Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Германиядә стажировка узу: авыл хуҗалыгы техникумы студентлары өчен чикләр юк

Чит илдә стажировка узу мөмкинлеге күпчелек студентларны җәлеп итә.

Әмма яшьләрнең барысы да башка илдә уникаль тәҗрибә алу  мөмкинлегенә ирешә алмыйлар, чөнки моның өчен шактый киң тео­ретик база һәм өйрәнелә торган өлкәдә күнекмәләр, шулай ук чит телне белү таләп ителә. Моннан тыш, кабул итүче як үз таләпләрен куя. Һәм бик азлар гына бу мөмкинлеккә лаек булалар. 
Үзләрен яхшы яктан күрсәтүчеләр арасында Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары Әлфис Гыйльметдинов һәм Айнур Нуриманов та бар. Алар – җитди сайлап алу үткән һәм чит илдә стажировка үтү мөмкинлеге алган Татарстан Респуб­ликасында бердәнбер студентлар. 
Хәзерге вакытта Әлфис белән Айнур Германиядә практикада узалар, ул сигез ай дәвам итәчәк. Сайлап алу сынауларына  ничек әзерләнүләре һәм аларны ничек узулары турында безгә авыл хуҗалыгы техникумының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әкълимә Хәйретдинова сөйләде.
– Безнең техникум өч ел дәвамында яшь фермерлар, авыл хуҗалыгы техникумнары укучылары һәм Россиядән студент-аграрчылар өчен авыл хуҗалыгы практикасы программасын уңышлы оештыра һәм үткәрә торган коммерцияви булмаган берләшмә белән хезмәттәшлек итә. Программа Россия дәүләт аграр университеты – Климент Аркадьевич Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе белән килешү нигезендә тормышка ашырыла. Быел «Көньяк Германиядә студентлар өчен практика» проекты кысаларында без шулай ук Россия агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итү академиясе белән хезмәттәшлек итәбез, – ди Әкълимә Нургали кызы.
– Егетләрне әзерләү ничек үтте?
– Әзерлек сентябрьдә башланды. Студентларны стажировка узу шартлары белән таныштырдык, сайлап алу үткәрдек. Чит илдә практика узуга 18 яшьтән алып 28 яшькә кадәрге, техникумнарда, махсуслаштырылган югары уку йортларында авыл хуҗалыгы белеме алучы һәм җитәрлек практик тәҗрибәсе булган яшь кешеләр кертелде. Моннан тыш, трактор һәм автомобиль йөртү хокукына ия булу мәҗбүри шарт иде. Башта теләүчеләр күп булды, әмма бу таләпләрне исәпкә алгач, аларның саны кимеде.
Немец телен белү дә мөһим шарт иде. 
– Безнең шәһәрдә немец теле укытучысын табу җиңел булмады. Шулай да без егетләребез белән шөгыльләнергә риза булган укытучыны таптык. Шулай, техникумда төп дәресләрдән тыш, кичләрен алар немец телен ныклап өйрәнделәр һәм юкка түгел булып чыкты. Декабрь һәм февраль айларында Чуваш авыл хуҗалыгы академиясенә сайлап алу этапларына бардык. Беренче баруыбызда әңгәмә – рус телендә, ә икенчесендә немец телендә узды. Студентлар үзләре, гаиләләре, мавыгулары турында сөйләргә тиеш иделәр. Алар барлык сынауларны да җиңеп чыктылар. Әлфис һәм Айнур шундый искиткеч мөмкинлеккә хаклы рәвештә лаек­лар, алар – актив студентлар, яхшы укыйлар, төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда даими катнашалар, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.
– Чит илдә авыл хуҗалыгы практикасы нәрсәне күздә тота? 
– Ул эшләгән вакытта белем алуны күздә тота. Стажировка үтәргә җөрьәт иткән студентлар төп практик авыл хуҗалыгы белемнәренә ия булырга тиешләр. Германиядә булганда практикантлар шәхси фермер хуҗалыгы алып баручы гаиләләрдә яшиләр һәм әлеге предприятиеләрнең көндәлек эшләрендә катнашалар. Шуның белән алар авыл хуҗалыгында үз квалификацияләрен арттыра, башка мәдәният белән таныша һәм үзләре өчен бик күп яңалыклар үзләштерә алалар. Программаның күп өлеше кабул итүче гаиләләрнең шәхси акчасы һәм иганәче кертемнәре хисабына финанслана. Сигез ай дәвам иткән практика безнең студентларыбызга киләчәктә үсәргә ярдәм итәр дип ышанам. 
Без Айнур Нуриманов белән Әлфис Гыйльметдинов белән элемтәгә керә алдык һәм стажировканың ничек узуын үзләреннән белдек. 
– Мин үгез үрчетү һәм виноград үстерү белән шөгыльләнүче гаиләгә эләктем. Аларның шәраб җитештерү буенча үз заводы бар, – дип сөйләде Әлфис Гыйльметдинов. – Нигездә, эш виноград бакчасында бара. Ел саен аның территориясе уртача 6-10 гектарга арта. Хәзер басуны виноград утыртуга әзерләү белән шөгыльләнәбез. Эш вакытында хәрәкәт итү өчен миңа транспорт – квадроцикл бирделәр. 
Айнур да үз тәэсирләре белән уртаклашты. 
– Биредә практика кызыклы, нәтиҗәле уза. Терлекчелектә дә, техника белән эштә дә үзем өчен бик күп яңалык алдым. Һәр көн  яңа белемнәр һәм тәҗрибә алып килә. Бу алга таба хәрәкәт итәргә, яңа белемнәр һәм күнекмәләр алырга зур этәргеч бирә, – ди Айнур Нуриманов. – Кабул итүче гаилә киң колач җәеп, җылы каршы алды. Гомумән алганда, немецлар бик ачыклар. Кайвакыт бу гаҗәпләндерә дә. Әйтик, синең белән бөтенләй таныш булмаган кеше исәнләшергә, хәлеңне сорашырга һәм сөйләшергә мөмкин. 
Сүз уңаеннан, Әлфис шулай ук җирле халыкның ачык йөзле һәм ярдәмгә килергә әзер булуын ассызыклады.
– Күптән түгел велосипедта дус­тым янына башка авылга бардым. Кире кайтканда юлны бутадым һәм адаштым. Бер хатын-кызга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Ул миңа бик теләп ярдәм итте, без велосипедны машинага салдык та, ул мине авылга кадәр машина белән илтеп куйды. 
Авыллар турында сөйләгәндә, студентлар аларның бездәгеләргә охшамаган булуларын билгеләп үттеләр. Аларның сүзләренә караганда, йортларның 80 проценты диярлек кояш батареялары куллана. Кайбер кешеләр үзләренең биогазларын җитештерәләр. Әлбәттә, ризыклар да аерыла (сигез айда егетләр, мөгаен, кадерле әниләренең кайгыртучан куллары белән әзерләнгән үзләренең яраткан ашларын әле күп тапкырлар искә төшерерләр). Немецларның үз гореф-гадәтләре һәм йолалары, аларга күнегергә туры киләчәк. Сүз уңаенда, киләчәктә чит илгә стажировка үтәргә планлаштыручыларга Айнур бу хакта алдан ук белешергә киңәш итә.
– Нинди дә булса илгә барыр алдыннан, анда яшәүчеләрнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белү, алар белән нинди темаларга сөйләшергә, ә кайсыларына кагылмау яхшырак булуын белү артык булмас. Ә иң мөһиме – телне тирәнтен өйрәнергә кирәк, – ди Айнур.
Шул арада Чистай егетләре туган җирләреннән меңнәрчә чакрым ераклыкта, туганнарыннан һәм якыннарыннан еракта үзләренең осталыкларын арттыралар, файдалы тәҗрибә туплыйлар. Бәлки, аларның күңелләренә якыннарын, дусларын, туганнарын, туган нигезләрен сагыну турындагы уйлар да сиздермичә киләдер, әмма яңа тәэсирләр, өйрәнелмәгән урыннар туган йорт турындагы уйларны каплый. Айнур белән Әлфис үзләре үк әйткәнчә, аларның моңсуланып торырга вакытлары юк. Өстәвенә, заманча технологияләр туганнар белән көн саен элемтәгә керергә мөмкинлек бирә.
Ә алда егетләрне бик күп ачышлар, кызыклы танышулар, яңа белемнәр һәм бәяләп бетергесез тәҗрибә көтә. Ә биредә, туган җирегездә, сезнең өчен якыннарыгыз, дусларыгыз һәм яраткан укытучыларыгыз сөенәләр һәм кайтуыгызны түземсезлек белән көтәләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев