Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һөнәри бәйрәмегез белән!

Чын күңелемнән автомобиль тарнспорты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм!

Көн саен безнең шәһәр һәм районыбызның автомобиль хуҗалыгы хезмәтчәннәре тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләренә хезмәт күрсәтәләр, районның гына түгел, республиканың да барлык торак пунктларын өзлексез бәйләп торалар. Кешеләр, ышанып тапшырылган йөкләр өчен зур җаваплылык, үз-үзеңне аямау кебек сыйфатлар таләп итүче әлеге хезмәт иң югары бәягә лаек.
Хәзер автотранспорттан башка тотрыклы эшне генә түгел, көндәлек тормышыбызны да күз алдына китерүе авыр. Нәкъ менә транспорт ярдәмендә без озын чакрымнарны үтә алабыз.
Автомобильче — үзенең романтикасы, традицияләре, үзенең характеры, үзен­чәлекләре булган аерым бер һөнәр. Физик һәм эмоциональ яктан күп көч, сабырлык, түземлек, игътибар сорый торган, киеренке һәм мактаулы хезмәт ул.
Хөрмәтле тармак хезмәтчәннәре һәм ветераннары! Сезгә фидакарь хезмәтегез, көнне-төнгә ялгап хезмәт итүегез, үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен зур рәхмәт.
Сезгә ныклы сәламәтлек, кәеф күтәренке­леге, яңа хезмәт үрләре, ышанычлы техника, имин юллар, хәерле сәфәрләр телибез. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, иминлек, күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек юлдаш булсын!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев