Гуманитар ярдәм Луганскига китте, аны җыю дәвам итә
Бөтен ил буенча Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыю буенча акцияләр уза. Чистайлылар да бу игелекле эшкә актив кушылалар.
Берничә ай элек үк шәһәрдә Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю игълан ителгән иде. Озак бозылмый торган азык-төлек, кием-салым, аяк киемнәре, көнкүреш әйберләре, гигиена чараларын Сергий Радонежский мәхәлләсендә, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегендә, шәһәр хакимиятендә җыйдылар. Берничә йөк партиясе адресатларга җибәрелде инде.
Узган якшәмбедә Луганскига Чистай епархиясе мәхәлләләре һәм битараф булмаган чистайлылар көче белән җыелган чираттагы гуманитар йөк партиясен җибәрделәр, дип хәбәр ителә дини учреждение сайтында.
– Луганск халык республикасыннан килгән качаклар һәм зыян күргән гражданнар өчен гуманитар йөк Казан шәһәр казак җәмгыяте атаманы Михаил Моисеевка, аны Луганск шәһәренә апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә гыйбадәтханәгә җибәрү өчен, тапшырылды. Йөк составына озак бозылмый торган азык-төлек, беренче чиратта кирәкле әйберләр, шәхси гигиена чаралары керә, – дип сөйләде Сергий Радонежский мәхәлләсе рухание Тимофей Маташов.
Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Теләгән һәр кеше бу игелекле эшкә үз өлешен кертә, Сергий Радонежский мәхәлләсенә түбәндәге адрес буенча: Бутлеров урамы, 21нче йорт (бер катлы яшел бина) әйберләр алып килә ала.
Гуманитар ярдәм җыюны оештыручылар билгеләп үткәнчә, озак бозылмый торган азык-төлеккә, медицина чараларына, ризыкны җылыту өчен плитәләргә ихтыяҗ зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев