Гер күтәрүчеләр төрле дәрәҗәдәге медальләр яуладылар
Чабаксар шәһәрендә «Хыпар» газетасы бүләкләренә гер спорты буенча Бөтенроссия турниры узды.
Ярышлар ике көн дәвам итте. Быел турнир бүләкләренә илебезнең 19 төбәгеннән 150дән артык атлет көрәште. Ярышларда «Татнефть Олимп» спорт мәктәбе укучылары катнашты. Алар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Руслан Кисилев, Заринә Камалова һәм Глеб Якимов пьедесталның иң югары баскычына менделәр. Алинә Быстроева — икенче урынга, Камилә Киселева бронза медальгә лаек булдылар. Моннан тыш, Николай Шилинцев һәм Никита Курочкин спорт мастерына кандидат исемен алу өчен таләпләрне үти алдылар.
Гер спорты буенча Бөтенроссия ярышлары йомгаклары буенча команда зачетында Татарстан Республикасы өченче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев