Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Геройлар хөрмәтенә экзотик агачлардан торган аллея

«Хәтер бакчасы»

Үзәк балалар китапханәсе территориясендә үсә торган сакура бакчасы 16 яшь агач белән тулыланды. Китапханә хезмәткәрләре Советлар Союзы Геройлары истәлегенә бадәм агачы үсентеләрен утырттылар.

– Шул рәвешле без Герой якташларыбызга, шулай ук Бөек Ватан сугышы фронтларында Ватанны саклаган барлык солдатларга хөрмәт күрсәтергә булдык. Бер-ике елдан бу хәтер аллеясы безнең сакура бакчасы кебек үк чәчәк атыр дип өметләнәбез, – ди үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Елена Курбатова.

Өченче ел рәттән май көн нәрендә балалар китапханәсе территориясе тылсымлы почмакка әверелә, алсу төсләргә, хуш исләргә күмелә – сакура чәчәк ата. Экзотик агачлар һәм куаклар булган бакчаны берничә ел элек утырта башлаганнар. Биредә сакура агачының 4 төре, шул исәптән дала бадәме дә үсә.

– Быел сакура агачлары Җиңү көне алдыннан чәчәк атып сөендерделәр. Башта бадәм агачы, ә бераз соңрак – декоратив алмагачлар чәчәк атты, алар да бик матурлар. Вакыт узар, ә чәчәк ата торган куаклар ел саен 1945 елның Җиңү язын гәүдәләндерәчәк, – ди Елена Михайловна.

Кызганыч, сакураның чәчәге озак тормый, аның каравы, гаҗәеп матур. Шуңа күрә китапханә хезмәткәрләре киләчәктә дә үзләренең гадәти булмаган бакчаларын киңәйтергә планлаштыра. Алар киләсе елда биредә яшь китап укучылар белән тантаналы чара үткәрергә өметләнәләр.

Белешмә

2017 елда район башлыгы Дмитрий Иванов инициативасы белән «Чистай шәһәрен төзекләндерү буенча биш адым» программасы кысаларында китапханә ишегалдында беренче сакура агачларын утырттылар. Аның белән бергә агач утыртуда сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев