Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Галактионов урамында сарай янган

Узган җомгада Галактионов урамында янгын чыккан.

– Янгынның сәбәбе – ут белән бәйле эшләрне башкарганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк, – дип сөйләде Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.

Янгын күзәтчелеге инспекторы, халыкка мөрәҗәгать итеп, билгеләнгән таләпләрне тайпылышсыз үтәргә һәм ут белән бәйле эшләрне башкарганда, мондый гадәттән тыш хәлләргә юл куймас өчен, аеруча игътибарлы булырга чакырды.

– Ут белән бәйле эшләр башкарылачак участок янында ягулык-майлау материаллары куймаска, корылмаларны һәм җайланмаларны сак ларга кирәк. Бу максатлар өчен асбесттан махсус щитлар кулланырга яки саклана торган объектларның өслегенә төшерү өчен янмый торган составларны кулланырга мөмкин. Әлеге таләпләрнең үтәлешеннән сезнең куркынычлыгыгыз гына түгел, якыннарыгызның иминлеге дә бәйле. Исегездә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда булдырмый калу җиңелрәк, –дип билгеләп үтте Руслан Рамил улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев