Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Гимнаст» спорт мәктәбе директоры дөрес туклану, көн режимы һәм балаларның иммунитетын ныгыту турында сөйләде

Чистайлыларның сорауларына «Гимнаст» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Евгений Морозов җавап бирде

— Баланы дөрес тукланырга ничек өйрәтергә?

— Баланың дөрес туклануы, беренче чиратта, көн тәртибеннән башлана. Күпчелек ата-аналар балаларының иртәнге ашны начар ашауларыннан яисә бөтенләй ашамауларыннан зарланалар. Бу балаларның көн режимы бозылуы белән бәйле. Бала бервакытта да йокыдан торуга ук ашамый. Шуңа күрә ул 20 сәгатьтән дә соңга калмыйча йокларга ятарга, ә иртәнге алтыда торырга тиеш. Иртәнге тәртип мондый булырга тиеш:

6.00 — 6.20 — йокыдан тору. Торуга ук бер стакан җылы (бүлмә температурасындагы) су эчү. Уяну өчен ярсыткычлар (мультипликацион фильмнар) кулланырга мөмкин, юыну.

— 6.25 — 6.50 — физик күнегүләр ясау.

— 7.00 — иртәнге аш. Мәҗбүри рәвештә ботка ашау. Андагы углеводлар балага көне буена энергия бирәчәк. Ипи белән май, компот (чәй, сөт). Компотны кәстрүлдә яки термоста парландыру ысулы белән (кайнатмагыз) әзерләргә кирәк. Табиб киңәшеннән башка үләннәр, үлән чәйләре кулланмагыз.

Атнага бер тапкыр булса да балык көне уздырыгыз, балагызга елга яки диңгез балыгы ашатуны гадәткә кертегез. Чипсы һәм тәм көчәйткечләр кушылган, күп күләмдә баллы ризыкларны ашатмагыз, татлы газлы эчемлекләрне (бигрәк тә шикәрсезләрен) катгый рәвештә эчертмәгез. Анда шулай ук тәм көчәйткечләр дә һәм иң мөһиме, организм үзләштермәгән шикәр алыштыргычлар бар. Әгәр баланың рецепторлары «зәгыйфьләнгән» икән, ул беркайчан да шулпа һәм ботка ризыкларын яхшылап ашамаячак.

— Нинди ризыклар балалар организмы өчен кирәкле витаминнарга бай?

— Балалар туклануында витаминнар булырга тиеш. Кибетләрдә сатыла торган яшелчәләрдә, җиләк-җимешләрдә һәм яшел тәмлеткечләрдә витаминнар аз күләмдә. Бу озак саклау (витаминнар тиз таркала) һәм алар үскән туфракның ярлылануы белән бәйле. Россиядә халыкның 89 проценты җәй көне дә С витамины, 43 проценты — В1 витамины, 44 проценты — В2 витамины, 68 проценты — В6 витамины, 22 проценты В12 витамины дефициты кичерә. Ни кызганыч, яшь әниләрнең күбесе өйдә тозланган кәбестә кулланмый. Ә бу продуктта C, B1, B2, B3 (PP), B4, B5, B6 һәм B9, A, бета-каротин, альфа-каротин, E Һәм K витаминнары бар. Өстәвенә, 100 граммга 14,7 мг С витамины туры килә — бу 4 яшьтән 8 яшькә кадәрге балалар өчен тәүлеклек норманың яртысыннан артыгы.

— Баланың иммунитетын ничек ныгытырга?

— Авыруларны кисәтү өчен организмның каршы торучанлыгын арттырырга (иммун системасының эшчәнлеген көчәйтергә), вирусларга көн саен ясалма киртә куярга, бала авырый башлавының беренче билгеләре күренүгә үк кичекмәстән чаралар күрергә кирәк. Иммун системасының тотрыклылыгын арттыру өчен су, һава белән чыныктырырга, кояш ванналары кабул итәргә кирәк. Безнең сораштырулар буенча хәзерге вакытта ата-аналарның 2 проценттан да кимрәк өлеше генә бу мәсьәләгә игътибар бирә. Күпләрнең бу процедураларны үткәрү кирәклеге турында ишеткәннәре дә юк. Югыйсә безнең шәһәрдә моның өчен барлык шартлар да тудырылган, бассейннар эшли.

Респиратор авырулар үсеш алган чорда иртән һәм кичен борынны һәм авыз куышлыгын гади су белән, тоз яки водород перекисе (ярты стакан суга 15-20 тамчы) эремәләре белән юдырырга кирәк. Шулай итеп, без баланың һава юлларын вируслардан арындырабыз. Авыруның беренче билгеләре күренүгә үк табибка мөрәҗәгать итәргә һәм дәвалауны башларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев