Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Газ хезмәткәрләрен өйгә кертмәсәгез – штраф түләгез!

Сөрем газы белән агулануга, көнкүреш газы шартлауга бәйле фаҗигале вакыйгаларның килеп чыгуы иминлек тәэмин итү проблемасына яңача карарга мәҗбүр итте.

Ни кызганыч, борчулы статистика безнең респуб­ликага да кагылды. Ел башыннан гына да сөрем газы белән агулануның дистәдән артыграк очрагы теркәлгән. Газ җиһазыннан файдаланганда иминлек тәэмин итү мәсьәләсе безнең районда да гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышларында күп тапкырлар тикшерелде.
Гадәттән тыш хәлләргә юл куймаска ярдәм итүче мөһим фактор булып газ җиһазына вакытында техник хезмәт күрсәтү тора. Әмма газ хезмәткәрләре кайвакыт фатирларга эләгә алмыйлар. Сәбәпләре төрле булырга мөмкин: йорт хуҗаларын өйдә туры китерә алмыйлар, фатирда беркем дә яшәми, ә кемдер белә торып газ хезмәте хезмәткәрләрен өенә кертми. Соңгылар белән эш кискен проблемаларның берсе булып кала.
Нәкъ менә шуңа күрә рейд оештыру турында карар кабул ителде. Бу юлы идарәче компания, газ хезмәте, полиция бүлеге, башкарма комитет  вәкилләреннән торган ведомствоара эшче төркем сәгать заводы микрорайонында булды.
– Әгәр яшәүчеләр өйдә булып та газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү өчен газ хезмәте хезмәткәрләренә фатирга керүне тәэмин итмәсәләр, акт төзеләчәк, ул шуннан соң Чистай зона торак инспекциясенә тапшырылачак, – ди башкарма комитетның оештыру бүлеге начальнигы Денис Силайчев.
Белә торып газ җиһазына хезмәт күрсәтүгә белгечләрне кертмәгән милекчеләрне административ җавапка тарту закон тарафыннан каралган.
Комиссия планлы техник хезмәт күрсәткән вакытта газ хезмәте хезмәткәрләре эләгә алмаган фатирларга барды. Чистайда шундый 200дән артыграк торак йорт бар.
– Һәр йортта планлы тикшерү үткәргәндә ким дигәндә 2-3 фатирга техник тикшерү үткәрелмичә кала, – дип билгеләп үтә газ хезмәте хезмәткәре Азат Галимов.
Әйтергә кирәк, шушы рейд вакытында күпчелек фатирларда без йорт милекчеләрен өйләрендә туры китерә алмадык. Мөгаен, бу вакытта кешеләр эштә булганнардыр. Бу очракта газ хезмәткәрләре шалтыратырга һәм техник хезмәт күрсәтү көнен һәм вакытын алдан ук сөйләшергә тәкъдим итәләр.
Комиссия очрашкан торак милекчеләренә «Наш дом» идарәче компаниясе директоры Евгений Баранов килүләренең максатын аңлатты.
– Без фатир эчендәге газ җиһазына техник хезмәт үткәрелмәгән торак йортлар буенча йөрибез, аңлату эше алып барабыз һәм сезнең рөхсәтегез белән газ хезмәте хезмәткәрләре техник хезмәт күрсәтәчәкләр, –  диде Евгений Игоревич.
Һичшиксез, кешеләрнең күплеге, полиция хезмәт­кәренең дә булуы, фото һәм видеокамералар объективлары күбесен сагайтты, әмма хәлне җентекле аңлатканнан соң фатир хуҗалары техник хезмәт күрсәтү өчен белгечләрне берсүзсез керттеләр.
Шәһәрлеләр әлеге мәсь­әләгә тагын да җитдирәк якын килерләр һәм техник хезмәт күрсәтүне үткәрергә белә торып комачауламаслар дип ышанасы килә. Бу бит аларның иминлеге өчен эшләнә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев