Һава-десант гаскәрләре көне белән!
Бүген илебездә Россия Федерациясенең данлыклы традицияләре һәм бай тарихы булган Һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Гомер-гомергә «канатлы җәяүле гаскәрләр»ендә хезмәт итү катлаулы һәм җаваплы эш булды, мактаулы саналды.
Һава-десант гаскәрләре бүлекчәләре сугышчылары какшамас холыклы, бердәм һәм үзара ярдәмчел, батырлык, ныклык һәм Ватанга тугрылык үрнәге белән көчле.
Иң катлаулы шартларда, теләсә нинди сугышчан бурычларны үтәгәндә десантчылар үзләренең Россия армиясе элитасы дип аталу хокукын раслыйлар. Һәм бүген дә һава-десант гаскәрләре алдында Ватаныбызны, бөек Россияне яклау буенча җитди бурычлар тора. Алар хәрби бурычларын намус белән үтиләр, ата-бабаларыбызның данлы традицияләрен дәвам итәләр, Ватаныбызның чын патриотлары булып калалар.
Хөрмәтле сугышчы-десантчылар, запастагы хәрбиләр һәм һава-десант гаскәрләре ветераннары! Сезне бәйрәм белән котлыйм! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык, рухи күтәренкелек һәм Россиягә хезмәт итүдә уңышлар телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев