Авылда фельдшер - абруйлы медицина хезмәткәре, ул барлык авыруларны белергә тиеш. Үзләрен начар хис итә башлауга авыл кешеләре фельдшер-акушерлык пунктларына баралар.
Авыл медицина хезмәткәрләренең күбесе үз һөнәрләрен иң яхшысы дип саныйлар. Булдырь авыл җирлегенең фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Нурзия Әбелкәрамова да шундый фикердә тора.
1983 елда, Чистай медицина училищесын тәмамлаганнан соң, аны юллама буенча Йолдызга җибәрәләр. Бөтен хезмәт эшчәнлеген Нурзия Шакирҗан кызы сайлаган һөнәренә багышлый һәм моңа бер тапкыр да үкенми.
Балачактан ук Нурзия табибә булырга хыяллана. Үз тирәсенә балалар җыеп, уйнап укол ясый, йөрәкне тыңлый һәм дарулар билгели. Табибә булып уйнау аның яраткан шөгыленә һәм киләчәктә гомерлек һөнәренә әверелә.
Ул күп нәрсә белергә тиеш. Медицина ярдәме күрсәтү буенча күп кенә карарларны Нурзия Шакирҗан кызы мөстәкыйль кабул итә. Авырлыклар килеп чыкканда участок терапевты белән киңәшләшә, кирәк булган очракта пациентны поликлиникага җибәрә.
Фельдшер-акушерлык пункты мөдиренең эш көне - хәл итүне таләп итүче эшләр агымы. Ул меңнән артыграк кешенең гомере өчен җавап бирә. Һәркемнең үз проблемалары, алар белән киң күңелле, ярдәмчел Нурзия Әбелкәрамова белән уртаклашырга мөмкин.
- Кайвакыт пациентлар сәламәтлекләренә зарланып түгел, ә тормыш турында сөйләшергә киләләр. Гадәттә, өлкән кешеләр, - ди фельдшер. - Игътибар белән тыңларга туры килә, чөнки кайвакыт җылы сүз дә дәвалый.
Әлеге сөйкемле, сизгер, тыйнак хатын-кыз пациентларга аерым игътибар белән карый. Нәкъ менә шуңа да фельдшер авыл кешеләре арасында абруй казана.
Шуңа күрә медицина хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән сорауга Нурзия Шакирҗан кызы беренче чиратта шәфкатьле һәм миһербанлы дип җавап бирә.
- Мин бар нәрсә өчен борчылам, холкым шундый. Кайвакыт пациентны өендә калдырасың, аннары аның өчен борчыласың, - ди ул.
Озак еллар дәвамында эшләү чорында Нурзия Әбелкәрамованың катлаулы хәлләре күп була. Беренче тапкыр үзенә генә бала таптырырга туры килгән очрак аның хәтерендә аеруча истә калган.
- Бу баланы ашыгыч тудыру була. Бала табучы хатын вакытны суза һәм ярдәм алу өчен мөрәҗәгать итми. Ул вакытта мин бик курыктым, чөнки беренче тапкыр бала таптырырга туры килде, әни һәм бала өчен борчылдым, Аллага шөкер, барысы да әйбәт булды. Кечкенә генә кыз бала туды. Шуннан соң хатын-кыз ярдәм иткәнем өчен рәхмәтләр әйтте, кызына да минем турында әнә синең икенче әниең дип әйтә иде, - дип искә төшерә Нурзия Шакирҗан кызы.
Авыл кешеләре фельдшерга кан басымының күтәрелүенә, салкын тиюгә, агулануга һәм имгәнүләргә зарланып мөрәҗәгать итәләр. Медицина ярдәме алу өчен соңгы чиккә кадәр мөрәҗәгать итмәүчеләр дә бар, моның белән алар үз хәлләрен кискенләштерәләр генә. Шуңа күрә Нурзия Әбелкәрамова һәрвакыт авылдашларын медицина хезмәткәренә вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында кисәтә.
Укол ясау, бәхетсезлек очракларында беренче ярдәм күрсәтү, диспансеризациядә катнашу, профилактик медицина тикшеренүе үткәрү - авыл фельдшеры җилкәсенә төшкән эшләрнең кечкенә бер өлеше генә. Шундый күләмдәге эшне башкарып чыгу өчен эш белән яшәргә кирәк, ә бит аннан тыш Нурзия Шакирҗан кызының гаиләсе һәм йорт хуҗалыгы бар.
- Авылда яшәргә мин күнеккән, эшлим дә, шәхси хуҗалык та тотам. Училищены тәмамлаганнан соң мине шәһәрдә калдырмакчылар иде, әмма мин авылга кайтырга сорадым. Мөстәкыйль буласым килде. Биредә саф һава, барысы да якын, сөт, ит, йомырка - барысы да үзебезнеке, - ди ул елмаеп.
34 ел инде фельдшер ару-талуны, шәхси кичерешләрен һәм борчуларын күрсәтмичә, авылдашларының сәламәтлеген кайгырта. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, яңгырда да, буранда да урында булырга һәм авыруга ярдәмгә килергә әзер торырга кирәк.
- Тормышта барлык хыялларым да тормышка ашты. Теләгән һөнәрне үзләштердем. Авырлыклар мине куркытмый. Эшләргә, дәваларга кирәк, - дип әңгәмәгә йомгак ясый Нурзия Шакирҗан кызы.
Нет комментариев