Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гөлназ Хәмитова: «Кәгъбәтуллада очрашу күптән көтелгән һәм дулкынландыргыч булды»

Рамазан аенда миллионлаган мөселманнар Мәккәдә булдылар. Кече хаҗ (гомрә) кылучылар арасында безнең чистайлылар да бар иде. Шуларның берсе Гөлназ Хәмитова әлеге изге сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Һәр барча мактауларыбыз галәм­нәрнең тәрбиячесе Аллаһы Тәгаләгә булсын! Шулай ук Аллаһының догасы һәм сәламе мөбарәк пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһи вәссәламнең, аның гаилә әһелләренең, сәхабәләренең рух шәрифләренә барып ирешсен иде.
Быел миңа изге Рамазан аенда кече хаҗ (гомрә) кылырга насыйп булды. Анда алган тәэсирләремне сезнең белән дә уртаклашасым килә.
Иң элек сезгә Гомрәнең нәрсә икәнен аңлатып үтим.
Гомрә — ул кече хаҗ, ул шулай ук Мәккә шәһәре, Әл-Хәрәм мәчете белән бәйләнгән, әмма биредә хаҗ өчен билгеләнгән вакытта гына түгел, елның теләсә кайсы вакытында барырга мөмкин. Рамазан аенда кылынган гомрә Пәйгамбәребез Мөхәммәт белән бергә кылган хаҗга тиңләштерелә.
Мәккәгә барыр алдыннан мин иң элек махсус әдәбият укыдым, гомрә вакытында кылыначак гыйбәдәтләрне белү өчен видео карадым. Күп кенә мөселманнар кебек мин әлеге сәяхәт турында күптән хыялланган идем. Зур чыгымнар таләп иткәнгә мин аның тормышка ашасына ышанып та бетми идем. Миңа бу хыя­лымны тормышка ашырырга Мәккә шәһәрендә Әл-Хәрәм мәчетеннән ерак булмаган җирдә яшәүче дусларым ярдәм итте. Алар минем маршрутны уңайлы, уңай уй-кичерешләргә бай итәр өчен тырыштылар. Миңа Җиддә шәһәре аэропортына кадәр Стамбулда күчеп утыру белән бергә биш мең ярым километр юл очарга кирәк иде. Һәр аэропортта минем дусларым соравы буенча аларның танышлары каршы алды. Бу бик мөһим иде, чөнки чит илдә телне белмәгән килеш ориентлашырга бик авыр. Стамбул аэропорты минем хәтеремә түшәменең формасы һәм яктыртылышы буенча гадәти булмавы, матур бакчалары белән истә калды. Җиддә аэропортында 2000 төрле сирәк очрый торган балык сыйдырган иң зур аквариум истә калды. Аквариумның биеклеге 14 метр, диа­метры 10 метр, миллион литр су сыя. Мәккәдә мин үземнең дусларымда тукталдым. Гарәп Әмирлекләренә Рамазан аеның 27 көнендә килеп җиттем, бу вакытта анда 5 миллион хаҗ кылучы җыелган иде инде. Мәккә Гарәп Әмирлекләренең көнчыгыш өлешендә, ташлар үзәнлегендә, Кызыл диңгез ярыннан 80 километр көньякта урнашкан һәм төрле яктан таулар белән чолгап алынган.
Мәккә планетаның иң эссе шәһәр­ләреннән санала. Шәһәр үзәгендә Хәрәм мәчете урнашкан. Ул 309 мең квадрат метр мәйдан били. Танылган мәчетнең эчендә мөселманнарның изге урыны Каа­ба урнашкан.
Мәккәгә килгәннең икенче көнендә дусларым мине әл-Хәрәм мәчетенә алып бардылар. Анда без башта автомобильдә бардык, аннары автобуска күчеп утырдык. Һәркем шулай эшләргә тиеш, чөнки шәхси машинада мәчет территориясенә якын килергә ярамый. Юлда барганда мин күп биналарда король һәм принцның портретлары эленеп торуга игътибар иттем. Мәчеткә якын җирдә зиннәтле отельләр һәм сәүдә рәтләре тезелеп киткән. Әл-Хәрәм мәчете үзенең зурлыгы һәм биек корылмалары белән шаккатыра. Мәчет тирәсендә төзелеш туктап тормый, дистәләрчә күптонналы краннар күренеп тора. Әлеге техника буенча да биредә нинди күләмле эшләр баруын күзалларга мөмкин. Әл-Хәрәм мәчетенә данлыклы Тынычлык капкасыннан керергә рөхсәт ителә. Бу төзелеш нык тәэсирләндерә. Биредә иң беренче булып күз сәгатьле Король башнясына төшә, ул биеклеге буенча дөньяда икенче бик биек йорт булып тора, ул 76 катлы, берничә башнясы рекодларга ия булган. Циферблатның диаметры 43 метр, чагыштыру өчен: Лондон Биг-Бены 6,9 метр диаметрга ия. Хәрәм мәчетенең бар территориясе, хәтта ачык һава астында булганнары да, көчле кондиционерлар белән җиһазландырылган. Ак мәрмәрле идән даими рәвештә миск кушылган су белән юыла, аннан тәмле хуш ис килеп тора. Мәчеттә тәртип һәм чисталыкны даими күзәтеп торучы хезмәткәрләр эшли, алар бик дустанә мөнәсәбәттә, теләсә кайсы вакытта хаҗ кылырга килүчеләргә ярдәмгә килергә әзер. Мәккәдә минем өчен ландшафт, климат, гарәп ризыклары, аеруча тәмләткечләр белән каһвә, чәчәк атучы агачлар, пальмалар бөтенләй ят нәрсә булды. Барлык йортлар да көнчыгыш колориты белән төзелгән, алар ир-атларныкына һәм
хатын-кыз якларына бүленә, һәрберсенең аерым керү урыны бар. Мин анда берничә мәчеттә булдым. Архитектурасы ягыннан миңа Раджиха мәчете һәм аның пальмалар үсеп утырган территориясе бик кызыклы тоелды. Дусларым мине Мәккәдә яшәүче рус милләтеннән булган дуслары белән дә таныштырдылар. Яңа танышларымның берсе миңа Мәккәдә яңгырларның еллар буе булмавы, ә менә миңа һава торышының җайлы туры килүе хакында әйтеп шатландырды. Мин анда булганда һава торышы 36 градус күрсәтте, бу салкынча һава санала. Мәккәнең эссе климатында кыялар арасындагы яшеллек күзләрне аеруча нык иркәли. Агачлар сындыру һәм алардан яфраклар өзеп алу Әл-Хәрәм мәчетендә тыела.
Минем өчен Кәгъбәтуллада очрашу күптән көтелгән һәм дулкынландыргыч мизгел булды. Мөхәммәт Пәйгамбәребез йөргән җирләрдә йөрү һәм ул кылган гыйбадәтләрне кылу миндә әйтеп аңлатып булмастай хисләр тудырды, күзләремне шатлык яшьләре сарды, үземдә рухи күтәрелеш кичердем.
Бу минем өчен зур бәхет булды, һәркемгә дә бу бәхет эләкми шул. Каабага керер алдыннан дусларым миңа иң элек Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйттеләр, андагы догалар бернинди чикләрсез кабул ителә ди. Әлеге мизгелдә кылынган дога минем гомеремдә кылынган иң ихлас һәм эчкерсез догам булгандыр. Шул вакытка кичке намаз вакыты да җитте, азан яңгыраганнан соң барлык хаҗ кылучылар бер сафка тезелеп, намаз укыдылар. Шуннан соң мин үземнең гомрәмне башладым, Кәгъбәтулла тирәсендә җиде тапкыр әйләндем. Кичерешләремне сөйләп тә, язып та аңлатырлык түгел. Минем тирәдә меңләгән хаҗ кылучы иде, тәваф кылу бик акрын барды, без ир-атлар белән очрашмаска тырыштык. Болар барысы да зур сабырлык һәм сизгерлек таләп итте. Кәгъбәтуллада берничә кат әйләнгәннән соң һәм шундый халык ташкынында хаҗ кылуның авырлыклары белән очрашканнан соң мин Рамазан аенда ни өчен гомрәнең Хаҗ кылуга тиңләштерелүен аңладым. Кәгъбәтулланы әйләнгәннән соң без Макам Ибраһим дип билгеләнгән махсус урында ике рәкәгать намаз укыдык һәм Сайга юнәлдек. Бу Сафа һәм Мәрва калкулыклары арасында җиде кат йөгерү. Хатын-кызлар аны гадәти адымнар белән генә үтәләр. Бер калкулыктан икенчесенә кадәр 450 метр аралык. Һәр калкулыкта хаҗ кылучы билгеле доганы укый һәм үзе, якыннары өчен дога кыла. Минем гомрә 4 сәгать вакыт биләде, бу йолаларны үтәргә килгән кешеләр күп булу белән бәйле. Гомрә тәмамланганда бик алҗысам да, аның тиз тәмамлануы бераз сагыш та өстәде, чөнки йөрәккә бик якын булган бу халәттән бер дә аерыласы килмәде.
Гомрәнең соңгы этабы булып бармак озынлыгында чәчне кисү йоласы тора. Шуннан соң хаҗ кылучы ихрам дип аталган йола халәтеннән чыга. Аллаһы Тәгалә каршында бурычыңны үтәүне тоюдан күңелгә тынычлык урнаша.
Мәчет территориясеннән без Әл-Хәрәм мәчетен камап алган биек биналар каршына килеп чыктык. Башня сәгатендә сәгать телләре кичке сигезгә якынлаша иде. Хиҗрә ел буенча 1446 елда мин гомрәдә булдым, төнге намазларымны укыдым, Аллаһы Тәгалә аларны кабул итәр дип ышанам. Мәккәгә бару күңелле, дулкынландыргыч кичерешләр һәм онытылмаслык хатирәләр калдырды. Сүземне йомгаклап, һәр мөселман кешесенең Мәккәдә булу бәхетен татуларын, изге җирләрне үз күзләре белән күрүләрен, рухи күтәрелеш кичерүләрен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев