Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һөнәри бәрәмегез белән!

Ел саен августның икенче шимбәсендә Россиядә физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Быел ул 12 августка туры килә.

Физкультурачы көне — ул сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, ихластан спортны яратучы, энергияле кешеләр бәйрәме.

Спорт белән шөгыльләнү ныклык, хезмәт сөючәнлек, максатыңа ирешүдә ихтыяр, түземлелек һәм сабырлык кебек сыйфатлар тәрбияли. Мондый сыйфатлар бүгенге тормышта аеруча кирәк.

Физкультура һәм спортны һөнәре итеп сайлаган барлык кешеләрне бәйрәмнәре белән котлыйм, аларга ихлас рәхмәтләремне белдерәм. Сезнең максатчан, җаваплы, рухи яктан һәм физик яктан ныклы булуыгыз ярдәмендә Чистай спортчылары иң абруйлы ареналарда да танылуга ирештеләр.

Хөрмәтле спортчылар һәм тренерлар, физкультура укытучылары, спорт учреждениеләре хезмәткәрләре, спорт ветераннары һәм безнең яшь, ышанычлы спортчыларыбыз! Бәйрәм белән! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, уңышлы стартлар һәм спортта яңа үрләр яулавыгызны телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев