Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаиләдә дә, иҗатта да бергә

Ике музыкант бергә яши аламы? Рогожкиннар гаиләсе башлыгы Анатолий Михайлович белән күрешеп сөйләшкәннән соң, кыю рәвештә «әйе» дип әйтә алам.

Аларның тормышында музыка зур урын алып тора, нәкъ менә ул Анатолий һәм Валентинага тату гаилә булып яшәргә ярдәм иткән.

Безнең геройларыбыз бер күрүдә гашыйк булуның нәрсә икәнен беләләр. Анатолий әле малай чакта ук үз ишегалларында күршеләренә кунакка килгән матур күлмәкле кызны күреп ала. Шул вакытта ул киләчәктә әлеге кызның аның хатыны булачагын аңлап бетермәгән, билгеле.

– Ул минем хәтеремә уелып калгандай булды. Әмма бик яшь булу сәбәпле, мин аның белән танышырга җөрьәт итмәдем. Безнең беренче очрашуыбыздан соң, мин аны күп еллар күрмәдем. 1975 елда музыка мәктәбенә баян һәм халык уен кораллары оркестры сыйныфы укытучысы булып эшкә урнаштым, аннары мине армиягә алдылар. Хезмәт итеп кайткач, безнең музыка коллективының тулылануын күрдем. Ышануы да авыр, әмма ул күп еллар минем башымнан чыкмаган кыз иде. Әлбәттә, вакыт узгач, без икебез дә үзгәргәнбез. Аның шушы кыз икәнен аралашкач кына аңладым, – дип искә ала Анатолий Рогожкин.

– Һәм чираттагы күрүшүдән соң сез өйләнештегезме?

– Әйе, армиядән кайткач, аны күрдем һәм без өйләнештек. Туйны 1978 елда уздырдык. Ягъни без инде 43 ел бергә, хәтта ышанып та булмый. Әлмәт музыка училищесын тәмамлаганнан соң, Валентина теоретик-хоровик булып эшләде, ә мин оркестрда укытуны дәвам иттем. 1979 елда безнең тәүге сабыебыз – улыбыз Леша, өч елдан соң кызыбыз Лена туды. Хәзер биш оныгыбызны тәрбияләргә булышабыз.

– Тәүлегенә 24 сәгать бергә булу авыр булмадымы? Эш сезнең мөнәсәбәтләрегезгә тәэсир иттеме?

– Уңай тәэсир итте. Хәзер Валентина лаеклы ялда, күп вакытны оныкларыбыз белән үткәрә, өйдәге эшләр белән мәшгуль. Ул өй учагын саклаучы һәм кайгыртучан хуҗабикә, безне тәм-томнар белән сыйларга ярата. Миңа аннан башка эшләү әллә ничек хәтта. Ул минем оркестрым өчен чыгыш ясады, шәхси эксперт булды һәм шулай булып кала да. Кайчагында миңа без бертөрле фикер йөртәбез дип тоела. Әмма аның фикере минем өчен абруйлы, минем өчен ул һәрвакыт хак лы, мин дә аның өчен нәкъ шулай. Әлбәттә, барлык гадәти гаиләләрдәге кебек үк, безнең арадан да кайчак кара мәче уза. Әмма бер-береңне чын-чынлап яратканда болар барысы да вак-төяк кенә.

– Музыкага мәхәббәт балаларыгызга да күчтеме?

– Улыбыз – баянда, кызыбыз пианинода бик яхшы уйный. Оныгыбыз торбада уйнарга өйрәнде, хәзер балалар тынлы оркестрында чыгыш ясый. Гомумән, безнең гаиләдә иҗади кешеләр күп. Тагын бер оныгыбыз бию түгәрәгенә йөри. Шуңа күрә безгә гаилә концерты оештыру берни тормый, – дип елмая әңгәмәдәшем.

– Сез аларның бу юнәлештә үсүенә ярдәм иттегезме?

– Алар, безгә карап, музыка уен коралларында уйнау белән кызыксыналар. Әлбәттә, без хатыным белән аларга бу юнәлештә үсәргә ярдәм итәбез. Балаларыбыз инде зурлар, һәркемнең үз эше. Музыка аларның мавыгуына әверелде. Улыбыз, мәсәлән, хәзер элект роника белән шөгыльләнә. Әмма музыка тормышта аңа бик булышты. Ул Буденновскида хезмәт итте, хәрби оркестрда уйнады.

– Ә сез үзегез балачакта музыка уен коралларында уйнарга ярата идегезме?

– Мин үзем музыка мәктәбендә укыдым, алга таба бу юнәлештә үсәргә булдым. Әлбәттә, барлык балаларга кебек үк, күп уку ошамый иде. Әмма минем дүрт яшьтән бирле кулымнан төшермәгән гармуным бар иде. Шулай, сәнгать дөньясына кереп киттем. Хәзер оркестрда 30 бала шөгыльләнә. Ксилофон, контрабас, баянда һәм башка уен коралларында уйнарга өйрәтәм. Җирле мәдәни һәм җәмәгать тормышының үзәгендә кайныйбыз, төрле чараларда актив катнашабыз.

– Сез хатыныгыз белән 40 елдан артык бер-берегезне аңлап яшисез. Озын, бәхетле гаилә тормышының сере нәрсәдә?

– Күп кенә яшьләргә шулкадәр гомерне бергә яшәү мөмкин булуын ишетү сәер. Барысының да әкияттәге кебек бәхетле яшисе килә, әмма кайберәүләр озак еллар бергә бәхетле яшәү өчен күп көч һәм тырышлык таләп ителүен аңламыйлар. Беренче чиратта, бер-береңә юл куярга кирәк. Талашулар, ызгышулар яхшыга китермәячәк. Чынлыкта исә, 43 ел сизелмичә дә үтеп китте. Без үзебез дә яшь, безгә дә акыллы киңәшләр бирүче булсын иде әле.

 

Ничек кенә гади яңгырамасын, бер-береңне кадерләргә кирәк.

 

Хезмәттәшләре һәм дуслары турында хөрмәт белән Фәридә Абрамова, Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы:

– Рогожкиннар гаиләсе минем өчен үрнәк. Анатолий Михайловичның идеяләре ташып тора, аларны тормышка ашырырга һәрвакыт Валентина Петровна ярдәм итә. Ул аның эше өчен җан ата, тормыш иптәшен саклый. Сер түгел, иҗади кешеләр үзенчәлекле, яхшы һәм матур нәрсәләрне хис-тойгылар ташып торганда тудыралар. Хатынының һәрвакыт хуплавы, янәшә булуы тигезлек табарга, дөрес карар кабул итәргә ярдәм итә. Валентина Петровна – нигез, ә Анатолий Михайлович – ныклы тыл. Алар бер-берсен тулыландыра. Гаилә бәхетләренең сере дә нәкъ шунда. Алар бер-берсен генә түгел, үз эшләрен дә яраталар. Аларның һәркайсы үзенең яраткан эше өчен яна.

Алексей Артемьев, автор-башкаручы:

– Рогожкиннар бакчада эшләргә бик яраталар. Барысына да ничек өлгерәләрдер, аңламыйм. Анатолий һәм Валентина өчен дачага бару – изге эш. Моннан тыш, алар үзләре эш кораллары ясыйлар, аннары хезмәттәшләре һәм дуслары белән тәҗрибә уртаклашалар. Мин аларны уйлап табучылар дип атыйм. Менә күптән түгел генә Рогожкиннар технология се буенча сәнәк эретеп ябыштырдым. Ир белән хатын бер юнәлештә фикер йөртәләр, аларның мавыгулары да уртак. Шуңа күрә шулкадәр ел бергә яшиләр дә. Тагын шулкадәр һәм тагын да күбрәк яшәүләрен телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев