Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Бүген төзүчеләр көне. Әлеге бәйрәм төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Архитекторлар, проектлаучылар, ташчылар, прораблар, бизәкләүчеләр… Хәзерге заман төзелешендә сорала торган белгечлекләрне санап чыгу мөмкин дә түгел.

Хөрмәтле хезмәткәрләр һәм төзелеш тармагы ветераннары! Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!

Сез барлык төзелеш эшләренә нигез саласыз. Төзүче башкарган эшләр һәркемнең күз алдында, бу эшләрнең нәтиҗәсен бар кеше дә күрә, шуңа күрә ул аерым иҗтимагый әһәмияткә ия. Сезнең хезмәтегезнең сыйфаты — бу, барыннан да элек, кешеләрнең мул, имин, ышанычлы тормышы. Сезнең ярдәм белән кешеләр үз йортларын, үз куышларын булдыралар. Сезнең кулларыгыз белән эре инвестицион проектлар тормышка ашырыла, сәнәгать объектлары торгызыла, юллар, күперләр төзелә.

Сезгә хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, җаваплы булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Ныклы сәламәтлек, уңышлар, оптимизм һәм яңа казанышлар насыйп булсын. Сезнең эшләрегезне рәхмәт хисләре белән искә алсыннар, хезмәтегез шатлык һәм канәгатьлек, рәхәтлек хисләре китерсен!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев