Гомере буе бер эш урынында...
Хезмәт кешесе
Токарь һөнәре күптән уникаль булып тора. Яшьләрдә ул кызыксыну уятмый, чөнки станок артында эшләү, нигездә, совет чыныгуы алган кеше кулыннан гына килә. Күпьеллык стажы булган токарь Михаил Волков нәкъ шулай дип саный.
49 ел дәвамында Михаил Иванович көн саен флотның Чистай суднолар ремонтлау-төзү базасының механика цехы бусагасын атлап керә. Токарь эш халатын кия һәм катлаулы, тавышлы, әмма күңеленә бик якын эшне башлый.
– Яраткан эшем белән шөгыльләнү минем өчен зур бәхет. Монда армиядән соң ук, 21 яшемдә эшләргә килдем. Элек һөнәрләрне сайлау мөмкинлеге зур түгел иде, шуңа күрә токарь булырга уйладым һәм моңа бер дә үкенмим. Гомерем буе бер проходной аша узам һәм моңа горурланам, – дип уртаклаша безнең белән Михаил Волков.
Әлеге таләпчән кешегә хезмәттәшләре хөрмәт белән карыйлар. Хәзер цехта аның белән бергә 20 кеше эшли. Алар, нигездә, пенсионерлар, әмма яңа кешеләр дә бар. Әңгәмәдәшем сүзләренә караганда, яшьләрнең күпчелеге биредә озакка тоткарланмый.
– Яшьләр производствога килә, әмма аларда өлкән буын кешеләрдәге кебек теләк һәм омтылышлар юк. Кагыйдә буларак, алар заводта озак тоткарланмыйлар. Көне буе станоклар тавышы астында эшләү күпләргә ошамый. Кайчагында алар гаилә хәлләренә сылтыйлар. Әмма калучылар һәм эшне җаваплы башкаручылар да бар, – ди Михаил Иванович.
Эш станогы артында без яшь токарь Александр Клименконы очраттык. Ул безгә остазы һәм дусты, аны күп нәрсәгә өйрәткән Михаил Иванович турында бик теләп сөйләде.
– Биредә дүртенче ел эшлим. Бик ошый. Хәзер цилиндрлар өслеген эшкәртү белән шөгыльләнәм. Моңа хезмәттәшем, цехыбызның аксакалы ярдәмендә өйрәндем. Михаил Иванович – кырыс, таләпчән укытучы, тәртип тота белә. Әмма шул ук вакытта ул безгә дөрес юнәлеш бирүче дус һәм ярдәмче, – дип сөйли Александр.
Зур стажлы хезмәткәрләр үзләрен цехның пионерлары дип атыйлар. Тәҗрибәләре булуга карамастан, токарь эшен бүгенге көнгә кадәр үзләштерәләр. Эштән туктап тормыйча, Михаил Иванович безгә дә уңыш серләрен җиткерде. Ул яхшы эшләү өчен куллар гына түгел, ә үзенә бертөрле фикер сөреше булу мөһим ди. Деталь белән эшли башлаганчы, анализ ясарга, сызымнарны дөрес укырга кирәк. Ә моны төгәл һәм тиз эшләү өчен кимендә алты ел эшләргә кирәк.
Эш язма героебызга бәһасе булмаган күнекмәләр һәм стаж гына түгел, ә якын дуслар да бүләк иткән. Кызганычка каршы, аларның күбесе инде исән түгелләр. Михаил Иванович хезмәттәшләре белән бергә аларны хөрмәт белән искә ала, чөнки нәкъ менә алар аны яшьли заводка кабул иткәннәр.
Күптән түгел әңгәмәдәшебез 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Еллар үзенекен итә, хәер, 5 ел эчендә эш рәвеше дә бераз үзгәргән, сәламәтлеге дә яшь вакыттагы кебек эшләргә мөмкинлек бирми. Элек ул кеше буеннан өч тапкырга озынрак пароход валлары белән эшләгән, хәзер металл томалагыч ясый, аннары аларны дизель өчен капкачка боралар. Беренче карашка җиңел кебек тоелган бу эш, игътибар белән карасаң, төгәллек таләп итүен аңлыйсың. Останың ялгышырга хакы юк, югыйсә пароходның двигателе эшли алмаячак.
Михаил Волков лаеклы ялга чыгу турында әлегә уйламый. Хәер, механика цехы җитәкчесе Михаил Пономарев та коллективны белемле хезмәткәрдән башка күз алдына китерә алмый.
– Мин базага 12 ел элек килдем. Аның турында минем беренче тәэсирем дөреслеккә туры килде. Намуслы, таләпчән һәм төгәллекне ярата – бүгенге көндә дә Михаил шундый булып кала. Ялкауларны яратмый, барысын да сызымда билгеләнгән үлчәмнәр буенча эшли, – дип билгеләп үтә механика цехы начальнигы.
– Аның бер дә ялгышканы юкмы? – дип Михаил Александровичтан кызыксынам.
– Юк, хата җибәрүчеләргә дә ул аны төзәтергә ярдәм итә. Ул станок артында басып торырга һәм эшне төгәл башкарырга күнеккән. Алыштыргысыз кешеләр юк дип әйтсәләр дә, ул үз эшенең зур остасы. Аның ир туганы Анатолий Иванович та шундый ук профессионал иде, ул хәзер лаеклы ялда, – дип билгеләп үтә Михаил Пономарев.
Сигез сәгатьне аяк өстендә үткәрү безнең героебыз өчен проблема түгел. Кирәк булса, ул хезмәттәшләре белән ял көннәрендә дә эшли. Ул шөгыльләнә торган эшен бөтен күңелен биреп, яратып башкара, шуңа хезмәте дә аңа бары шатлык китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев