Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Иң мөһиме – бер-береңә ышану»

Татьяна һәм Александр Шартовлар «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар өчен йорт-интернатта яшиләр. Аларның гаиләсе 7 ел элек барлыкка килә.

Сез язмышка ышанасызмы? Язма геройларыбыз Александр һәм Татьяна һич икеләнмичә безне язмыш кавыштырды, диләр.

Ирле-хатынлы Шартовлар «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар өчен йорт-интернатта яшиләр, алар шунда танышканнар һәм өйләнешкәннәр. Аларның нык һәм тату гаилә сенә быел июль аенда 7 ел тула.

Бәхетле гаилә тормышы серләрен алар укучылары бызга да җиткерделәр. Танышу ларының беренче көннәрен Александр да, Татьяна да яхшы хәтерлиләр.

– «Юлдаш»та мин 2009 елдан бирле яшим. Татьяна психоневрология интернатыннан безнең яныбызга 2014 елда күчеп килде. Аның белән без уртак дус тыбыз Антон ярдәмендә таныштык. Таня миңа шунда ук ошады. Без аның белән өч айга якын очраштык. Мондый кызны кулдан ычкындырырга ярамый дип аңлау өчен шушы вакыт җитте. Ул чакта мин, ир-ат буларак, барысын да үз кулыма алдым: романтик кичке аш оештырдым, үз бүлмәмә кунакка чакырдым һәм тәкъдим ясадым, – дип сөйли Александр Шартов.

– Ә сез шунда ук Александр га кияүгә чыгарга ризалаштыгызмы? – дип Татьянадан кызыксынам.

– Кияүгә чыгарга тәкъдим ясау минем өчен көтелмәгән, әмма күңелле вакыйга булды, – дип елмая Татьяна. – Әлбәттә, мин бер минут та уйлап тормадым, «әйе» дип җавап бирдем һәм бер дә үкенмәдем. Мин бит Сашага беренче күрүдә үк гашыйк булдым һәм очрашкан, аралашкан вакытта минем аңа карата булган хисләрем ныгыды гына. Мин аның үземә тиң кеше булуын аңладым. Психоневрология интернатында яшәгәндә, мин һәр төнне тәрәзәгә карап, кияүгә чы гуымны теләр өчен, йолдызлар яңгырын көтә идем. Иң зур хыялым тормышка ашты: мин чын ир-егеткә кияүгә чыктым һәм бәхетлемен!

Өйләнешергә теләүләрен йорт-интернат җитәкчелеге дә хуплаган. Ул барлык оештыру мәсьәләләрен үз өстенә алган, туй уздырырга шәһәр инвалидлар җәмгыяте әгъзалары да ярдәм иткән. Шул вакыттан бирле Шартовлар тәүлек әйләнәсе диярлек бергә.

– Күпләр еш кына һәрвакыт бергә булу туйдырмыймы дип сорыйлар. Мин юк дип җавап бирәм. Һәрберебезнең үз шө гыле бар. Яраткан эшләребез белән шөгыльләнгәндә, без бер-беребезгә комачауламыйбыз. Әлбәттә, теләсә кайсы гаиләдәге кебек, без дә әрләшәбез. Әмма бик тиз дуслашабыз, бер-беребезгә якын килү юлларын табарга өйрәндек, – ди Александр.

– Без икебез дә бер-беребезгә карата озак ачу сакламыйбыз, – ди теманы дәвам итеп Тать яна. – Бәхәсле мәсьәләләрне тиз хәл итәбез. Кайчагында әрләшкәндә, Саша янына киләм дә, аны кочаклап алам, башыннан сыйпыйм…

Гаиләне тагын да ныграк итәргә Шартовларга уртак мавыгулары булыша. Алар йорт-интернатның җәмәгать тормышында актив катнашалар. Һәм алай гына да түгел. Александр һәм Татьяна «Юлдаш» диварларыннан читтә үткәрелгән төрле мәдәни чараларда да бик теләп катнашалар. Кирәк икән Шартовлар бал биюен дә башкаралар, юмористик чыгыш та әзерлиләр... Барысын да: сценарий, репертуар, костюмнарны да бергә уйлап табалар.

Тагын Александр Шартов – кул көрәше һәм пауэрлифтинг буенча күп тапкырлар респуб лика дәрәҗәсендәге чемпион. Аңа, Чистай районының атказанган инваспортчысы буларак, 2013 елда Универсиада утын тапшыруда катнашу хокукы бирелә. Александр яхшы җырлый, муниципаль һәм рес публика конкурсларында катнаша, җыр осталыгы буенча берничә тапкыр диплом һәм грамота белән бүләкләнгән. Барлык чараларда да аны сөйгән яры озата йөри.

– Мин Сашаның беренче тыңлаучысы һәм тамашачысы. Ул нинди дә булса конкурска әзерләнгәндә, аңа кулымнан килгәнчә ярдәм итәм, кирәк булса, тыңлыйм, киңәшләр бирәм. Менә шулай, бер-беребезгә ярдәм итеп, бер-беребезне кайгыртып, яратып, аңлап һәм хөрмәт итеп яшибез, – ди Татьяна.

– Сезнеңчә, тату һәм нык гаиләнең төп сере нәрсәдә? – дип әңгәмәдәшләремнән сорыйм.

Беренче булып Александр җавап бирергә булды.

– Минемчә, бер-береңә ышануда, бер-береңне тыңлый һәм ишетә белүдә, алдаш мауда, икенче яртыңның фикерен хөрмәт итә белүдә –болардан башка нык гаилә төзеп булмый. Үз гаиләңә чит кешеләрне кертергә ярамый, ятлар сүзләренә түгел, ә үз йөрәгеңә колак салырга кирәк. Бергә яши башлаганда шундый «киңәшчеләр» дә булды.

 

Мин аларга: «Минем гаиләм, ничек яшәргә кирәклеген үзем беләм!» – дип җавап бирә идем. – Һәм, әлбәттә, боларның барысы да ир белән хатынның бер-берсенә булган мәхәббәте белән үрелеп барырга тиеш, – дип нәтиҗә ясады гаилә башлыгы.

Ә Татьяна ирен игътибар белән тыңлады, елмаеп, һәр сүзен хуплап барды. Менә шундый күңелле мизгелдә әңгәмәбезне төгәлләдек. Бер сәгатькә якын сөйләштек, әмма бу вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Ә барысы да Александр белән Татьянаның менә дигән әңгәмәдәшләр булганга. Алар аралашуга ачык булдылар, сорауларыма ихлас җавап бирделәр, һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Ә тагын, бу гаиләгә карап, мин чираттагы тапкыр бер-берсен яратучылар өчен сәламәтлекләрендәге чикләүләрнең комачауламавына инандым.

 

Фикер

Елена Малолеткова, «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар өчен Чистай йорт-интернатының бүлек мөдире:

– Безнең «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар өчен йорт-интернатта шундый гаилә пары яшәвенә бик шатбыз. Саша – чын гаилә башлыгы, җаваплы һәм ышанычлы кеше. Татьяна аңа тулысынча ышана, аңа колак сала. Алар бөтен җирдә дә бергә. Бер-берсен яратып, үзара аңлашып яшиләр. Александр һәм Татьянаның алда планнары күп булуы сөендерә һәм алар куелган максатларга ныклы адымнар белән баралар. Афәрин!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев