Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гайшә әби Нәфиева сөйләгәннәрдән...

Бу хатирәләрне Гайшә әби исән чакта язып алдым. Бүгенгесе көндә ул мәрхүмә.

– Без Гыйләҗетдин күрше—сендә яшәдек. Әтием Сәфәр—гали аларда хезмәт итте. Гыйләҗетдин мулла гыйлем иясе, бик күп белүче, абруйлы кешеләрдән саналган. Халык телендә аны алдагыны белүче дип тә сөйли иделәр. Ул җилгә сызгыра торган була. Аның бай китапханәсе була. Гаязны эзәрлекли башлагач, аның китаплары тарала, аларның язмышы бик аяныч хәлгә юлыга, саклап калу нияте белән коега да төягәннәр, җиргә дә күмгәннәр. Сөт җыю пункты төзегән вакытта трактор белән баз казыганда чәчәкләр бакчасыннан китаплар килеп чыккан. Мин җир өстенә сибелеп таралган китапларны җыеп алдым. Өйгә алып кайтып чормага яшердем. «Пәйгамбәрләр тарихы» иң яхшы сакланганы иде. Гыйләҗетдин абзый авылыбызда 29 ел мулла булып эшләгән. Үз өендә мәдрәсә ачып, шунда яуширмәлеләргә белем, тәрбия биргән.

Камәрия әби бик юмарт иде. Тәмле-томлыны балалардан җәлләмәде, өләшә иде. Ике Мәгъмүрә, Фатыйма исемле кызлар «Без Гыйләҗетдин муллада укыдык», – дип горурланып сөйли торганнар иде, бик гыйлемлеләр иде шул.

Минем әтием Сәйфетдин байда егет чагында эшләгән. Сәйфетдин байның улы Халирахман, килене Мәликә иде, аларны колхозлашу чорында Чиләбе ягына сөрделәр.

Минем Гаяз абыйны күргә нем булмады. Хәлимәбануны театрлар куеп йөри дип сөйлиләр иде. Ә Гыйләҗетдин мулланың йортын хәтерлим. Ул соргылт төстә бер генә катлы, коесы, сарайлары булган төзек кенә ихаталы йорт иде. Шәртәй бабай кызы Мәрьям-Гаяз абыйның хатыны иде. Авыл куштаны Шәйхетдин турында ул елларны сүз күп булды, аны төнге сәгать 12 дә атып үтерәләр. Тагын шуны да әйтә алам, Гыйләҗетдин мулла гел кәҗүл читектән йөргән. Бу – читек кәҗә тиресеннән әзерләнгән күннән ясалган, әз генә табан арты чиккән. Ул матур читекләрне хәтерлим әле мин. Хәзер аларны күрергә дә юк.

Лилия Фәсхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев