Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаилә — барлык башлангычларның нигезе

Чистай районында нык һәм бәхетле гаилә тормышы үрнәге булган күп парлар яши. Скарятин бакчасында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү көнендә шундый 6 парны хөрмәтләделәр.

«Без бер-беребезне бик яратабыз!»

Ләйсән һәм Радик Чернышевлар — олы йөрәкле кешеләр. Үз балаларыннан тыш, алар ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга да гаилә, мәхәббәт һәм наз бүләк итәләр.

Ләйсән Җәмил кызы инде күп еллар Чистай үзәк район дәваханәсе балалар поликлиникасында психолог булып эшли. Ире Радик Фәрит улы белән алар бергә 22 ел яшиләр һәм 7 бала тәрбиялиләр.

Күп балалы гаилә башлыгы — хәрби хезмәткәр, хәзерге вакытта ул махсус хәрби операция бара торган зонада.

Ирле-хатынлы Чернышевлар гаилә бәхетенең сере итеп уртак кызыксынуларны, үзара аңлашуны, ярдәмчеллекне, кичерә белүне, ә иң мөһиме бер-берсенә карата булган мәхәббәтне һәм хөрмәтне саклауны атыйлар.

«Без бер-беребезне бик яратабыз. Нәкъ менә бу хис безгә тормышыбыздагы барлык киртәләрне җиңәргә ярдәм итә!» — дип билгеләп үтәләр Чернышевлар.

Якут туйны билгеләп үттеләр

Надежда һәм Сергей Матвеевлар узган ел бергә яшәүнең кырык еллык чикне уздылар — якут туйларын билгеләп үттеләр!

Ир белән хатын үз гомерләренең күп өлешен энергетикага багышлаганнар, Чистай электр челтәрендә эшләгәннәр: Сергей Иванович — матди-техник тәэмин итү бүлеге начальнигы булып, ә Надежда Борисовна административ-хуҗалык бүлегендә хезмәт иткән.

Ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Алексей һәм Иван Чистай электр челтәрендә хезмәт династиясен дәвам итәләр. Иванның хатыны да бу оешмада эшли. Хәзерге вакытта Матвеевлар гаиләсенең энергетикада гомуми эш стажы 71 ел!

Әйе, нык гаилә мөһим, ләкин гаиләгә генә түгел, ә илгә дә файда китерерлек яраткан эшнең булуы да әһәмияткә ия!

 

Газчылар династиясе

Рәмзия һәм Хәмит Сабировлар 37 ел бәхетле никахта яшиләр. Ирле-хатынлы өч буын газчылар булган хезмәт династиясе вәкилләре. Сабировлар «Чистопольгаз» ЭПУында эшлиләр. Хәмит Хәниф улы — авария-диспетчерлык хезмәте машина йөртүчесе, эш стажы — 34 ел, Рәмзия Равил кызы — план-техник бүлек инженеры, оешмада 25 ел эшли инде. Аның әтисе Константинов бүлегендә 26 ел эшләгән. Сабировларның олы кызлары бу тармакта 13 ел эшли. Гаиләнең гомуми хезмәт стажы 98 ел тәшкил итә!

Ирле-хатынлы Рәмзия һәм Хәмит Сабировларның төп горурлыгы –лаеклы балалары һәм оныклары. Алар ике кыз Әлфирә һәм Гөлфирәне үстергәннәр, хәзер 5 оныкны тәрбияләүдә актив катнашалар!

Ирле-хатынлы Минкиннар — чын хезмәт кешеләре

Бахта авылыннан Надежда һәм Василий Минкиннар 44 ел гомер сукмагыннан кулга-кул тотынып атлыйлар. Алар күп балалы гаилә традициясен дәвам итүчеләр. Василий Петрович һәм Надежда Алексеевнаның өч кызлары һәм ике уллары бар. Алар барысы да үз гаиләләрен корганнар. Улларының берсе 2,5 ел махсус хәрби операция бара торган зонада хезмәт итә.

Василий Петрович үзенең бөтен хезмәт гомерен туган колхозына багышлаган, һәрвакыт алдынгы тракторчы һәм комбайнчыларның берсе булган.

Надежда Алексеевна хезмәт биографиясен Казанның 16нчы моторлар төзү заводында башлаган. Кияүгә чыккач, 1980 елда, авылга күченеп кайта һәм аш-су остасы булып эшли башлый. Бүген алар икесе дә лаеклы ялда. Ирле-хатынлы Минкиннар — чын хезмәт кешеләре, аларның тормышы «Кайда тудың, шунда кирәк булдың» дигән мәңге үзгәрмәс хакыйкатьне раслый.

Ярты гасыр бергә!

Татар Сарсазы авылыннан Рауза һәм Азат Габитовлар 50 ел элек гаилә корганнар. Яшьләр Чистай районы Уракчы авылында биюләрдә танышканнар. Бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булганнар.

Өйләнешкәч, әти-әни йортында 23 ел дус-тату гаилә булып яшәгәннәр, аннары үз йортларын булдырганнар. Азат Гали улы һәм Рауза Госман кызы өч ул: Рушан, Алмаз, Рәфисне үстергәннәр.

Азат Габитов Чистай районы мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән кеше. Гомеренең 43 елын ул Татар Сарсазы авыл мәдәният йорты җитәкләүгә багышлый. Ул хәзер дә тирә-юньдәгеләрне көр күңелле булуы белән сокландыра! Рауза Госман кызы аның өчен һәрвакыт ышанычлы тыл була, ул яраткан иренә барлык башлангычларында ярдәм итә.

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнделәр

Тамара һәм Лев Гущиннар гаиләсе бәхетле никах үрнәге. Быел Чистай районында нәкъ менә шушы искиткеч пар «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булды.

Лев Сергеевич һәм Тамара Михайловна тиздән алтын туйларын билгеләп үтәчәкләр. Бу пар, кулга-кул тотынып, барлык авырлыкларны җиңеп, ярты гасыр бер-берсенә юл куеп, бер-берсен хөрмәт итеп һәм яратып гомер итә.

Гущиннар — күп балалы елгачылар гаиләсе. Ир белән хатынның 12 баласы бар һәм аларның һәрберсенә елгачылык һөнәрләренә мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Гущиннарның өлкән оныгы Никита (ә алар 12!) карт бабасы, бабасы һәм әтисе эзләре буенча бара — флотта эшли, елгачылар династиясен дәвам итә.

Ә гаилә учагын яраткан хатын, әни һәм әби Тамара Михайловна саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев