Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестивалендә Михайловлар гаиләсе өченче урынны алды

Балалар һәм яшьләр иҗат йортында ел саен үткәрелә торган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды.

Анда районыбызда яшәүче 8 гаилә: Падериннар, Зариповлар, Михайловлар, Төхфәтуллиннар, Львовлар, Федосеевлар, Закировлар һәм Гориннар катнашты. Һәр гаилә үзенчә уникаль һәм талантлы.

Фестиваль ике этаптан: гаилә тарихына багышланган күргәзмәләрдән һәм сәхнәдә чыгышлардан торды. Катнашучылар үзләренең нәселләре турында мөмкин кадәр кызыграк сөйләргә тырыштылар. Алар жюри әгъзаларын җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп һәм музыка коралларында уйнап каршы алдылар. Аларга тәмле ризыклардан авыз итәргә тәкъдим иттеләр һәм гадәти булмаган борынгы әйберләрне күрсәттеләр.

— Әлеге фестиваль ярдәмендә Россия халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре үсә, гаилә йолалары буыннан-буынга күчә, — диде шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов. — 8 гаилә бүген үз шәҗәрәләрен тәкъдим итте, катнашучыларның ата-бабаларын хөрмәт итүләре һәм гаилә кыйммәтләрен саклаулары сөендерә. Һәр гаиләнең элек ата-бабалары кулланган көнкүреш әйберләре турында дәртләнеп сөйләвен күрдем. Шулай ук барлык гаиләләрнең үз Ватанын яратучы чын патриотлар булуы күренеп тора.

Фестивальдә катнашкан Михайловлар гаиләсе Түбән Кондрата авылыннан килгән. Гаилә әгъзалары фикеренчә, фестивальдә катнашу — үз ата-бабаларыңа хөрмәт күрсәтү һәм үз нәселең турында сөйләү өчен менә дигән мөмкинлек. Фестивальдә гаиләне 5 кеше тәкъдим итте, шуларның берсе — Лидия Архипова.

— Мин әнием һәм өч балам белән килдем. Без берничә гаилә ядкаре: карт әбиебездән калган 1898 елгы чиркәү китабы, карт бабабыздан калган күпсанлы эш кораллары, шулай ук әбиебезнең күлмәге — кепе һәм баш киеме — хушпадан торган борынгы костюмны алып килдек, — дип уртаклаша хатын-кыз. — Хәзер кызларым белән бергә милли баш киеме — масмаклар ясыйбыз, без аларны шулай ук күргәзмәдә күрсәттек.

Михайловлар гаиләсенең иң яраткан ризыгы — «Яңгыр боткасы» (Çумар патти), ул ит шулпасында 7 төрле ярмадан әзерләнә. Алар шулай ук төрле камыр ризыклары: баланнан десертлар, ит һәм тары ярмасыннан бәйрәм бәлеше «Хуплу» һәм милли эчемлек — куас алып килгәннәр.

Сәхнәдә гаилә үзләренең яраткан «Уяв» бәйрәмен тәкъдим итте. Бу борынгы чуваш бәйрәме, ул язгы кыр эшләренең тәмамлануын гәүдәләндерә.

— Бу бәйрәм безнең өчен гадәт кенә түгел, ә гаилә багланышларын ныгыту, балаларга һәм оныкларга туган җиргә мәхәббәт һәм ата-бабаларыбызга хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге дә. Безнең өчен Уяв –гаиләдә бердәмлек һәм гармония символы, анда һәркем үзен зур һәм дус коллективның бер өлеше итеп хис итә, — диде Лидия Архипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев