Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаяз Исхакый Каюм Насыйри турында

Каюм Насыйриның «Нәмүнә яки әнмүзәҗ» исемле хезмәтен кулыма алу белән аның алгы катыргы битенең эчке ягына ябыштырып куелган бер язмага күз төшердем. Язманың ахырында «Мөхәммәт Гаяз әл-Исхакый» дигән имза үзенә җәлеп итте. Шунда ук җәяләр эчендә «Тәрҗеман» дигән сүз дә бар.

Яшермим, башта: әллә бу Гаяз Исхакый кулъязмасымы дип уйлап алдым. Әмма «Ошбу китапның мәснәфе Габделкаюм әфәнденең вафаты 1902 сәнә 35нче номер „Тәрҗеман“ газетасында язылгандыр», дигән сүзләрне укыгач, әлеге фикерем юкка чыкты. Тиздән бер игелекле адәмнең Гаяз Исхакый тарафыннан язылып, К.Насыйри үлеменнән соң «Тәрҗеман» газетасында бастырылган некрологны күчереп ябыштырып куйганлыгын аңладым.

Эзләнә торгач, «Тәрҗеман» газета­сының 15 сентябрьдә чыккан әлеге саны да табылды. Ул үземнең китапханәмдә үк яшеренеп яткан икән. Некрологның ике телдә — русча һәм татарча басылуы ачыкланды.

Мәгълүм булганча, кырымлы Исмә­гыйль Гаспринский 1883 елда Бахчасарай шәһәрендә рус һәм Кырым татарлары телләрендә «Тәрҗеман» («Переводчик») исемле атналык (соңга таба атнага ике тапкыр) газета чыгара башлый.

«Тәрҗеман» — шул заманда төрки телдәге халыклар өчен Россиядә беренче һәм бердәнбер газета булган. Тик 1905 елгы буржуаз-демократик революция нәтиҗәсендә генә башка төрки халык­ларда, шул җөмләдән безнең татарларда да, үз телләрендә газета-журналлар барлыкка килә.

«Тәрҗеман» бик еракларга тарала. Аны Россиянең төрле почмакларында гына түгел, Төркия, Кытай кебек башка илләрдә дә укыйлар. Моңа кадәр без «Тәрҗеман» газетасына җитди игътибар бирми килдек. Әмма аның белән төплерәк танышу Идел буе татарларының культура ягыннан үсешендә аның билгеле бер урын тотуын күрсәтә.

1914 елда вафат булганына кадәр (31 ел буена) «Тәрҗеман»га Исмәгыйль Гас­принский җитәкчелек итә — нәшире дә, редакторы да ул үзе. И. Гаспринский үзен киң офыклы, тирән эрудицияле һәм талантлы журналист-оештыручы итеп кенә түгел, бәлки тәҗрибәле педагог итеп тә таныта. Ул Кырымда җәдит мәктәпләр ача, алар өчен әлифба китабы һәм дәреслекләр иҗат итә.

Татарның күренекле әдибе Гаяз Исхакый, бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри дөнья куйгач, аның хезмәтләрен ихтирам итү йөзеннән, нәкъ менә «Тәрҗеман» газетасыннан файдалана. Некролог атналыкның, югарыда әйтелгәнчә, 35нче санында басылып чыга.

Үзе исән чакта Каюм Насыйриның игелекле хезмәте, мәгърифәтчелек нуры таратуы турында, ай-һай, татарлардан берәрсе нинди дә булса язмада уңай фикер әйттеме икән?! Некрологның әһәмиятле ягы шунда, бөек мәгърифәтченең бай иҗатын югары бәяләп, аны мактап беренче саллы сүзне шул чорның күренекле әдибе Гаяз Исхакый әйткән. Бер дә арттырмыйча әйтергә мөмкин: заманы өчен бу — зур батырлык! Тик соңга таба гына Каюм Насыйрины чөеп мактый башлыйлар.

«Тәрҗеман»дагы русчага тәрҗемә итеп урнаштырылган некролог тексты астына редакция үзеннән түбәндәге юлларны өстәгән: «Мәрхүм үзе исән чакта җәмәгать тарафыннан аңа тиешле бәя бирелмәде. Әмма үлү вакыты сездән ерак­лашкан саен, аның исеме һаман югарырак бәяләнә барыр һәм аның игелекле авыр хезмәтенә бер генә гыйбадәт башланмас».

«Тәрҗеман» газетасының зур өметләр белән әйтелгән күрәзәлеге безнең көннәрдә чын мәгънәсендә акланды. Чыннан да, бөек мәгърифәтчебезнең игелекле хезмәтләрен татар халкы торган саен ихтирам итә бара.

Фатих Ибраһимов, педагогия фәннәре кандидаты

(Әлеге язманы Яуширмә төп гомуми белем мәктәбенең туган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фәсхетдинова Яшел Үзән районы Шырдан авылындагы Каюм Насыйри музееннан соратып алган)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев