Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Газетабызда озак еллар тәрҗемәче булып эшләгән, олы хөрмәткә лаек Зинфира Нәҗип кызы Зарипованы 75 яшьлек юбилее белән ихластан котлыйбыз!

...

Ул утыз елдан артык безнең редакциядә армый-талмый хезмәт куйды. Эшен яратып, бар күңеле белән башкаруы әллә каян сизелә иде аның. Һәр сүзнең кадерен, һәр җөмләнең тәмен белеп тәрҗемә итә иде ул. Газета битләрендә үзен борчыган темаларга язмалары да басылды. Ачык йөзле, киң күңелле, мөлаем Зинфира апа кешеләр белән аралашырга ярата, аның белән сөйләшүе дә җан рәхәте. Киңәшләре белән дә, гамәлләре белән дә һәрчак ярдәмгә әзер. Коллективта аны барыбыз да ихластан яраттык, хөрмәт иттек һәм хәзер дә аның белән аралашу безнең өчен зур шатлык.
Тормыш иптәше, игелекле һөнәр иясе, табиб Рафик Әзәл улы белән акыллы, тәртипле балалар үстерделәр алар. Уллары Радик, кызлары Гөлназ да әтиләре юлын сайлап, кешеләр сәламәтлеге сагында уяу торалар. Зинфира апа бүген алты оныгы, бер оныкчыгы өчен өзелеп торучы дәү әни.
Матур гомер бәйрәме якынлашкан бу көннәрдә без аңа ныклы сәламәтлек телибез, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелдәге изге уйлар. Киләчәктә дә якыннары янәшәсендә һәр туган көнгә шөкер итеп, шатланып, янәшәдәгеләрне гел шулай йомшак сүзе, ягымлы карашы белән җылытып, балаларыннан игелек, шәфкать күреп, күңел тынычлыгы белән яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен!

75 ел үтеп киткән икән
Сез дөньяга килгәннән бирле.
Агым судай гомер узса да,
Тормыш һаман матур һәм серле.

Үрнәк итеп сөйли һәркем сезне,
Суынмсын йөрәк җылыгыз.
Кышлар белән бергә
килеп җиткән
Куанычлы юбилеегыз.
Безнең теләк сезгә: 100 яшәгез,
Артып торсын җирдә сыегыз!

Олы хөрмәт белән
«Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасы редакциясе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев