Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр

Республика судларында беренче яртыеллыкта 564 мең эш тикшерелгән.

Татарстан Республикасы район (шәһәр) судлары рәисләренең киңәшмәсе агымдагы елның беренче яртыеллыгында эшкә йомгак ясауга багышланган иде.

Анда казанышлар, җитешсез лекләр һәм статистика турында сөйләделәр. Коронавирус инфекциясе белән бәйле эшләр категориясе һаман да актуаль булып кала.

Республика кунакларын каршы алганда тарих белән таныштырдылар. «Чистай» мәдәни үзәге холлында Чистайның 240 еллыгы хөрмәтенә күргәзмә җәелдерелде.

Тантаналы сәламләүдән соң, рәсми сөйләшү булды. Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов судьяларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Үзенең докладында ул шәһәр тарихы, район икътисады турында сөйләде.

– Безнең районда 58800 төрле милләт кешесе: татарлар, руслар, чувашлар, башкортлар, мордвалар, украиннар һәм башкалар яши. 2016 елдан тулай территориаль продукт 17,2 миллиард сумнан 23,3 миллиард сумга кадәр артты, – дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич.

Киңәшмәдә ирешелгән казанышлар, җитешсезлекләр һәм статистика турында сөйләштеләр. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында респуб лика судлары тарафыннан 564 мең эш һәм материал каралган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 15 процентка күбрәк. Көн тәртибендә элеккечә коронавирус белән бәйле эшләр категориясе актуаль булып кала. Ярты ел эчендә шундый 96 мең эш каралган, 87 мең кеше административ җәзага тартылган.

– Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары нигезендә, 5 августка судлар тарафыннан шушы вакыт эчендә төзелгән барлык беркетмәләрнең 91 проценты тикшерелгән. Шул ук вакытта 24 меңнән артык материал әле каралмаган, – дип ачыклык кертте Татарстан Рес публикасы Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев.

Югары Суд рәисе республика ның суд системасын цифрлаштыруга аерым игътибар бирде, кадрлар сайлау мәсьәләләренә кагылды.

– Без җәмгыять алдында дәүләттә гамәлдә булган хокукларны һәм ирекләрне, законлылык һәм тәртипне үтәү гарантияләре дәрәҗәсе өчен җаваплылык тотуыбызны истә тотарга тиешбез, – дип тәмамлады чыгышын Илгиз Идрис улы.

Йомгаклау киңәшмәсен суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов һәм Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин дәвам иттеләр.

Темаларның берсе – җәмәгать судьялары бинасын капиталь ремонтлау булды. Чистайда ул инде төгәлләнде.

– Җәмәгать судьялары күчкән бина – шәһәр судының элеккеге бинасы. Ул муниципаль милектә иде. Район башлыгы ярдәме белән ул министрлыкка бушлай файдалануга тапшырылды. Республикада җәмәгать судьяларының 4 бинасында капиталь ремонт дәвам итә, анда 9 участок урнашкан. Ел ахырына кадәр барысын да төгәлләргә планлаштырабыз, – диде Рөстәм Заһидуллин.

Алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү күңелле чигенеш булды. Ә яңа билгеләнгән судьяларга Россия Федерациясе Президенты имзалаган танык лыклар тапшырылды.

Белешмә

Чистай шәһәр суды рәисе урынбасары Валерий Арсентьев II дәрәҗә «Тырышлык өчен» билгесе белән бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсенең уртак Мактау грамотасына Чистай шәһәр судының суд утырышы сәркатибе Юлия Алякина лаек булды.

Чистай суд районы буенча 4нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы Радик Кәримов Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев