Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаеплеләрне дисциплинар җавапка тартачаклар

Шәһәр прокуратурасы шәһәрдә суны озак вакытка туктату факты буенча эш кузгатты. Бу хакта ведоствоның рәсми сайтында хәбәр ителә.

22 июньнән алып 8 августка кадәр шәһәрнең берничә микрорайонында гомумән алганда 96 сәгать дәвамында су туктатылу фактлары теркәлгән. Суның сәгать заводы, елга порты, кирпеч заводы, Медиклар йорты, Тегермән мәйданы, Текә тау, шәһәр үзәге, «Лидер» спорт комплексы, стадион районнарында туктатылуы ачыкланган. Моның сәбәбе — су белән тәэмин итү системасында өзеклекләр һәм насосларның ватылуы.

2023 елның февралендә Л.Толстой — Галактионов урамнарында, 2023 елның августында Җиңүнең 40 еллыгы урамында суүткәргечләрдә авария эшләре үткәрелү сәбәпле, су белән тәэмин итүләр туктатылып торды. Һәр очракта да су туктатылып торуның гомуми вакыты 12 сәгать дәвам иткән.

— Шуңа да карамастан, «Чис­тай су каналы» акционерлык җәмгыятендә халыкны сыйфатлы тиешле хезмәтләр белән ныклы тәэмин итү һәм су чыгаруның үзәкләштерелгән системалары объектларында аварияләрне кисәтү өчен системалы чаралар кулланылмый.

— Шундый объектларны төзү, модернизацияләү һәм төзекләндерү буенча чараларны караучы инвестицион программа хәзергә хәтле эшләнмәгән һәм тормышка ашырылмый. Моңардан тыш, 2019 елның февралендә предприятие үзенең рәсми сайтында планлы һәм авария вакытында су туктатылу турында мәгълүматлар бастырмый. Бу исә гражданнарның социаль әһәмияттәге мәгълүматка ия булу хокукын боза, — дип хәбәр ителә прокуратура сайтында.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Чистай су каналы» җитәкчесе адресына бозуларны, аңа китергән сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау, гаепле кешеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту бурычы куелды.

Тикшерү акты карала. Хәзерге вакытта су белән тәэмин итү элеккеге хәленә кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев