Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Һәр бәйрәмгә – билгеле чәчәкләр»

Флорист Троица бәйрәменә храмны ничек бизәргә кирәклеге хакында сөйләде

Троица бәйрәме алдыннан якшәмбе мәктәбендә храмны чәчәкләр белән бизәү буенча мастер-класслар булып узды.

Залларның берсенә храм өлкәсендә һөнәри флорист Юлия Цыганкованы каршы алырга дип хатын-кызлар җыелды.

– Мин 2006 елда флорист булып эшли башладым. Ул вакытта минем үземнең сәүдә нокталарым бар иде инде. Бервакыт мин товар сатып ала торган кешеләр зур чәчәк кибете ачтылар һәм мине флористика бүлеген җитәкләргә чакырдылар. Мин ризалаштым. Бу вакытта бездә, Саратовта, Кирилл һәм Мефодий хөрмәтенә храм төзелә иде. Минем эш бирүчеләрем аны бизәргә заказ алдылар. Мин дә өйрәнә башладым, – дип уй-тәэсирләре белән уртаклаша Юлия Ивановна. – Минем храм флорис­тикасына юлым Кирилл атакай ярдәмендә башланды, шул ук вакытта мин төрле храмнарда үтүче дини гыйбадәтләрне карый башлаган идем. Башта храмнарны бәйрәмнәргә әзерләүдәге нечкәлекләрне аңларга авыр булды. Мәсәлән, ни өчен храмны бәйрәмгә бер көн алдан әзерләргә тиешбез? Ни өчен теге яки бу бәйрәмдә билгеле бер төс кулланыла? Бу яктан миңа җиңелрәк булды, минем флористика буенча белемнәрем бар иде: төсләрне дөрес итеп эшкәртә, җыя һәм әзерли белә идем.

Троица – барлык төсләрдә дә бизәү рөхсәт ителә торган бердәнбер бәйрәм. Бүген өстәлдә төрле төстәге пионнар, ачык төстәге хризантемалар, нәфис лилияләр һәм абага яфраклары бар. Флористика белән танышкач, хатын-кызлар бердәм булып эшкә дә керештеләр.

– Башта күпләп чәчәкләрне кую урыны әзерлибез. Моның өчен су белән чылатылган махсус губка кирәк. Ул безнең чәчәк бәйләмебезнең нигезе булачак. Губканың бер кисәген алабыз һәм суга салып бер минут тотабыз. Тулысынча суны сеңдереп бетерүен көтәбез. Чәчәкләр урынын яннарыннан җиңел генә кисәбез һәм пленкага урыйбыз.

Аннары иконаны юешләтмәс өчен, аңа ян-яктан пленканы беркетәбез. Абага чәчәген һәм чәчәкләр әзерлибез, аны пөхтә итеп сабакларыннан кисәбез, әзерләнгән урынга куябыз. Иконалардан тыш шәм куя торган урыннар да әзерләргә мөмкин, – дип ачыклык кертә Юлия Цыганова. – Хәзер руханиның шәмнәрен бизәргә керешәбез. Аны каен ботаклары, хризантемалар, лилияләр белән бизәклибез, лента белән бәйлибез.

Барысы да әзер булгач, без ясау остасы белән аралаштык, кайбер үзенчәлекләрен белдек.

– Эшкә төп таләпләр турында сөйләгез әле. Кайсы үсемлекләрне сайлап алу яхшырак?

– Төп таләпләр – эшкә әзер­лән­гән яхшы чәчәк. Бизәкләү өчен аны клумбадан алуга композиция өчен файдаланырга ярамый, иң элек вазага куйгач ныклыгын сынарга кирәк. Вазада нык сакланучы гади үсемлекләр – болар ромашкалар, күкчәчәкләр, хризантемалар. Әгәр ромашканың сабагын өзеп алганнан соң ук кайнар су белән коендырсаң, чәчәкләр урынында ул 5 көн тора.

Һәр бәйрәмдә билгеле бер чәчәкләр булу кирәк. Мәсәлән, Раштуада ак төс өстенлек итәргә тиеш, ә Пасхада – кызыл төс. Нарат ылысы белән кыш көне, ә җәен ачык төсләр белән бизәргә кирәк.

– Эш өчен флористның нәрсәсе булырга тиеш?

– Тукыма тасмасы, пычагы, йомшак сабакларны кисү өчен секатор һәм үткен кайчылар булу шарт.

– Эш кораллары озак вакыт хезмәт итсен өчен, аларны ничек тәртиптә тотарга?

– Һәр үсемлекнең согы була. Инструмент күгәрмәсен һәм чүп тулмасын өчен һәр бизәүдән соң аңа теләсә нинди май сиптерергә, салфетка белән сөртергә кирәк. Шулай булганда ул 10 ел саклана.

Үзләренең уй-тәэсирләре белән килгән кунаклар да уртак­лашты. Кайберләре өчен бу беренче эш тәҗрибәсе булды.

– Юлия Ивановнага барыбыз өчен дә кызыклы һәм кирәк булган нәрсәләр белән таныштырганы өчен ихластан рәхмәт әйтәсем килә. Минем өчен болар барысы да: төсләрне аралаштыру һәм иконаларны дин буенча бизәү яңалык булды. Мондый очрашулар безгә бик кирәк, – дип билгеләп үтте храмда җырлаучы Татьяна Дубровина.

– Мин беркайчан да мондый мастер-класста булмадым, чәчәкләрдән күпме нәрсәләр ясап булуын белү минем өчен яңалык булды! – дип тәэсирләре белән уртаклашты «Умиление» храмына йөрүче Арина Солодова. – Шундый иҗади көнегез өчен бик зур рәхмәт!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев