Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр йортта янгын сүндергеч булырга тиеш

Янгын матди зыян китереп кенә калмыйча, кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра. Бу еш кына кинәт килеп чыга торган гадәттән тыш хәл.

Ут берничә минут эчендә гомер буе җыйган малны юк итәргә сәләтле, шуңа күрә янгын иминлеге кагыйдәләре һәм аны сүндерү чаралары турында һәрвакыт истә тотарга кирәк.

– Янгын чыккан вакытта, әлбәттә, янгын сүндерүчеләргә шалтыратырга кирәк. Шуны истә тоту зарур: янгынның беренче 10-15 минуты аеруча мөһим санала. Бу вакытта, янгын зур булмаса, аны янгын сүндергеч ярдәмендә сүндерергә мөмкин, шуңа күрә һәр йортта яки офиста ул булырга тиеш. Янгын сүндергеч ут чыгу һәм таралу куркынычын киметергә мөмкин, – дип сөйли Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.

Белгеч сүзләренә караганда, торак йортта мәҗбүри рәвештә берничә янгын сүндергеч булырга тиеш, алар кирәкле вакытта билгеләнгән максат буенча кулланылырга мөмкин. Янгын сүндергечләрнең төп аермасы кулланыла торган ут сүндерү чарасында. Өй шартлары өчен белгечләр порошок, һава-күбек һәм углекислоталы янгын сүндергечләрне кулланырга киңәш итәләр.

Һәр янгын сүндерү җайланмасында җентекле күрсәтмә һәм аны куллану кагыйдәләре була. Әмма янгын сүндерү җайланмасыннан файдаланыр алдыннан аларны барысы да игътибар белән укый һәм өйрәнә дип әйтеп булмый.

– Гадәттә, бу белемнәргә ихтыяҗ янгын вакытында килеп чыга, әмма ул чакта бу кагыйдәләрне өйрәнергә вакыт юк инде, шуңа күрә янгын сүндергечне сатып алганнан соң ук аннан файдалану кагыйдәләре белән танышырга киңәш итәбез, – ди Руслан Рамил улы.

Янгын сүндерүчеләр янгын сүндергеч ярдәмендә утны җиңә алмаган очракта, бинадан чыгып китәргә һәм 01 яки 101 телефон номеры буенча шалтыратырга кирәк булуын искәртәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев