Иң ихлас котлауларны кабул итегез!
ТР Дәүләт Советы депутаты Халит Гарифуллин котлый.
Сезне ихлас күңелемнән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм! Бу безнең һәрберебез өчен иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе, без аны якыннарыбыз һәм дусларыбыз янәшәсендә үткәрәбез, аны яратып, зарыгып көтеп алабыз.
Якынлашып килүче Яңа ел сезгә бары шатлыклы хәбәрләр, иҗади омтылыш һәм перспективалар алып килсен, ә барлык проблемалар һәм авырлыклар үткән елда калсын.
Сезгә ныклы сәламәтлек, оптимизм, уңышлар, иминлек, тотрыклылык, бәхет, уңышлар телим! Сезнең өйләрегездә үзара аңлашучанлык, килешүчәнлек, җылылык һәм рәхәт мохит хөкем сөрсен. Барлык уй-хыялларыгыз, теләкләрегез тормышка ашсын, алда куелган максатларыгызга ирешергә насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев