Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гаилә, сайлаулар, иминлек: дус-тату Алдынгылар хәрәкәте командасының кызыклы һәм бай эшчәнлеге белән таныштыруны дәвам итәбез

Вакыт аяусыз алга бара, ә аның белән бергә — Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучыларның бай тормышы да! Бу чыгарылышта иң кызыклы нәрсәләр: мавыктыргыч чаралардан алып илһам бирүче очрашуларга кадәр генә!

Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучылар вакыйгалар үзәгендә
Әтиләр көне алдыннан Алдынгылар аеруча зур вакый­ганың — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты­ның гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы һәм «Ныклы гаилә» проекты кураторы Эльвира Фәнис кызы Әхмәтованың эш сәфәре шаһиты булдылар. Малайлар һәм кызлар Татарстан Республикасы әләме рәвешендәге 3Д стикерлар ясау буенча мастер-класс оештырдылар. Аларга тагын Эльвира Фәнис кызы белән аралашырга һәм аның Чистай шәһәре турындагы тәэсирләрен белергә мөмкинлек бирелде.

— Бу үзенчәлекле шәһәрдә күркәм кешеләр яши һәм шәһәргә кергәндә, сүз уңаеннан, монда мин беренче тапкыр, моны үзем өчен шунда ук аңладым. Бигрәк тә замана белән үрелеп барган архитектура, тарихи биналар тәэсирләндерде. Кешеләр бик гармонияле һәм мин, әйтергә кирәк, бу шәһәргә шунда ук гашыйк булдым һәм бирегә кабат килергә телим, — дип уртаклаша Эльвира Фәнис кызы.

Әтиләр көне
Әти — ул безнең яклаучыбыз, остазыбыз һәм иң яхшы дустыбыз. Ул һәрвакыт янәшә, ярдәм итәргә һәм авыр минутларда дөрес юнәлёш би­рергә әзер. Әтиләр көне уңаен­нан шәһәребезнең һәм районыбызның төрле мәктәп­ләрендә төрледән-төрле чаралар үткәрелде:
— 16нчы номерлы мәктәптә мастер-класс узды, анда балалар әтиләре өчен орденнар ясадылар;
— Кадетлар мәктәбендә котлау открыткалары, танклар рәвешендә брелоклар ясадылар һәм әтиләргә багышланган портретлар күргәзмәсе оештырдылар;
— 4нче номерлы мәктәптә «Супер әти» медальләре ясадылар һәм үз әтиләре белән ярышып, аҗаган уенын үткәрделәр;
— Каргалы гимназиясендә Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучылар «Бабаемның куллары» иҗат остаханәсен оештырдылар һәм әтиләре хөрмәтенә плакат әзерләделәр.

Сайлаулар һәм бердәмлек
Җирле Алдынгылар Советы конференциясе узды, анда безнең команда узган уку елындагы казанышлары турында фикер алышты һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты!
Конференциянең төп мо­мент­ларының берсе яңа рәис сайлау булды. Тавыш бирү йомгаклары буенча 4нче номерлы мәктәп укучысы Айгөл Хөснуллина рәис итеп сайланды.
Шулай ук Алдынгылар хәрә­кәтенә багышлау булды. Без дус-тату командабызда яңа катнашучыларны сәламләргә шатбыз. Безне алда күп эш көтә, әмма бергәләп без барлык авырлык­ларны да җиңә алачакбыз!

Имин каникуллар
Көтёп алынган каникуллар алдыннан Татар Талкы­шы мәктәбендә ата-аналар җые­лышының мөһим һәм гадәти булмаган форматы — «Имин каникул»лар узды. Чараның төп үзенчәлеге шунда: анда ата-аналар гына түгел, балалар үзләре дә катнашты, ә белем бирүдә төп рольне Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучылар уйнады. Малайлар һәм кызлар ялны куркынычсыз итәргә ярдәм итә торган төп кагыйдәләр һәм саклык чаралары турында сөйләделәр.

Алдынгылар хәрәкәтенең яшь белгечләре: 2нче сезон
Әлеге сәхифәнең яңа сезо­нының беренче кунаклары 14нче номерлы балалар бакчасыннан Марк һәм Алия булды. Алар үзләренең бакчаларында үткәрелгән төрле акцияләрдә һәм чараларда актив катнашулары турында бик теләп уртаклаштылар. Балалар горурланып үзләренең уңышлары, зур һәм тату команданың бер өлёше булулары турында сөйләделәр.
Марк белән Алия үзләренең иҗтимагый тормышлары турында сөйләп кенә калмадылар, дүрт аяклы дусларыбызга кагылышлы фикерләре һәм киңәшләре белән дә уртак­лаштылар. Алар йорт хайваннары турында кайгыртуның мөһимлеге, нинди авырлыклар туарга мөмкин булуы һәм аларны ничек җиңеп чыгу турында фикер алыштылар.
Без барысын да Марк һәм Алия катнашындагы видеороликны карарга чакырабыз, аны Алдынгылар хәрәкәтенең социаль челтәрләрендә табарга мөмкин! Бу илһамландыра торган һәм позитив чыгарылыш, ул хәтта сабыйларның да зур эшләр башкара һәм кыйммәтле белемнәре белән уртаклаша алуын күрсәтә.

Гаилә — ул команда
«Гаилә Олимпы» конкурсы узды, анда гаиләләр чын команда булуның нәрсә икәнен күрсәттеләр! Балалар әти-әниләре белән барлык конкурс биремнәрендә катнаштылар. Алар өчен якыннарының ярдәме һәм уртак җиңүләр никадәр мөһим икәне күренеп тора иде.
Чистай шәһәрендә «Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Адель Заһретдинов булды. Ул киңәшмә үткәрде, анда гаиләләргә һәм балаларга ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Алдынгылар хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе мөһим эшкә зур өлёш керткәне өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде!

Язма авторы Лиана Беспалова, «Медиа һәм коммуникацияләр» юнәлёше лидеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев