Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Гомеремнең 40 елы сәүдәгә юкка гына бирелмәгән»

«Сәүдә өлкәсендә эшләү дәверендә банкнотларны алыштыру, рубльнең деноминациясен дә кичерергә туры килде, әмма барысын да башкарып чыга алдык», - ди Миңнегөл Фәргать кызы.

Сәүдә өлкәсендә гомуми стажы кырык ел тәшкил иткән Миңнегөл Әгъләмова сатып алучыларын әнә шулай ачык йөз белән каршы ала.

– Мин балачактан сатучы булырга хыялландым, төрле товарлар сатуымны күз алдына китерә идем, – дип сөйли Миңнегөл Фәргать кызы. – Каргалы мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1977 елда үз хыялымны тормышка ашыруга беренче адым ясадым – Казан сәүдә училищесына укырга кердем. Сатучы белеме алгач, Чистайга кайтып, сәгать заводы микрорайонында яңа гына ачылган «Торг» дип аталган кибеттә эшли башладым.

Сатучы буларак хезмәт юлын башлаганда, Миңнегөл Әгъләмовага унҗиде яшь кенә була һәм ул эшкә җиң сызганып керешә. Әлбәттә, тәҗрибәсе булмаган кызга җиңел булмый, әмма ул һәрвакыт эшкә яхшы кәеф белән бара, чөнки анда аны кадерле сатып алучылары көтә, ул аларны ачык йөз, күтәренке кәеф белән каршы ала торган булган.

Тырыш сатучыны күреп алалар һәм өлкән сатучы вазифасына күчерәләр.

– Ул вакытта замана башка иде. Хәзер кибетләр эше көйләнгән техника ул вакытта бездә юк иде. Совет чорындагы һәм хәзерге вакыттагы сәүдә бик нык аерыла. Элек без гер ярдәмендә продуктларны граммына кадәр үлчи, ә аларның бәясен агач счетлар ярдәмендә исәпли идек. Терлек мае белән зур (минем буем кадәр диярлек) мичкәләр алып килүләрен хәтерлим. Ә ул вакытта аңа сорау зур иде. Аны тиз арада бүлгәләү өчен ничектер җайлашырга туры килде. Хәзер барысын да электрон үлчәүләрдә үлчәп була, ул продукциянең авырлыгын да, бәясен дә автомат рәвештә күрсәтә. Кибетләрдәге заманча техника товар бәясен компьютер ярдәмендә күрсәтергә һәм хәтта сатып алучыга күпме акчаны кире кайтарырга кирәклеген күрсәтергә сәләтле, ә без боларның барысын да үзебез башкардык.

– Совет чорында, мөгаен, товар дефициты, азык-төлекнең талоннар буенча бирелгән вакыты белән очрашырга туры килгәндер?

– Әйе, авыр вакыт иде. Ул чакта без продуктларны килограммлап түгел, ә граммлап үлчәдек. Элек талоннар буенча 300 грамм атланмай, 400 грамм казылык, 200 грамм карамель тиеш иде. Сатып алучыга биреп җиткермәүләр булмасын өчен, боларның барысын да бик төгәл үлчәргә туры килде.

Гомер үтә тора, Миңнегөл Фәргать кызы Рамил Хөсәен улы белән гаилә коралар, тиздән уллары Раил дөньяга аваз сала. Яшь гаиләгә шәһәрнең башка микрорайонында торак бирәләр. Бер урында егерме ике ел эшләп, хезмәттәшләренең һәм җитәкчелекнең үгетләү­ләренә карамастан, Миңнегөл Әгъләмова өенә якынрак урнашкан кибетне сайлый.

– Кибеткә төрле кешеләр керә, сатып алучылар белән очрашуларның барысы да күңелле булмый. Шундый хәл килеп чыкканда нишлисез?

– Кайда гына эшләсәм дә, намус белән хезмәт итәргә тырыштым, беркайчан үземә тупас сүзләр әйтергә, сыйфатсыз товар сатарга, бигрәк тә сатып алучыны алдарга ирек бирмәдем. Төргәккә һәрвакыт зур игътибар бирдем – минем өчен товарны матур итеп тәкъдим итү мөһим. Моның өчен күпләр ихтирам итте, товарны сайлаганда да киңәш сорап мөрәҗәгать иттеләр. Әлбәттә, вакыт узу белән күп нәрсә үзгәрә, шул исәптән сатып алучылар да. Элек, товарлар төрлелеге булмаганда, кешеләр дә аның кадәр бәйләнүчән түгелләр иде. Хәзер сатып алучыны канәгатьләндерү кыенрак.

– Әмма бу сатучыларга очрашырга туры килә торган барлык авырлыклар да түгел.

– Әйе, төрле хәлләр булды. Мин әле дә безнең ял һәм бәйрәм көннәрен күрмәвебезне оныта алмыйм. Кышкы салкыннарда да, җәйге челләдә дә, бәйрәм көннәрендә дә үзәк урамнардагы ярминкәләрдә, стадионда эшләргә туры килде. Кышын туңып басып тордык, ә җәй көне товар бозылмасын өчен борчылдык. Икътисадтагы күп кенә яңалыкларга җайлашырга туры килде, әмма барысын да башкарып чыга алдык.

– Авырлыкларны җиңәргә сезгә нәрсә ярдәм итте?

– Һәрвакыт үз эшемне яраттым. Теләсә кайсы эштә уңышның сере шунда дип уйлыйм. Лаеклы ялга киткәч, озак ияләшә алмадым, еш кына хезмәттәшләрем янына бардым. Алар әле дә минем турыда уңай фикер йөртәләр һәм миңа хөрмәт белән карыйлар. Шундый мөнәсәбәтне күргәч, гомеремнең 40 елы сәүдәгә юкка гына бирелмәгәнлеген аңлыйсың.

Сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне алдыннан шушы тармак­ларда эшләүче хезмәткәрләргә ныклы сәламәтлек, сабырлык, энергия һәм күңел күтәренкелеге телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев