Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Газета һәрчак тормышымның бер кисәкчеге булды»

Ул археологик, казу эшләре турында хыяллана, әмма очраклылык аны журналистикага алып кереп китә... Дөрес, ул үзе бу хакта беркайчан да үкенми!

Ольга Бандишоева журналистиканың барлык баскычларын: корректордан алып «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасының баш мөхәрриренә кадәр юл үтә. Һөнәри күтәрелеш юлында ул корреспондент, сәнәгать бүлеге мөдире, мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. Аның егермедән артык гомере безнең газета белән тыгыз бәйләнгән.

Хәзер Ольга Алексеевна лаеклы ялда. Миңа әле бүген дә аның белән очрашып, редакциядә бергә эшләгән елларны искә төшерү бик күңелле. Мин аның иҗат тормышындагы үзгәрешләрне, һөнәри үсешләрне якыннан күрүчеләрнең берсе. Без бергә эшләдек, бергә уңышларга сөендек, күңелсезлекләргә борчылдык...

Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул әлеге уку йортында үзенә кирәкле юнәлеш булмаса да, Казан дәүләт университетының тарих факультетына укырга керергә тели. Аңа әлеге факультет археология эшләренә ничек булса да бәйледер кебек тоела... Әмма, ни кызганыч, биредә дә конкурстан узмый. Студент булу бәхете тәтемәгән Ольга кабат Казанга кайта һәм район газетасы редакциясенә корректор булып эшкә урнаша. Ул вакытта әлеге газета «Ленинский путь» («Ленин юлы») дип атала иде. Ярты елдан соң газета мөхәррире Евгений Федорович Полосухин аңа хатлар бүлегендә әдәби хезмәткәр вазифасын тәкъдим итә.

Сез үзегезнең тәүге материалыгызны хәтерлисезме?

– Аны ничек онытасың?! – дип елмая Ольга Алексеевна. – Миңа сәгать заводы клубы янында оештырылган малайлар хоры турында язарга куштылар. Мин ул вакытта сорау бирү түгел, сүз әйтергә дә курка идем. Ярый әле сорауларымны алдан әзерләп бардым. Азрак төзәтмәләр керткәннән соң, язмамны бастырдылар, хәзер мин ул язманың мәктәптә язган иншага охшаганын яхшы аңлыйм. Миңа мәдәният, спорт темаларын тәкъдим иттеләр, зур булмаган хәбәрләр аеруча уңышлы килеп чыга иде. Шулай итеп, акрынлап эшнең асылына төшенә башладым, тәҗрибәле остазларымнан өйрәндем, аларның берсе – Надежда Германовна Скокова.

Шулай да мин тарих факультеты белән хушлашмадым, нигәдер минем аңа рабфак аша керәсем килде. Ул вакытта рабфак күп кенә уку йортлары янында бар иде. Ә моның өчен предприятиедә бер ел булса да стажың булу мәҗбүри. Шуңа күрә дә мин сәгать заводына үлчәү приборлары контролеры булып эшкә урнаштым. Әмма тарихчы булу миңа язмаган күрәсең... Рабфакның әлеге бүлегенә җитәрлек дәрәҗәдә конкурс булды, җитмәсә, өстенлек партиягә кандидатларга гына бирелә иде. Кабат уңышсызлык! Редакциядә эшләве мтурында язуны күргәч, декан: «Сезнең язмаларыгыз да бардыр?», – дип кызыксынды. Уңай җавап ишеткәч, ул иҗади характеристика алып килүемне сорады, ә соңрак исә минем өчен генә (башкалар үткәннәр иде инде!) иҗади конкурс үткәрелде. Сүз уңаеннан, рабфак һәрвакыт җитди әзерлеге белән дан тотты, аны тәмамлаучылар иң яхшы студентлар булдылар.

Сез хыялыгызга хыянәт иттегезме, яисә совет киносында бер героиня әйткәнчә, хыялыгызны үзгәрттегезме?

– Мөгаен, икенчеседер. Әмма шикләнүләрем шактый озак дәвам итте әле, үземне журналис тикада күрсәтә алырмынмы, үз эшемнең остасы булырмынмы, дип икеләндем. Әмма инде практикада ялгышмавымны аңладым. Икенче, өченче курслардан соң мин үзебезнең «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасында практика үттем, гомуми нигезләрдә хатлар бүлегендә, тәҗрибәле журналист Рафаэль Сафин җитәкләгән авыл хуҗалыгы бүлегендә эшләдем. Ул миңа беренче вакытларда мәгълүмат, материал җыярга ярдәм итте, чөнки әлеге тема минем өчен ул вакытта бик авыр иде. Мин еш кына хуҗалыкларга чыга идем, редакция УАЗигында кырлар буйлап йөрергә туры килде... Әле хәзер дә металл кружкадан эчкән куе сөт, хуш исле авыл ипиенең тәмен авызымда тойгандай булам. Безне алар белән кыр станында сыйлаганнар иде.

Университетны тәмамлаганнан соң гаилә хәлләре буенча Ольгага Чистайдан еракта яшәргә туры килә. Әмма аңа барыбер туган шәһәрендә яшәү бәхете елмая, ул Чистайга күченеп кайта. Хәзер инде ул үзен бөтенләй башка өлкәдә – сәнәгать бүлегендә сыный. Дөрес, әлеге тема күпмедер дәрәҗәдә аның өчен яңа булмый

 

инде, чөнки ул диплом эшен «Труд» газетасы материаллары буенча «Производствода җитәкче портреты» дигән темага язган була. Әмма чынбарлыкта күпкә катлаулырак шул.

– Билгеле, кыска гына вакыт эчендә бар нәрсәгә дә өйрәнеп, вакыйгалар үзәгендә кайнап булмый, – дип сөйли Ольга Бандишоева. – Әмма эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, әйтик, Владислав Цивилин (сәгать заводы), Михаил Корочкин (Махсус автоҗиһазлар заводы), Владимир Зайцев һәм Ринат Фәрдиев («Бетар» фирмасы), Габделәхәт Хәлиуллин (икмәк заводы), Валентина Щеботнева (кондитер фабрикасы), Ефим Гуткин («Бист» фирмасы), Виктор Классен(«Вектор» радиокомпаниясе) һәм башкалар белән әңгәмә корганда алар күзенә тулы бер дилетант булып күренмәс өчен очрашуларга ныклап әзерләнә идем. Махсус әдәбият укыдым, журналларда, газеталарда кирәкле мәгълүмат эзләдем, кайвакыт хәтта кирәкле әдәбиятны сорап предприятиенең үзенә дә шалтырата идем. Ул вакытта Интернет дигәннәре юк иде, югыйсә, кирәкле мәгълүматны аннан гына чүпләгән булыр идем дә... Кайвакытта җитәкче белән очрашыр алдыннан киңәшмәгә кертүләрен, акцио нерлар җыелышларында катнаштыруларын сорап та мөрәҗәгать итә идем. Шулай ук технологик процессларны күзәтергә, цехтагы эшчеләр белән турыдан туры аралашырга да туры килде... Болар барысы да теманы киңрәк ачу, лаеклы аналитик материал әзерләү өчен кирәк булды. Журналист кирәкле фактларны чагыштырып, тиешле нәтиҗәләр дә чыгара белергә тиеш.

Җитештерелгән продукциянең сыйфаты һәм күләме, матди-техник базаның торышы... Сезнең материалларда җитди темалар күтәрелә иде...

– Әйе, мин производствода кеше факторы, профессиональлек, кадрлар мәсьәләсе, эшмәкәрлек эшчәнлеге турында да яздым, икътисадый мәсьәләләрне үзләрен генә күтәргән чакларым да булды. Язмаларым өстендә ныклап эшләвемә карамастан, аларны үзгәртеп язарга да, тулы абзацларны алыштырырга да туры килгәләде. Минем әңгәмәдәшләрем тарафыннан җитди төзәтмәләр дә кертелгән вакытлар булды. Билгеле, монда бернинди дә куркыныч нәрсә юк, чөнки төрле тема яктыртучы район журналистына һәр теманың асылына төшү җиңел генә бирелми билгеле. Әмма, дөресен әйтим, кайчакта уңайсыз да була иде: күпме язасың, кайчакта йокламаска да туры килә, ә нәтиҗәсе үзен акламый. Билгеле, еллар үткән саен, җиңеләя барды, тәҗрибә, җыелган белем дә ярдәм иткәндер ...

Ә укырга, белем алырга һәрвакыт кирәк. (Аның материаллары төбәк, ведомство басмаларында да еш басылды!)

Мөхәррир вазифасын тәкъдим иткәч, озак уйландыгызмы?

– Билгеле, борчылдым, әмма халыкта: «Күз курка, кул эшли» диләрме әле?! Мин дә шул әйтемгә таянырга тырыштым. Җитмәсә, мөхәррир урынбасары буларак, Александр Владимировичны еш кына алмаштыра идем, шуңа күрә оештыру эшләре миңа барысы да яхшы таныш. Дөрес, минем уйларга бер атна вакытым бар иде. Бу, һичшиксез, газета, коллектив өчен өстеңә зур җаваплылык алу иде. Синең өстеңә матди һәм әхлакый авырлыклар төшә. Җитмәсә, хуҗалык мәсьәләләрен дә хәл итәргә кирәк. Әйтик, су үткәрүче түбә, бинаны ремонтлау, матди-техник базаны яңарту кебек проблемалар еш кына иҗади эшләрдән вакытны ала... Тышкы яктан ук төзекләндерелеп бетмәгән бинага күчәргә тәкъдим иткәч, редакцияне хәзерге бинада саклап калу да җиңел булмады. Бүгенгә хәтле ул шунда урнашкан. Җитмәсә, үз сүзеңне дә вакытында әйтергә кирәк иде!

Һава торышы бик начар булган вакытта (газетабыз төсле булып беренче мәлләрдә анда басылды)иске УАЗикта Түбән Камадан газеталарны алып кайтуыбыз нык истә калган. Коточкыч бозлавык, буран, бу искиткеч куркыныч көн иде! Безнең тәҗрибәле машина йөртүчебез Николай Васильевич Ураловның осталыгы ярдәме белән генә безгә Чистаебызга исән-имин кайтып җитү мөмкин булды. Газета ул – үзенчәлекле авырулары һәм тәңгәл килүче профилактикасы булган тере, үсүче организм. Бүген йөз еллык тарихы булган «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы төрле саллы гына үзгәрешләр кичерде, алар «Татмедиа» АҖ җитәкчелегендә башланды һәм хәзер дә дәвам итә. Медиатехнологияләр уңышлы һәм актив төстә үсә, мин эшләгән вакытта ук интернет-ресурсларда эшли башлаган идек. Хәбәрләрнең чистайлыларга бик тиз барып җитүләре сөендерә.

Редакция һәрвакытта минем бер кисәкчегем сыман. Шуңа күрә газетабыз турында яисә журналистлар турында әйтелгән һәр авыр сүзне үз адресыма әйтелән кебек йөрәгемә якын алам.

Сезнеңчә, үз һөнәреңнең остасы булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

– Бу төшенчә эченә күп нәрсә сыйдыра. Минем уйлавымча, бу кешенең үз эшен яхшы белүе, аңа бар күңелен бирүе, камилләшүе, үз һөнәрендә үсә баруы. Чөнки, билгеле булганча, үз эшенең остасы булып тумыйлар, аңа ирешәләр. Бүгенге көндә мин республиканың төрле шәһәрләрендәге мөхәр рирләр-ветераннар белән элемтәдә торам, чөнки алар да минем тормышымның бер өлеше (Ольга Алексеевнаның кызы Дениза да һөнәре буенча журналист, Мәскәү дәүләт университетын тәмамлады, Мәскәүдә яши һәм масс-медиа өлкәсендә эшли).

– Сезнең өчен журналистикада авторитетлар бармы?

– Һичшиксез, бар. Иң элек журналистиканың күренекле, яңгырашлы һөнәрләрнең берсе икәнен билгеләп үтәсем килә. Корреспондентларны «дүртенче власть», «каләм акулалары» дип тә атыйлар. Аларның һәрберсендә хаклык бар. Чөнки журналистика күпмедер дәрәҗәдә җәмгыятькә, кешеләрнең аңына йогынты ясый. Авторитетларга килгәндә исә, болар минем өчен совет заманы журналистлары Михаил Кольцов, Анатолий Аграновский, Василий Песков, Владимир Молчанов, зыялы, тәрбияле кешеләр, үз эшләренең осталары. Алар талантлы публицистлар иде, сүз белән оста итеп идарә итә белделәр. Бүгенге журналистларга да алардан өйрәнү начар булмас иде. Республикадагы коллегаларымнан Владимир Шевчукны, Юрий Фроловны, Любовь Агееваны атар идем, сүз уңаеннан, аларның икесе университетта минем укытучыларым булдылар (автордан: Юрий Иванович безнең төркемнең кураторы да иде).

Җирле журналистлар арасында – Геннадий Абрамов, Елена Щенникова. Үз эшләренең осталары булып безнең редакциядә беренче чыныгуларын алган, хәзер республиканың абруйлы газеталарында эшләүче Андрей Лебедев, Олег Платоновны атар идем. Сүз уңаеннан, Олег минем укучым булды, безнең редакциягә ул 9 сыйныфта үк килгән иде, аның каләм чарлавы турыдан туры минем кул астында үтте. Үземнең яраткан «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы коллективына зур ихтирам белән карыйм, коллегаларымның уңышлары артыннан күзәтәм.

Бүген яраткан газетама җиңел түгел икәнен мин бик яхшы аңлыйм. Үз аудиториясен саклап калу өчен аңа даими рәвештә яңа шартларга күнегергә туры килә, килеп туган проблемалар исә тиз арада хәл итүне сорый. Безнең гомуми эшебезне мөхәррир Наталья Николаевна Данилованың акыллы җитәкчелеге астында яшь, креатив, профессиональ команда дәвам итүенә ихластан сөенәм. Чын күңелемнән яраткан коллективыма иҗади уңышлар, рәхмәтле газета укучылар, газетаның киләчәктә дә чәчәк атуын телим. Шәһәр һәм районыбызның төп газетасы булып калыгыз!

Яраткан цитатасы:

«Кешенең күңеле аның эшләрендә күренә». Генрик Ибсен, Норвегия драматургы, шагыйрь, публицист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев