдә әле, бер әйләник кабат,

Әйләнепләр кайтып яшьлеккә.

Кайда соң ул?.. Эзләп табу читен,

Эзли калсаң, шушы яшьлек тә.

 

Кайда соң ул?..

Әй, бәйгесез яшьлек!

Сүз тыңламый кая олактың?

Әй, әткәйләр, әнкәй-бәгырькәйләр, –

Уттай янган чаклар колакның...

 

Әй, кайтасы килә бер әйләнеп,

Әткәй- әнкәй исән көннәргә.

Әрләүләре, акыл бирүләре,

Сагындыра тынсыз төннәрдә...

 

Әрләсеннәр, шелтәсеннәр иде,

Элеккечә итеп, үз итеп.

Әй, хыяллар, хыял булып кала...

Җанда гына сыкрый үз итеп...

 

Шулай икән. Әнә шулай икән

Яшәешнең гамәл кылуы.

Үткән көннәр тарих булып инде

Бары истә генә калуы...

 

...Әйдә инде, нигә туктап калдың?

Әнә лә бит, үтте йөгереп...

Эләктереп калыйк шул яшьлекне,

Йөремәсен кеше көлдереп...

Тәбрис Гыймалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев