Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Газетабызның бүләкләр тупланмасы тулыланды

Чираттагы ел ахырына якынлаша. Яңа 2020 ел җитәргә нибары берничә көн калды. Бу вакытта йомгак, узып баручы елда башкарылган эшкә анализ ясау гадәткә керде.

Узып баручы ел безнең казанышларыбыз тупланмасына күп бүләкләр китерде. «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы редакциясе коллективы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш кертүе өчен югары бүләккә – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатына лаек булды.

Редакция коллективы төрле конкурсларда катнашты. Аларның кайберләрендә катнашу шактый уңышлы булып чыкты.

Ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге эшчәнлеген яктыртучы журналистлар арасында бәйге үткәрелә. Газетабызның «Чистай-информ» сайты «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы интернет-басма» номинациясендә җиңүче булды.

– Хезмәтебезнең лаеклы бәяләнүенә без бик шат. Мондый нәтиҗәгә ирешү Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор бүлеге хезмәткәрләре белән үзара тыгыз хезмәттәшлектән башка авыр булыр иде, – дип билгеләп үтте Гүзәл Әхәт кызы бүләкләү тантанасында.

11 декабрьдә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә юл хәрәкәте иминлеге проб­лемаларын яктырту буенча «Ышаныч һәм иминлек» республика массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү булды.

«Чистопольские известия» хәбәрчесе Гөлнур Садыйкова «Имин юллар – балаларга!» номинациясендә өченче урынга лаек булды. Сүз уңаеннан, ул бу конкурста күп тапкырлар бүләкләнде.

Узып баручы елда Гөлнур Хәмзә кызы шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә, массакүләм мәгълүмат чараларында Эчке эшләр министрлыгы бүлеге эшчәнлеген яктыртуы һәм Эчке эшләр органы хезмәткәренең уңай имиджы булдыруда актив ярдәм итүе өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы Олег Денисовның Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

– Юл хәрәкәте иминлеге проблемасы һәрвакыт актуаль булып кала. Ни кызганыч, юл-транспорт һәлакәтләре машина йөртүчеләр, шулай ук җәяүлеләр катнашында да килеп чыга, – ди Гөлнур Садыйкова. – Рәфис Гарифуллин җитәкчелегендәге Чистай ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләренә, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ начальнигы Светлана Сидоровага, пропаганда инспекторы Владислав Воляковка тыгыз хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәсем килә. Алар һәрвакыт мәгълүмат бирергә әзер, сөйләшүгә ачык.

Хезмәтләребезнең бәяләнүен һәм лаеклы бүләкләнүен күрү бик күңелле. Без бу уңышларыбызны газета укучыларыбыз белән бүлешергә шат, чөнки без сезнең өчен эшлибез. Киләсе елда сез элеккечә үк безнең тугры әбүнәчеләребез арасында булырсыз, бернинди икътисади авырлыклар да безнең дуслыкка йогынты ясамас дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев