Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташ шагыйрәбез Каргалы гимназиясендә кунакта

Күптән түгел безнең гимназиядә әдәби-музыкаль кичә булып узды. Ерак араларны якын итеп якташ язучыбыз Миңзифа апа Әхмәтшина безгә кунакка килде.

Миңзифа апа Әхмәтшина иҗаты белән без даими танышып торабыз. Аның язган шигырьләрен, җырларын өйрәнәбез. Районыбыздан шундый талант чыгу белән ихластан горурланабыз! Ә үзе белән якыннан аралашкач, бездә горурлык хисе икеләтә артты.

Кичәдә ул үзе дә бик матур итеп шигырьләрен укыды. Шигырьләр язу белән беррәттән, ул бик матур итеп җырлый да икән әле. Ул шигырьләрен укыганда, җырлаганда залда шылт иткән тавыш та ишетелмәде. Җырларын да, шигырьләрен дә бик яратып, сокланып тыңладык.

Миңзифа Хәйретдин кызы безнең гимназия музеена бүләкләр дә алып килгән. Барысы өчен дә аңа ихластан рәхмәт.

Без дә үз чиратыбызда ул язган шигырләрьне укыдык. Бу кичә һәммәбезнең күңеленә хуш килде. Яңадан-яңа очрашулар, иҗатында яңа уңышлар теләп, якташ шагыйрәбезне кул чабып озатып калдык.

Альбина Хәйруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев