«Җиңү диктанты» төрле яшьтәге кешеләрне һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерде
Патриотлык
«Хәтерләр өчен белергә!» Шушы шигарь астында 3 сентябрьдә берничә мең россияле һәм башка ил кешеләре «Җиңү диктанты» дип исемләнгән халыкара тарихи акциягә берләштеләр.
Чистайлылар да читтә калмады. 3нче гимназия базасында оешкан махсус мәйданчыкта укучылар, студентлар, педагог лар, җәмәгать эшлеклеләре, депутатлар, спортчылар – барлыгы 130 кеше үзләренең тарихи белемнәрен тикшерделәр.
Диктант тест рәвешендә үтте. Кәгазь бланкаларда – 25 бирем, алар барысы да тарихка, әдәбиятка, кинематографиягә, рәсем сәнгатенә кагылышлы. Алар Бөек Ватан сугышы белән тыгыз бәйләнгән. Җавапларга 45 минут вакыт бирелә. Катнашучыларның күбесе тестлаштыруны бик кыс ка вакытта үтәделәр. Данис Вәлиев шундыйларның берсе. Каргалы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы биремнәрне 23 минут эчендә эшләп бетерде. Яшүсмер сорауларның әллә ни авыр булмауларын, ә тестның мавыктыргыч булуын әйтте. Данис 25 мөмкинлектән 23 балл җыйды.
– Мин диктант турында белгәч, ике дә уйламыйча анда катнашырга булдым.Бу бик мөһим, кирәкле акция дип уйлыйм, аның максаты –кешеләрнең Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен тикшерү түгел, ә нәкъ менә безнең иле безнең каһарман үткәне турында тарихи истәлекне саклау, – дип сөйли укучы.
Акциядә катнашу тәэ сир ләре белән «Батыр» спорт комплексының тренер-укытучысы, халыкара класслы спорт мастеры Радик Камалов та бүлеште.
– Быел 20 гасырның коточкыч сугышы тәмамлануга 75 ел тулды. Әлеге Җиңү совет халкының батырлыгы, зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Безнең һәм киләчәк буынның бурычлары - моны белергә һәм истә тотарга, халкыбызның батырлыгын хөрмәт итәргә һәм бәяләргә. «Җиңү парады» нәкъ менә шуңа юнәлгән, – дип билгеләп үтте Радик Рәшит улы. Диктант өчен 3нче гимназиядә берничә кабинет бүлеп бирелгән иде. Чара бөтен санитар таләпләрне үтәп тормышка ашырылды.
– «Җиңү парады»н язарга теләүчеләрнең күп булуы безне сөендерде. Әлеге акциядә төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр кешеләре катнашты, – дип ассызыклап үтте Чистай мәйданчыгы кураторы Ирина Коновалова.
Махсус әзерлекле мәйданга килү бу патриотик акциядә катнашуның бердәнбер мөмкинлеге генә түгел. Барлык теләүчеләр дә тестлаштыруны онлайн-режимда «Җиңү диктанты» рәсми сайтында үтә алалар. Мәгариф идарәсендә ачыклауларынча, районның күпчелек өлкән сыйныф укучылары һәм педагоглары мондый мөмкинлектән файдаланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев