Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр әйбердә йөрәк җылысы

Битараф булмаган чистайлылар махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга гуманитар ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр.

Көн саен фронт өчен кирәкле әйберләрне «Чистай – фронтка» ирекле хәрәкәттә катнашучылар ясый. Шәһәрдә берничә остаханә ачык. Иң зурларының берсе – мебель фабрикасы микрорайонында, территориаль иҗтимагый үзидарә бинасында урнашкан.

Ирекле берләшмә әгъзалары һәрвакыт махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр белән элемтәдә торалар һәм шуңа күрә аларга кирәк булганны ясарга тырышалар. Мәсәлән, күптән түгел хәрбиләр үтенече буенча күчереп йөртелә торган кечкенә мичләр ясый башлаганнар. Бу «Чистай – фронтка» ирекле берләшмә әгъзаларының үз эшләнмәсе.

– Конструкция махсус рәвештә окоп шәме үлчәме буенча эретеп ябыштырылган, без аларны ясауны да дәвам итәбез. Бу кечкенә мич ризыкны стандарт тимер мич кебек тиз җылытырга сәләтле. Аның төп уңай якларының берсе – җиңел һәм кечкенә булуы, аны күп көч куймыйча күчереп йөртергә мөмкин. Әгәр окоп шәме юк икән, аны йомычка ярдәмендә кабызып җибәрү мөмкинлеге каралган, – дип аңлата 6нчы номерлы территориаль иҗтимагый үзидарә һәм «Чистай – фронтка» ирекле берләшмәсе җитәкчесе Чулпан Сөләйманова.

Һәр кечкенә мичтә «Коммерция түгел, махсус хәрби операция өчен» логотибы һәм Z латин хәрефе бар. Ә окоп шәмнәренә куллану өчен күрсәтмә һәм «Йөрәгебез җылысы» дип язылган.

Тагын бер яңалык – сугышчыларга «үзебезнекеләрне – ятларны» билгеләү өчен Георгий тасмасы белән бәйләвеч. Аларны җирле осталар күптән түгел генә тегә башлаганнар.

– Һәр бәйләвеч эченә Православие динендәгеләр өчен – Георгий Победоносец иконасы, мөселманнар өчен дога куеп тегелә. Буталмас өчен без аларны билгеләр белән билгелибез. Мондый бәйләвечләр кирәклеге турында безгә фронтта булган ир-егетләр хәбәр итте, – ди Чулпан Сөләйманова.

Моннан тыш, биредә маскировкалау костюмнарының җәйге вариантларын, госпитальләр өчен ир-ат әйберләре, балаклавлар тегәләр, окоп шәмнәре ясау һәм маскировкалау челтәрләре үрү дәвам итә. Кемдер моны остаханәгә килгәч эшли, кемдер өендә, кемгә ничек уңайлы. Шулай ук биредә исемле посылкалар, азык-төлек, медикаментлар һәм башка күп нәрсәләр җыю оештырылган. Иң мөһиме, һәр очракта җирле волонтерлар барысын да зур энтузиазм белән эшлиләр, чөнки сугышчылар белән кире элемтә ярдәмендә алар әйберләр белән барлык посылкаларның үз адресатларына барып җитүен, турыдан-туры кулдан кулга тапшырылуын беләләр.

– Безгә элеккечә куллар җитми! Битараф булмаган чистайлыларга читтә калмагыз һәм берничә сәгать буш вакытыгызны сугышчыларыбызга ярдәм итү эшенә багышлавыгызны үтенеп мөрәҗәгать итәм. Без теләгән һәркемне көтәбез! – диде Чулпан Габдрахман кызы.

Ул билгеләп үткәнчә, фронтка әйберләр тегү өчен тукымалар һәм башка кирәкле материаллар сатып алуга акчаны битараф булмаган чистайлылар җыя. Бу игелекле эшкә һәркем үзеннән өлеш кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев