Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һава-десант гаскәрләре көне белән!

Ел саен 2 августта безнең илдә Россия Федерациясе һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә.

Бу гаскәрләр, оешканнан бирле, бик күп сугышларда һәм махсус операцияләрдә катнашалар. Безнең көннәрдә дә «канатлы җәяүле»ләр дәүләт иминлеген тәэмин итү, аның саклану сәләтен ныгыту буенча мөһим бурычларны үтиләр. Бүген һава-десант гаскәрләренең иң яхшы традицияләрен яшь десантчылар дәвам итә, алар арасында безнең район егетләре дә бар. Һәр көн алар өчен рухның ныклыгын, ихтыяр көчен һәм сабырлыкны тикшерү, батырлык мәктәбе булып тора.

Һава-десант гаскәрләренең батырлык мәктәбен үткәннәрнең барысы да алга таба да сугышчан традицияләрне, Ватанга, антка һәм сугышчан кардәшлеккә тугрылыкны саклаячаклар, үзләренең кыйммәтле тәҗрибәләрен яшь буынга тапшырачаклар дип ышанам.

Хөрмәтле хәрби хезмәткәрләр һәм һава-десант гаскәрләре ветераннары! Сезне чын күңелемнән бәйрәм белән котлыйм! Сезгә тыныч күк йөзе, бәхет һәм иминлек, нык сәламәтлек һәм күңел көрлеге телим.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев