Газета укучыларыбыз өчен юбилей конкурслары
«Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре» ) газетасының 100-еллык юбилеенда редакция коллективы шушы юбилей датасының басма хезмәткәрләренең генә түгел, ә укучыларыбызның да исендә калуын тели. Шуңа күрә без юбилей конкурслары игълан итәбез.
«Мин һәм минем газетам» фотоконкурсы
«Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы белән гадәти булмаган, үзенчәлекле фотосурәтләрне җибәрегез.
«Тормыш юлы буйлап газета белән атлыйм» Газетабызның 100-еллыгына багышланган шигырьләр, такмаклар языгыз. Үзенчәлекле вакыйгалар хуплана, бигрәк тә геройларның фотосурәтләре белән. Бәлки, кемгә дә булса, безнең газетабыз ярдәм иткәндер, кем турындадыр газета битләрендә күршеләре, дуслары, җитәкчеләре җылы сөйләгәннәрдер һәм әлеге номер бүгенге көнгә кадәр сезнең өегездә сакланадыр.
Һәрбер газета укучыбызның конкурсларда катнашу һәм кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеге бар. Эшләрне редакциянең электрон адресына җибәрегез: chis2006@yandex.ru («Конкурс»ка тамгасы белән) яки Ленин урамы, 2-а адресы буенча алып килегез. Эшләр белән бергә үзегез турында мәгълүмат: Ф.И.О., эш, уку урыныгызны, хәбәрләшү өчен телефон күрсәтергә кирәк. Барлык эшләр 14 майга кадәр кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев