Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һөнәри бәйрәм белән!

Бүген Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Бу шәһәр һәм районны үстерүгә, төзекләндерүгә саллы өлеш кертүчеләр бәйрәме. Яхшы юллар торак пунктның тормыш сыйфатын гына түгел, ә җәяүлеләр һәм автотранспорт йөртүчеләрнең иминлек дәрәҗәсен дә күрсәтә.

Хөрмәтле тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, тырышлыгыгыз ярдәмендә безнең районда урамнар күзгә күренеп үзгәрә, трассалар ремонтлана, урам-юл челтәре объектлары, юллар һәм күперләр тәртиптә тотыла, яңа тротуарлар төзелә.

Без сезнең теләсә нинди һава шартларында фидакарь, авыр хезмәтегезне, шәһәр һәм район юлларының сыйфатын күтәрергә омтылуыгызны кадерлибез.

Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, барлык башлангычларда уңышлар, гаилә иминлеге телим. Өйләрегездә уңайлы һәм җылы булсын, һәр яңа көн шатлык һәм күңел көрлеге бүләк итсен.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев