Иң яхшы артистлар үз иҗатларын бүләк иттеләр
«Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время – Безнең заман» фестивальләре җиңүчеләре һәм лауреатлары концерты Скарятинский бакчасында узды.
Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар иң яхшы иҗади коллективларның, сольный башкаручыларның иҗатлары белән хозурланырга дип Скарятин бакчасына җыелдылар.
Бирегә килүчеләрнең барысын да район башлыгы Дмитрий Иванов һәм ТР Президенты каршындагы мәдәниятны үстерүгә ярдәм Фондының башкарма директоры Нурия Хашимова сәламләде.
– Бүген без үзенең 20 елдан артык тарихы булган фестиваль концертына җыелдык. Аны оештыручылар булып чистайлылар торуы аеруча күңелле, чөнки нәкь менә шушы предприятие «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең иганәчесе булды һәм шулай булып кала да... Быел безнең яраткан шәһәребезгә 240 ел тулды һәм шуңа күрә гала-концерт формасында бүләк алу аеруча күңелле. Мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, фестивальне оештыручыларга зур рәхмәтле. Без барлык кунакларны, фестивальдә катнашучыларны сәламләүгә бик шат, – диде Дмитрий Иванов.
Дмитрий Алексеевич «Созвездие-Йолдызлык» матурлык һәм талант республика фестиваль хәрәкәтенең генераль директоры Дмитрий Тумановка республика фестиваль хәрәкәтендә һөнәрилеге, үз эшенә бирелгәнлеге һәм ныклы хезмәттәшлеге өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
– Сәхнәдә иң яхшы башкаручылар һәм иҗади коллективлар арасында сезнең якташларыгыз да бар. Сезнең район җитәкчелегенә, аның халкына талантларны үстергәннәре өчен зур рәхмәт белдерәсе, аларга ныклы сәламәтлек, уңышлар телисе килә! – дип мөрәҗәгать итте Нурия Миңнеәхмәт кызы.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән әлеге тур туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Катнашучылар һәм иҗат коллетивлары җырлар һәм биюләр аша төрле халыкларның культуралары һәм традицияләре турында сөйләделәр, аларның күп төрле булуларын һәм милли көнкүрешләрен күрсәтә алдылар.
«Созвездие-Йолдызлык» проекты – безнең педагогларыбызның тырыш хезмәтләре җимеше, шулай ук бар республикабызның саллы хезмәте. Ул ЮНЕСКО ярдәмендә үтә. Бу исә Татарстанның күпмилләтле культурасы Россия Федерациясенең матди булмаган рухи мирасы булып танылуы турында сөйли. Үз вакытында әлеге фестиваль Чистай предприятиесе җитәкчесе Владимир Иванович Зайцев ярдәме белән башланып китте. Шуңа күрә без Чистайга килмичә булдыра алмадык. Без ике фестивальнең лауреатларын һәм җиңүчеләрен генә түгел, ГИТИСның, Казан дәүләт консерваториясенең, Казан шәһәрендәге музыка һәм театр училищесының иң яхшы студентларын һәм чыгарылыш укучыларын да алып килдек. Биредә Айдар Сөләйманов, Владимир Шнитко, Михаил Урецкий кебек танылган артистлар һәм безнең республиканың иң яхшы талантлары бар, – дип сөйләде Дмитий Туманов.
– Бу зур вакыйга, шуңа күрә төрле шәһәрләргә килгәндә, без бар белемебезне, тырышлыгыбызны эшкә җиңәбез. Безнең тамашачылар бәхетле булса, бу безнең өчен искиткеч зур шатлык. Биредә зур синтез үтә, без очрашабыз, аралашабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Миңа калса, бу безнең өчен зур мәктәп, буыннарның менә дигән дәвамчанлыгы. Безнең чыгышларны күзәткән балалар белем алалар һәм зур артистлар булып җитешәләр. Моңардан тыш, биредә төрле культуралар яши, бу исә барысын да берләштерә, һәркем нәрсә дә булса яңаны өйрәнә башлый, – дип танылган артист, вокаль мәктәбе җитәкчесе Владимир Шнитко үз тәэсирләре белән уртаклашты.
Иң яхшы проектларны тәэмин итүчеләр арасында чистайлылар да булды. Алар фестивальнең төрле номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар һәм призлы урыннар яуладылар. Болар – «Балачак ритмнары» бию коллективы, Катерина Баранова, Чистай үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре. Алар шулай ук үзләренә җиңү китергән иҗат номерларын күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев