Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестивалендә катнашкан Федосеевлар — чын осталар

Балалар һәм яшьләр иҗат йортында ел саен үткәрелә торган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды

Анда районыбызда яшәүче 8 гаилә: Падериннар, Зариповлар, Михайловлар, Төхфәтуллиннар, Львовлар, Федосеевлар, Закировлар һәм Гориннар катнашты. Һәр гаилә үзенчә уникаль һәм талантлы.

Фестиваль ике этаптан: гаилә тарихына багышланган күргәзмәләрдән һәм сәхнәдә чыгышлардан торды. Катнашучылар үзләренең нәселләре турында мөмкин кадәр кызыграк сөйләргә тырыштылар. Алар жюри әгъзаларын җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп һәм музыка коралларында уйнап каршы алдылар. Аларга тәмле ризыклардан авыз итәргә тәкъдим иттеләр һәм гадәти булмаган борынгы әйберләрне күрсәттеләр.

— Әлеге фестиваль ярдәмендә Россия халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре үсә, гаилә йолалары буыннан-буынга күчә, — диде шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов. — 8 гаилә бүген үз шәҗәрәләрен тәкъдим итте, катнашучыларның ата-бабаларын хөрмәт итүләре һәм гаилә кыйммәтләрен саклаулары сөендерә. Һәр гаиләнең элек ата-бабалары кулланган көнкүреш әйберләре турында дәртләнеп сөйләвен күрдем. Шулай ук барлык гаиләләрнең үз Ватанын яратучы чын патриотлар булуы күренеп тора.

Федосеевлар гаиләсенең 8 әгъзасы Чистай Выселкасыннан килгән.

Алар тукыма эшкәртү өчен борынгы кораллар тәкъдим иттеләр. Аларның күргәзмәсендә 1824 елгы Библия һәм 1839 елгы Месяцеслов, шулай ук ата-бабаларының борынгы фотосурәтләре бар иде.

— Сәхнәдә без чын осталар гаиләсен күрсәттек, һәрберебез үз куллары белән нәрсәдер эшли. Ирем белән улым агачка уеп рәсем төшерү белән шөгыльләнәләр. Ә тагын ирем тәрәзәләр, җиһазлар, идәннәр һәм түшәмнәр ясый, ә улым аннан үрнәк ала. Ә мин Чистай Выселкасы мәдәният йортында эшлим һәм «Кудесница» декоратив-гамәли иҗат студиясе җитәкчесе булып торам. Өч кызым тегә һәм чигә белә. Без туганнарыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итәбез: минем әбием һәм әнием туку эше белән шөгыльләнделәр: эрләделәр, чиктеләр һәм челтәрләр бәйләделәр, — дип сөйләде Наталья Мельникова.

Үсеп килүче буынны тәрбияләгән һәм гаилә традицияләрен саклаган өчен Федосеевлар гаиләсе катнашучылар дипломы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев