Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гарифуллиннар гаиләсе Татар Гаделшасы авылында үз йортлары янында балалар Сабантуе уздырды

Илгиз Зөфәр улы һәм Фәридә Усман кызы балаларга уен-көлке, төрле уеннар, җылылык белән тулы бәйрәм бүләк иттеләр

Татар Гаделшасы авылында һәр ел саен матур традиция кабатланып килә: һәр җәйдә Гарифуллиннар гаиләсе балалар өчен үз йортларында чын балалар Сабантуе уздыралар. Илгиз Зөфәр улы һәм Фәридә Усман кызы балаларга шат авазлар, төрле уеннар, җылылык белән тулы бәйрәм бүләк итәләр.

«Балаларның шат авазы, ихлас елмаюлар, күзләрендә янган очкыннар –әлеге бәйрәмнең төп хәзинәсе. Нәкъ менә шушы мизгелләр дөньяны азрак мәрхәмәтлерәк итә», – әнә шундый сүзләр белән кунакларны каршы алалар кунакчыл хуҗалар.

 Гарифуллиннар йортында Сабантуй – бу мавыгу гына түгел. Гаилә өчен аның мәгънәсе тирән: ул буыннар чылбырын тоташтыручы җеп булып тора. Халык уеннары, җырлар һәм тәмле сый-нигъмәт аша балалар әби-бабалары гореф-гадәтләре белән, аларның ничек итеп күңел ачулары, ничек сөйләшүләре, нинди уеннар уйнаулары белән таныша.

«Без әлеге күперне уен-көлке, шат көлү авазлары, матур традицияләребез аша, туган телебез югалмасын, алар яңа яшь тавышларда яшәсен, тәмле өчпочмак исләре һәм якыннарының яратулары кебек үк җылы һәм якын булып балаларның күңелләрендә саклансын өчен төзибез», – дип уй-хыяллары белән уртаклаша оештыручылар.

 Бәйрәмнең яшь катнашучылары шатлана-шатлана милли уеннарда катнаштылар, әйлән-бәйлән уйнадылар һәм тәмле сый-нигъмәтләр белән сыйландылар. Көне буена шатлык һәм бердәмлек мохиты хөкем сөрде...

Бәйрәм азагында кунаклар киң күңеллелекләре һәм традицияләребезне сакларга тырышулары өчен Гарифуллиннар гаиләсенә ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.

«Илгиз абыйга, Фәридә апага шундый матур бәйрәм оештырганнары, безгә күңелле, якты мизгелләр бүләк иткәннәре, ачык йөзле, киң күңелле булганнары өчен зур рәхмәт. Аларның бу традицияләре озак яшәсен һәм бик күп буыннарны сөендерсен иде!» – дип рәхмәтләрен җиткерделәр Сабантуйда катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев