Һәр эшләнмәдә күңел җылысы
Валентина Штягина үз тормышын тегүдән башка күз алдына китерә алмый.
Валентина Викторовна Штягина үз куллары белән өендә әкият тудыра. Аның бүлмәсендә озын колаклы куяннар, урман иясе, керпе һәм үрдәкләр яши... Әлбәттә, сүз безнең героинябыз үз куллары белән теккән йомшак уенчыклар турында бара. Шкафыннан ул кирәкмәгән джинс тукымадан тегелгән сумкалар чыгарды, хәзерге вакытта башмаклар тегә.
Балалар әкиятләре бит ләрен нән төшкән сыман аның кызыклы уенчыкларын сәгатьләр буе карарга мөмкин. Валентина Штягина аларны флис, мех, йон җепләрдән тегә. Гардероб һәм йөз үзенчәлекләре вак-төяк нәрсәләргә кадәр уйланылган: бер курчакта джинс эшләпә, икенчесендә фатиннан итәк, ә күзләрендә кечкенә күзлек. Оста ханымга фурнитураны һәм башка материалларны кызы сайларга булыша, ә яңа идеяләргә оныклары рухландыра.
– Мин аларга һәрвакыт бүләкләр җибәрәм. Кыз оныкларыма матур сумкалар ошый, ә кече оныгым уенчыклар ярата. Бервакыт безгә кунакка килде дә, озын колаклы куянны күрде һәм миңа да шундый кирәк, диде. Кирәк икән, тегәм! – ди елмаеп әңгәмәдәшем.
Процесс гади эштән башлана: Валентина Викторовна тукыманы җәеп сала, үлчәмнәрне ала һәм эшкә керешә. Аның төп ярдәмчесе – тегү машинасы. Заманча хуҗабикәне күптән түгел сатып алган, элек аяк белән басып эшли торганы булган.
– Үземне хәтерләгәннән бирле тегәм. Мин 17нче мәктәптә укыдым, хезмәт дәресеннән укытучыбыз Раиса Александровна Хаерова бик яхшы иде. Гомумән, бу безнең гаиләдән килә. Минем ир туганым бик яхшы, хәтта миннән дә яхшырак тегә иде. Шунысы кызык, беребез дә моңа махсус укымадык. Хәзер мин уенчыклар гына түгел, кием, урын-җир кирәк яраклары, аш бүлмәсендә кирәк булган әйберләрне үзем, кызым һәм танышларым өчен тегәм. Процесс озакка сузыла, чөнки мин өлгеләрдән файдаланмыйм, – ди оста хатын-кыз.
Валентина Штягинаның мавыгуы дөньяны бераз гүзәлрәк итәргә мөмкинлек бирә. Аның беренче җитди заказы яшьлегендә була. Дус кызы кияүгә чыкканда аның өчен туй күлмәге тегеп бирүен үтенә. Озак вакытны алган һәм зур тырышлык таләп иткән хезмәт нәтиҗәсендә менә дигән күлмәк килеп чыга.
– Хәзер үземә генә түгел, кызыма да кием тегәм. Аннан еш кына эшендә кайдан күлмәк сатып алдың дип сорыйлар. Бу аңлашыла да, чөнки ул үзенчәлекле килеп чыга, башка беркемдә дә юк.
– Үз брендыгызга нигез салырга теләгегез бармы? – дип әңгәмәдәшемнән кызыксынам.
– Дөресен генә әйткәндә, бу хакта уйланганым юк. Идея үзеннән-үзе барлыкка килә. Нәрсәнедер интернеттан карыйм, нәрсәнедер үзем уйлап табам. Күпме кием модельләрен теккәнемне санаганым юк. Ә вак-төяк ремонт турында бөтенләй әйтеп тормыйм. Танышларым еш кына чалбарны кыскартып, молнияне алыштырып бирүемне сорыйлар. Бу минем өчен авыр түгел, күңелгә рәхәтлек китерә.
– Мондый мавыгуны төп һөнәр белән ничек аралаштырып барасыз?
– Хәзер мин лаеклы ялда. Элек һөнәрләрем күп иде, ләкин кул эшләре өчен дә вакыт һәрвакыт табыла иде. Мин шәһәрара станциядә телефонистка булып та эшләдем. Аннары Ульяновск шәһәренә киттем, башня краны машинисты булдым. Хәтта анда да тегәргә вакыт таба идем. Чистайга кайткач, су каналына җыештыручы булып эшкә урнаштым. Ә бераз соңрак минем мавыгуым яңа эштәге вазифаларыма туры килде. Балалар бакчасына кастелянша булып урнаштым, балаларга киемнәр тектем.
– Бу мавыгуыгыздан арыган чакларыгыз буламы?
– Юк. Олыгая барган саен бу эшемне ташлармын дип уйлаган идем. Күз күреме начарая, арка авырта... Әмма нәтиҗәдә тагын да күбрәк тегә башладым.
Валентина Штягина иҗат чишмәсе саекмавына гаиләсе ярдәм итә дип саный. Аның идеяләрен ире һәрвакыт хуп лый һәм бәяли, балалар уңышлары белән куандыра.
– Миндә алар өчәү. Кызым көллияттә укыта, үз салоны да бар. Уртанчы улым инженер-юл салучы, кечесе хәрби водолаз. Ирем дә яхшы. Шуңа күрә иҗат белән шөгыльләнергә һәм үз эшләрем аша кешеләрдә яхшы кәеф тудырырга теләгем бар, – дип йомгак ясады әңгәмәдәшем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев