Галимнәр һәм музей эшләрен белүчеләр Җүкәтауның тарихи урынын саклау һәм ничек итеп аны туризм объекты итү турында сөйләштеләр
...
Шәһәр тарихы музеенда Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы тарафыннан оештырылган «Җүкәтау — Чистай: археология һәйкәлләре һәм изге урыннар» дигән темага түгәрәк өстәл булды. Анда тарихи урыннарны саклау, өйрәнү һәм аларны туризм объектлары итеп файдалану мәсьәләләре тикшерелде. Дискуссия югары дәрәҗәдә узды, бирегә Татарстанның башка шәһәрләреннән музей эшләрен белүчеләр, әйдәп баручы Казан вузларыннан әйләнә-тирә табигатьне саклау буенча галим-археологлар һәм белгечләр килде. Кунаклар өчен борынгы шәһәр буйлап һәм элеваторга экскурсия оештырылды, шулай ук алар «Нур» мәчетендә булдылар.
Җүкәтау шәһәре Болгар белән беррәттән, X–XIV гасырларда болгар-татар шәһәрләре арасында иң танылганнарның берсе булды. Ул рус елъязмаларында искә алына һәм урта гасыр Төньяк-Европа карталарында да күрсәтелгән. Ә Чистай өчен бу Текә Тау поселогы белән янәшәдә, Килевка елгасы Чулманга койган җирдә «алгы урын». Урта гасырларда биредә эре шәһәр булуы хакында искә төшерүчеләр бүгенге көндә бик күп түгел. Әмма 1970 елдан алып, күләмле казу эшләре башлангач, анда күп кенә Чистай кешеләре катнаша.
Тарих фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең А. Х. Халиков исемендәге археология институтының урта гасырлар археологиясе бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Наил Гатиятулла улы Нәбиуллин Тамара Александровна Хлебникова җитәкчелегендә 70нче елларда, соңрак 90нчы елларда казу эшләре ничек алып барылуы турында сөйләде. Галим архив фотографияләрен күрсәтте (кайбер чистайлылар анда үзләрен таный алалар). Ул бер яктан вакыт узу белән тарихи чокырларның һәм өемнәрнең таркалуын, кайчандыр аларны өю авыр һәм катлаулы эш булуын, хәзер заманча техникаларның 15 минут эчендә бу эшне башкаруларын билгеләп үтте. «Икенче яктан, — ди Наил Гатиятулла улы, — безнең кайбер урыннарда казымавыбыз яхшы да булды. Без бит казый торган әйберләр, тикшерүләрнең яңа методлары булачагын уйламадык та. Хәзер мөмкинлекләр зур, теләгең генә булсын!» Галим Җүкәтаудан табылган хәзинәне искә төшерде. Аны 1924 елда крестьян Палатников таба, әмма 1957 елда ТАССРның Үзәк музееннан аны урлыйлар. Бары бер беләзек кенә Эрмитажга тапшырыла һәм анда саклана…
Бүген зур хәзинә биредәге табигать үзе дияргә мөмкин. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты доценты, архитектура мирасын реставрацияләү белгече Светлана Глебовна Персова әйтүенчә, Чистайга бүгенге көндә «зур реакцион киңлек» җитешми.
— Яланаяк йөрердәй чиста урыннар юк. Җүкәтауны мәдәни урын итеп карарга кирәк. Артефактлар тәкъдим итәргә кирәкми. «Үзгәртеп оештыручылар» азрак булсын! Әйдәгез, табигатькә якынрак булыйк, үзгәртеп корулар белән бик мавыкмыйк! — дип мөрәҗәгать итте Светлана Глебовна.
Бу хакта биология фәннәре докторы, Казан федераль университетының кафедра мөдире Нәфисә Мансур кызы Минһаҗева да сөйләде. Ул урта гасыр Җүкәтау тормышы өчен бик мөһим булган Килевка елгасының кибеп баруын, нык пычрануын билгеләп үтте.
— Һәрбер борынгы шәһәрнең үз елгасы булган, ул аның тормышында мөһим роль уйнаган, су белән тәэмин итү, су чыгару өчен дә файдаланылган. Бу тулы бер тарихи катлам, аны өйрәнергә кирәк. Төзекләндерү белән су объекты юкка чыгарылырга мөмкин, алдан өйрәнмичә моны эшләргә ярамый, — дип таләп итә Нәфисә Мансур кызы.
Күңелсез мисал итеп ул Мәскәү артындагы кече елгаларны китерде. Биредә елга төпләрендә үткәрелгән тупас эшләр кондызларның һәм ондатраларның үлеменә китергән. Җүкәтау өчен ул карау мәйданчыкларын тауда төзекләндерүне, «аска төшүләрне агачтан ясауны, казу эшләрен билгеләүне, мәгълүмати тәэмин итүне» тәкъдим итте.
— Әмма глобаль проектлардан куркырга кирәк, чөнки табигать бетонлаштыруга түзә алмый. Кече елгалар өчен — агач яр буйлары, күперчекләр, чыгу урыннары. Бетон карарларыннан, зинһар, качыгыз! — дип өндәде галимә. Ә «Чистай–фронтка» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Чулпан Сөләйманова аның сүзләрен куәтләде. Ул Килевка елгасының чиста вакытын, анда балык күп булуын әйтеп үтте. Әмма елдан-ел елга камышлар
белән уралды, анда төрле сулар агып төште һәм ул сасы сазлыкка әверелде.
Район Советы аппараты җитәкчесе Равил Рафаэль улы Мәзгутов шәһәрдә акча җитешмәве хакында әйтеп үтте.
–Дотация бюджеты нәрсә ул? Сез һәрбер эшегезне сезнең бюджетны дотацияләүче югарыда торган бюджет белән килештерәсез. Чистайда дотация бюджеты, биредә бердәнбер эшләүче механизм — болар грантлар.
Грантлар турында «Тамга» шәһәр тикшерүләре Институты учредителе Мария Валерьевна Леонтьева сөйләп үтте. Аның фикеренчә, Чистайның федераль һәм республика финанс ярдәменә дәгъва итәргә тулы хокукы бар, әмма проблемалар да юк түгел.
— Су чыгарулар, каты көнкүреш калдыклары җыю урыны, парковкалар, электр энергиясе булмаган җирдә төрле чаралар үткәрү бик катлаулы. Шуңа күрә Җүкәтау, — дип саный Мария Леонтьева, — мөстәкыйль таныту урыны була алырмы?
Шул ук вакытта Казанда кабатлаучы нокталар оештыру турында сөйлиләр. Әйтик, туристлар, экскурсантлар Иннополисны, Зөяне, Болгарны килеп карадылар ди. Ә икенче тапкыр килгәндә без аларга нәрсә тәкъдим итә алабыз соң? Миңа калса, Җүкәтауны Чистай тирәсен һәм Чистайның үзен күрсәтү нокталары эченә кертергә кирәк.
Ул музей-тыюлык эшенең мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки ниндидер «теманы бердәм җыючы» кирәк.
— Ниндидер бердәм монография, Җүкәтауны һәм аңа караучы территорияне өйрәнүче, аларның археологик һәм табигый әһәмиятен билгеләүче йомгаклау тезислары буенча конференция файдалы булыр иде. Барлык мәгълүматлар бергә тупланган, ашыгыч белешмәләрне тиз табу мөмкинлеге булган урын булу кирәк.
Бүген шәһәр территориясендә булган борынгы җирлектән көйләнгән туристлык керемнәре юк, әмма шул ук вакытта алар бу тарих белән кисешмиләр дип әйтеп булмый. Чөнки бу биек, матур урын, ял итүчеләр «таныту урынына» еш киләләр, шул исәптән пикникка да. Ә кайберләре чүп-чарларын да калдырып китәләр. Музей-тыюлык 3нче гимназиянең тарих укытучысы Анна Федоровна Орловага үзенең укучылары белән борынгы Җүкәтау урнашкан урыннан анда хәзер килүчеләр ташлап калдырган чүп-чарны күп тапкырлар җыюлары өчен диплом тапшырды.
Ә шәһәрнең тарих музеенда бүген үк «Болгар һәм Җүкәтау. Иделдә һәм Чулманда цивилизация» күргәзмәсен карарга мөмкин. Анда X–XIV гасырның 500ләп әйберсе җыелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев