Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр маскировкалау челтәре дога белән үрелгән: Гаделша авылында яшәүчеләр бөтенроссия хәрәкәтенә кушылдылар

...

Авылда яшәүчеләр бөтен­россия хәрәкәтенә кушылдылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен маскировкалау челтәрләре әзерли башладылар. Икенче атна рәттән алар Мәдәният йортында җыелалар, анда тамашачылар залын остаханәгә ярак­лаштырганнар. Кемдер тукыманы алып килә, кемдер аны кирәкле үлчәмдәге кисәкләргә кисә, кемдер үрә.

– Соңгы елларда без бик яхшы яшәдек. Бар нәрсә дә мулдан, җәмгыятьтә – тынычлык. Бездә халык бик тырыш, уңган, яшьләр белемгә омтыла, өлкәннәрне хөрмәт итәләр. Һәрвакыт шулай булыр төсле иде. Ләкин, ни кызганыч, борчулы, шомлы вакыт килде. Кемнеңдер балалары, әтиләре, ирләре хәзер сугышчан хәрәкәтләр бара торган зонада. Һәрберебезнең күңеле тыныч түгел. Сугыш еллары, тылдагы сугышчыларга ничек ярдәм итүләре турында әбиләребезнең сөйләгәннәре искә төшә, – дип сөйли Гаделша мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Рәхмәтуллина.

Чистайлылар маскировкалау челтәрләре ясау буенча Бөтенроссия хәрәкәтенә кушылгач, авыл хатын-кызлары тукымалар җыеп, шәһәргә җибәрделәр. Аннары авыл җирлеге башлыгы Фәрит Сабирҗанов ярдәме белән җирле мәчет остазы Мәликә Галимова җитәкчелегендә челтәрләрне үзебез үрә башладык.

– Авыл төркеменә бер белдерү җибәрү дә җитте. Беренче көнне үк 40 хатын-кыз килде. Өч сменада: иртән, төштән соң һәм кич белән 2-3әр сәгать эшлибез. Клуб хезмәткәрләре тамашачылар залында остаханә оештырырга риза булдылар. Барысын да ачык йөз белән каршы алалар, эш өчен барлык шартлар тудырырга тырышалар, – дип ачыклык кертте Әнисә Якуп кызы.

Бер атна эчендә авылда биш челтәр әзерләгәннәр. Җирле халык бу игелекле эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерә.

Авылда яшәүчеләр сугышчыларга аз гына булса да ярдәм итә алуларына сөенәләр. Алар күңел җылысын биреп һәм догалар укый-укый үрелгән челтәрләр техниканы маскировкаларга ярдәм итеп кенә калмыйча, сол­датларның күңелләрен дә җылытырлар дип өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев